Шенталы татарлары берләшерме?

Сафина Насимя Исхаковна

Шенталы районындагы “Нур” татар җәмгыятенең яңа рәисе итеп Нәсимә Исхак кызы Сафина сайланды.

Үткән гасырның 90нчы еллары ахырында Шенталы районында “Нур” татар җәмгыяте оештырылып, матур гына эшләп киткән иде. Тик аның беренче җитәкчесе Марат әфәнде Рәсүлев башка урынга күчеп киткәннән соң, милли җәмгыятьнең эшчәнлеге ничектер сүлпәнәя төште. Беренче мәлләрдә зур теләк белән эшкә алынган оешманың шул чактагы рәисе Атлас Әбин улы Кадәмов, киң татар җәмәгатьчелеге тарафыннан зур хуплау һәм ярдәм күрмичә, бу эштән берникадәр читләшә дә башлады кебек.

Шулай да, бер нәрсәгә дә карамастан, район үзәгендә һәм татар авылларында милли тормыш тукталмый, дәвам итә. Ниһаять, эшләнгән эшләргә йомгак ясау, “Нур” татар җәмгыятенең эшен җанландырып, туган телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне, динебезне саклап калу өстендә ныклап эшли башлау өчен вакыт җиткән, күрәсең. Нәкъ шуның турында “Нур” татар җәмгыятенең исәп-хисап һәм сайлау конференциясендә зур сөйләшү алып барылды да инде.

Без бүген “Бердәмлек” газетасы укучыларына шушы конференция  турында “Шенталинские вести” район газетасы хәбәрчесе Рәсинә Хәйдәрованың язмасын һәм анда күтәрелгән мәсьәләләргә карата кайбер фикерләрне тәкъдим итәбез.

Эшкә яңа дәрт, яңа көч белән алынырга кирәк

Конференциядә исәп-хи­сап доклады белән “Нур” татар җәмгыяте рәисе Атлас Кадәмов чыгыш ясады. Ул районның татар авыллары мәктәпләрендә татар теле дәресләре ничек укытылуы турында сөйләде. Укучылар бу дәресләрдә татарча укырга, язарга өйрәнәләр, халкыбызның шагыйрьләре, язучылары, алар­ның әсәрләре белән танышалар, милли мәдәният, гореф-гадәтләребез, традицияләребез үрнәкләренә игътибар бирәләр. Мәсәлән, шуның нәтиҗәсе буларак, Денис авылы урта белем бирү мәктәбе укучылары ел саен Самара, Казан шәһәрләрендә татар теле һәм әдәбияты буенча үткәрелгән олимпиадаларда катнашып, призлы урыннар алуга ирешәләр. Бу мәктәпнең укытучылары Гөлсинә Хәйруллина, Нурсинә Хамматшина һәм башкалар яшь буынны милли рухта тәрбияләүгә зур өлеш кертәләр.

Авыл мәдәният йортларында һәм клубларында да, шулай ук, төрле милли-мәдәни чаралар үткәрелеп тора. Безнең үзешчән артистларыбыз өлкә күләмендә үткәрелгән фес­тивальләрдә катнашып, еш кына призлы урыннар алалар.

Атлас Кадәмов үзенең чыгышында яшьләрне тәр­бияләүдә ислам диненең тоткан урынына аерым басым ясап, Шенталы мәчете каршын­да күп еллар дәвамында ислам тарихын, гарәп графи­касын өйрәтүче Әнвәр ага Суфья­новның эшчәнлегенә юга­ры бәя бирде, чыгыш ясаучы җәмгыять эшчәнлегендәге кимче­лек­ләрне билгеләп үтте. Ул күпчелек татарларның милли мәдәниятебезне саклап калу, үстерү эшендә активлык күрсәт­мәвенә борчылуын белдереп: “Әлегә бу юнәлештә без тулы көчкә эшләмибез”, - диде.

Ветеран-пенсионер Әнвәр Суфьянов, укытучы Гөлсинә Хәйрул­лина, Шенталы мәчете активистлары Нәсимә Сафина, Сания Мөрсәлимова һәм башкалар милли оешманың эшен яхшырту буенча үзләренең фикерләре, тәкъдимнәре бе­лән уртаклаштылар. Алар­ның чыгышларында милли җәм­гыятьнең эшен активлаштырырга, халык бигрәк тә яшьләр белән тәрбия чаралары үткәрергә дигән уй-фикерләр яңгырады. Күпчелек фикеренчә, бу яхшы эшләрне үткәрү инициативаны “Нур” милли-мәдәни җәмгыяте әгъзалары үз кулларына алырга тиеш.

Конференциядә “Нур” җәм­гыяте советына яңа әгъзалар кертелде, ә яңа рәис итеп Нәсимә Исхак кызы Сафина сайланды.

Рәсинә ХӘЙДӘРОВА.

Шенталы станциясе.

Күтәрелгән мәсьәләләргә карата кайбер уй-фикерләр

Әлфия Суфьянова, Шенталы мәчетенең актив әгъзаларының берсе,  хезмәт ветераны, пенсионер.

- Миңа да бу конференциядә катнашырга насыйп булды. Шуңа да үземнең кайбер фикерләремне, тәкъдим­нә­ремне әйтәсем килә.

Халык, Аллаһыга шөкер, шак­тый күп җыелган иде. Тик ме­нә район җитәкчелегенең килмәве, безнең милли пробле­маларыбыз белән кызыксынмавы бераз борчый. Килә­чәктә хакимият белән тыгыз элемтәләр булдыру кирәк булачак.

Безнең җәмгыять һәр эштә башлап йөрүчеләрдән булырга тиеш, дип уйлыйм. Эшләгән эшләребезне район һәм өлкә матбугат чараларында яктыртып тору да бик кирәкле гамәл. Бигрәк тә үзебезнең “Бердәмлек”, “Сәләм” кебек милли газеталарыбыз, “Самар татарлары”, “Дуслык” интернет сайтлары белән элемтәләр урнаштыру зарури.

Милләтебезне саклап калу өчен безгә түбәндәге кагый­дәләр буенча яшәргә тырышырга кирәк, дип уйлыйм:

- балаларыбызның теле татарча ачылсын өчен, бөтенесен дә эшләргә тиешбез;

- татарча исемнәребезне бозып эндәшергә беркемгә дә юл куймыйк;

- үзара татарча сөйләшергә оялмыйк;

- туган җирләреннән читтә яшәүчеләргә якташлык җәм­гыятьләре оештырырга, якташлар белән һәрвакыт элемтәдә торырга кирәк;

- радиодан, телевидениедән татар халык җырларын тың­лыйк, бергәләшеп җырлыйк, театр-концертларга йөрик, татарча китап-лар укыйк, татар телендәге газета-журналларны өйләребезгә яздырып алыйк;

- татар интернет сайтларына ешрак кереп аралашыйк;

- иң мөһиме, динебездән ае­рылмыйк, мәчетләребезгә йө­рик;

- бердәм булыйк, бергә булыйк!

 «Бердәмлек».

КОНТЕКСТ:

Прошла отчетно-выборная конференция татарского общества «Нур» Шенталинского района

Просмотров: 1340

Комментирование запрещено