Коръән серләренә юл ачучы

DSCN2016Быел аңа нибары 60 яшь кенә тулган булыр иде

Үткән гасырның сиксәненче елларында башланган татар милли-мәдәни яңарышы чорында арабыздан сәләтле, татар җанлы шәхесләр калкып чыккан иде. Шулар арасында гомеренең соңгы елларында Самараның Җәмигъ мәчетендә җаваплы сәркатиб булып эшләгән, иске татар язуы белгече буларак танылган Минәхмәт Сәгыйров та бар иде. 4 июльдә аңа нибары 60 яшь кенә тулган булыр иде. Ә якты дөнья белән ул алты ел элек, 54 яшендә үк хушлашты…

Советлар чорында мәчеткә намаз укырга йөрүче, Уфа, Казан, Мәскәү дин әһелләре белән элемтәгә кереп, хатлар алышып торучы, гарәп графикасын белүче яшьләр бик сирәк очрый иде. Шуңа күрә дә Минәхмәт Сәгыйровны без үзенчәлекле фикер йөртүче шәхес, дин гыйлеме белгече дип таный идек. 

Самараның “Прогресс” заводында инженер булып эшләүче Минәхмәт яңарыш җилләре исә башлавын беренче булып сизеп алды. Үзгәртеп кору чорының шифалы йогынтысы нәтиҗәсендә милли һәм дини вазгыять үзгәрде һәм бу  аңа җиң сызганып эшкә керешергә сәбәпче булды.

1987 елның көзендә үк аның өлкә телерадиокомитетына барып,  Казанның татар тапшыруларын Куйбышевка җиткерергә мөмкинлек эзләп йөргәнен хәтерлим. 1988 елда “Казан утлары” журналында иске татарча уку-язу дәресләре бирелә башлагач, шуларның күчермәләрен ясап, завод типографиясендә аерым китапчыклар итеп төпләткән иде. Шуларны таратып, халыкка гарәп графикасын өйрәнү өчен бер этәргеч ясаган иде ул.

Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте оештырылгач, Минәхмәт аның актив әгъзасы булып китә һәм беренче чараларны – “Уйнагыз, гармуннар!” фестивален, Сабан туе бәйрәмен оешыруда катнаша.  Бу эшләрнең барысын да Самара татарларының иҗ­­тимагый тормышы ни­гезенә салынган берен­че ташлар дип бәяләргә кирәк­тер.

Ә шулай да, Минәхмәт Сә­гыйров күбрәк гарәп әлифбасы мөгаллиме буларак танылды. Аның фидакарь хезмәте һәм тырышлыгы белән йөзләгән, меңләгән милләттәшләребез, дин кар­дәшләребез иске татар язуын үзләштерде һәм Коръән уку серләренә төшенде.

Самараның “Яктылык” татар мәктәбенең беренче директоры Харидә апа Дашкина ул вакытларны болай искә төшерә: “Минәхмәт татар якшәмбе мәктәбенә эшкә беренче көннән, 1989 елның 10 сентябреннән килгән иде. Әлбәттә, аның дәресләрен “Коръән уку дәресләре” дип атап, укыту  программасына кертә алмаган булыр идек.  Без аларны “Гарәп әлифбасына нигезләнгән иске татарча уку-язу” дәресләре дип атадык, һәм бернинди киртәләргә очрамыйча, халыкка гарәп графикасын укыта башладык.

Бер — ике елдан соң Мин­әхмәтнең укучылары моңлы мәкам белән Коръән сүрәләрен укырга өйрәнделәр. Ул, һөнәре буенча укытучы булмаса да, үзенең эшен бик оста алып бара иде. Әйтерсең лә педагогика, методика, дидактика буенча курслар тәмамлаган. Хикмәт башкада: аңарда үзе белгәннәрне халкыбызга җиткерү теләге зур иде, дип уйлыйм. Уку әсбапларын да дәрескә үзе әзерли иде. Ул вакытта әле Казанда  да, Уфада да алар басылмый иде. Минәхмәт укыту әсбапларын үз кулы белән матур итеп язып, сызып, ясап куя иде.

Беренче елларда аның дәресләренә кытлык шулкадәр зур иде, хәтта көн саен икешәр сменага бүлеп укытырга туры килде. Ел саен өчәр, дүртәр төркем укытып чыгара идек. 

Хезмәт хакына килгәндә, югары белеме, педагогик стажы булмагач, укытучының акчасы трамвайда йөрергә  генә җитә иде. Ләкин ул акча өчен эшләмәде бит. Еллар үтү белән сәламәтлеге какшаса да, эшен ташламады”.

Гаилә белән.

Гаилә белән.

Минәхмәтнең чирен патшалар чире дип атыйлар. Ул күп еллар буена гемофилия белән авырды, соңрак моңа шикәр диабеты да өстәлде. Кайгы берүзе генә йөрми бит. 1992 елда каты авырудан соң хатыны Минзилә вафат булгач, Минәхмәткә ике кызын берүзенә тәрбияләргә, укытырга туры килде. Ул язмыш сынауларына бирешмәскә тырышты, ун еллар чамасы төбәк Диния нәзарәтендә җаваплы сәркатип булып эшләде.  Минәхмәтнең ике кызы — Диләрә белән Рузилә матур итеп татарча сөйләшәләр, татар гаиләләре корып яшиләр.

Әйе, Минәхмәт Әсхәт улы Сәгыйровның ялгыз бер башына авырлыклар күп булды шул. Адәм баласы никадәр нык булса да, чыдамлыкның да чиге була. Шулай, 2009 елның 25 сентябрендә аның кыска гомере өзелде. Ул безнең хәтеребездә бөтен көчен-куәтен динебез, милләтебез яңарышына куйган, меңләгән якташларыбызга Коръән уку серләрен  ачкан, үзенә һәм башкаларга карата таләпчән шәхес буларак саклана.

Шамил ГАЛИМОВ.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 1225

Один комментарий

  1. Я некоторое время училась у него(1996-1997 гг.),очень доступно преподавал основы ислама,арабский…………..С тех пор желание учить арабский(не было возможности,воспитывала троих сыновей)…Сейчас изучаю в нашей мечети…