Себерке җыяр чак җитте

5717ffc4d4d04903efedfce696878922_MМунчаны хуш исле себеркедән башка күз алдына китерүе дә кыен. Себеркеле мунчаның файдасы күбрәк: ул кызуны куа, тәнгә массаж ясый, аның суы да сихәт бирә.

Халыкта “Питрау җитте – җәй бетте” дигән сынамыш яши. Җәйнең нәкъ кыл уртасына туры килгән Питрауга кадәр мунча себеркесе җыярга кирәк, диләр. Питрауны керәшеннәр 12 июльдә бәйрәм итә. Бу көннән көзгә авышкан табигатьтә үзгәрешләр күзәтелә башлый, нәкъ көн уртасында кошлар сайраудан туктый.

Себеркеләр “өлгерде”

– Мунча себеркесен Питрауга ун көн кала һәм аннан соң тагын ун көн эчендә җыялар. Иртәрәк җыйсаң әле “өлгереп” җитмәгән себеркенең яфраклары бик тиз коела торган булачак, ә соңга калсаң агач ботаклары инде катып китә, яфракларына тимгелләр төшә, – дип аңлата себерке ясау остасы, Татарстанның Әтнә районы Ары авылында яшәүче үзешчән музыкант Равил абый Җәләев.

Һәр эшнең үз остасы булган кебек, Равил абыйныкына тиңләшерлек себерке табу кыендыр, мөгаен, шуңа күрә аның киңәшләренә колак салалар. “Безнең авыл бик матур җирдә урнашкан, урманга терәлеп тора. Кечкенәдән урман аланнарында тәгәрәп, тугайларда көтү көтеп, сандугачлар сайравын тыңлап үскән малай мин. Урман – нигъмәтләргә бай ул, алардан файдалана белергә һәм табигатьне хөрмәт итәргә кирәк. Мунча себеркесен каен, имән, юкәдән ясыйм. Себерке җыйганда иң мөһиме – агачка зыян китермәскә, астагы ябалдаш ботакларын гына алырга. Кайберәүләр агачның башын сындырырга җөрьәт итә, шундый хәлне күреп йөрәк әрни, бик гөнаһлы эш бу”, – ди быел 75 яшен тутыручы Равил абый.

Мунча себеркесен ул даруга тиңли.

– Себеркегә дару үләннәре, бөтнек, карлыган, сары һәм зәңгәр мәтрүшкә, әрем, ак чыршы ботаклары да кушам, андый себерке аеруча хуш исле була, суының файдасы турында әйтеп тә торасы юк. Имәннең киң яфраклары чабынганда мамык кебек йомшак, пар куарга да уңайлы. Ак чыршы – иң хуш исле ылыслы агач. Ул матдәләр алмашын яхшырта, көч өсти, яшәртә. Чәнечкеле ылыслардан куркасы юк, 10-20 минут кайнар суда торгач йомшара. Себеркеләрне  зур һәм куе итмим, чөнки мунчада кайнар суга салып пешекләгәч болай да авырая. Ә менә яфраклары коелмасын өчен пешекләгәнче себеркене бераз салкын суда тотарга киңәш итәм, – ди Равил абый.

Дару үләне кушылган каен себеркесен, эссене яхшы куучы имән себеркесен, хуш исле юкә себеркесен, һәм бигрәк тә өчесе бергә кушып ясалган мунча себеркеләрен ул ел саен туганнарына, дусларына бүләк итә.

Оста сүзләренчә, дөрес ясалган мунча себеркесе җилпәзәне хәтерләтә. Себеркене бәйләгәндә калынрак ботакларны — эчтә, ә нәзегрәкләрен кырыйда калдыралар. Себерке киптерүнең дә үз җае бар: беренче чиратта, җиләс урын таләп ителә. Тигез кипсен өчен, гадәттә, себеркеләрне элеп куялар, ләкин җилпәзә рәвешендә булуын теләсәң, идәнгә яткырып, даими әйләндереп торып киптерергә туры киләчәк. Кипкән себеркене караңгы урында саклыйлар, араларына печән кыстырсаң да ярый. Себеркегә кояш нурлары төшмәскә тиеш, алайса яфраклары шунда ук саргаеп коелачак. Мунча себеркесен вакытында җыйсаң, аны ике ел сакларга мөмкин.

Рөхсәт кирәк

Авыл кешесе мунчага себеркене үзе ясарга гадәтләнсә дә, Татарстанда халыкны себерке белән тәэмин итү өчен Урман хуҗалыгы министрлыгы җаваплы. Безнең республика территориясенең 17 процентын урманнар били, һәр урман хуҗалыгының себерке җыю буенча еллык планы расланган. Алар җәй көне мунчага каен, имән себеркеләре әзерләсә, кышын урам себеркеләре ясый. Шулай ук урман хуҗалыкларына агач кабыгыннан табигый яктан чиста мунчала ясау эше дә йөкләнгән.

Ә менә гади кеше урманга кереп мунчага себерке җыярга уйласа, урман хуҗалыгыннан рөхсәт алырга тиеш. Урманчылар яраклы урынны үзләре күрсәтә, гадәттә, агачлар киселәчәк җирдән себерке җыярга кушалар. Агачларны рөхсәтсез сындырганны күргән очракта, тәртип бозучы штрафка тартылырга мөмкин.

Мунча себеркесе ясау тәртибе:

1. Агачны аударырга ярамый.
2. Агач ботакларын бакча пычагы белән кисүе уңайлы.
3. Машина юлларына якын урыннардан себерке җыймыйлар.
4. Ботаклары озын, салынып төшкән яки бөредә утырган каен себеркегә бармый.
5. Себерке җыю өчен куе ботаклы һәм яфраклы агачларны сайлыйлар. Кисеп алган ботакның озынлыгы якынча 50-60 сантиметр тәшкил итәргә тиеш.
6. Җыелган ботакларны берәр төн караңгы, җилле урында – сарай, чоланда (һ.б.) кундыралар. Бу вакытта ботаклар бераз кибеп өлгерә, югыйсә, аннан соң себерке бушап, аны тагын бер кат бәйләргә туры киләчәк.
7. Себеркенең озынлыгы урта бармактан терсәккә кадәр, ягъни терсәк озынлыгында була. Шулай итеп, әзер себеркенең озынлыгы 50-55 сантиметр тәшкил итә.
8. Себерке сабының калынлыгын учка карап билгелиләр: сапны учка алгач урта бармак баш бармакның беренче буынын капларга тиеш.
9. Дөрес ясалган себеркенең бер ягы тип-тигез була. Озын саплы, түгәрәк һәм зур себерке белән чабыну – үзеңне җәзалау ул.
10. Себерке сабының озынлыгын бәйләгән урыннан 12-15 сантиметр калдырып ясыйлар. Кыска саплар уңайсыз, ә озыны тәнне сыдырырга мөмкин. Саптагы ботаклар арасында яфраклар калдырырга ярамый, чөнки ботаклар кипкәч бәйләгән төен бушап калачак.

“Каен себеркесе хан кызын терелткән”

Каен себеркесе – мускуллар, буыннар авыруыннан ярдәм итә, яраларны төзәтә, бронхларны, тәнне чистарта. Каен себеркесе суы чәчләрне ныгыта, баштагы кавыкны бетерә
Имән – тән тиресенә файдалы, кан басымы югары булган кешеләргә аны төшерергә булыша
Миләш – кан басымы түбән кешеләргә файдалы, артериаль басымны күтәрә
Карлыган – хуш исле, анда витаминнар күп, тән тиресенә файдалы
Чия – хатын-кыз һәм ир-атларның гормоннар эшчәнлеген яхшырта
Юкә – баш авыртуын баса, тынычландыра
Артыш – микробларга каршы көрәштә ярдәм итә, авыртуны баса
Эвкалипт – салкын тию, радикулит, невралгия, имгәнүләрдән булыша
Ак чыршы – нервыларны тынычландыра, буыннар сызлаудан ярдәм итә

intertat.ru

Просмотров: 1375

2 комментариев

  1. Мунча яхшы нэрсэ инде ул,жэмэгать!
    Эллэ нинди секретларын белмэсэм дэ, языйм эле узем белгэн кадэресен.
    Килеп керэсен мунча эзер булгач, каен себеркесен (ботнек кушып ясалган) парлыйсын, ишекне ачып куям (кирэкмэгэн ислэре чыгып китсен дип). Икенче парлаганда азрак теге эвкалипт , я кедр маен 1-2 тамчы суга салып шуны таш остенэ сибэм. Аннан коры парда утырасын инде…

    Тонлэ мунчага барырга ярамаганын белэм (женнэр бар имеш), бисмилла эйтергэ дэ ярамый икэн.

    Бер хэл искэ тоште. Классташ кыз солэгэн иде. Кыш коне карангы иртэ тошэ. Мунчада керосин лампасы гына иде. (алар авырлыкта яшэделэр, этисез устелэр).мунча сонга калды. Барырга куркам дип утырганда, эни :»курыкма! Мунчага кергэндэ нинди сугену сузлэрен белэсен, суген! Женнэр сугенгэнне яратмый икэн!» дип ойрэтеп жибэрделэр. Бардым, ишегалдында чишендем, ишекне тартам (ишек салынган, авыр ачыла) . Ишек ачылмый. Мин тартам, теге яктан тагын кемдер тарта. Мин тартам, ул тарта. бабай тавышы белэн сойлэнэ дэ ещё -ди. Жиде катлы итеп сугенеп торып жибэрдем…
    Э ул чыннан да бабай (87 яшьлек) булган икэн.
    «Кызый, матри, кайткач!» диде

    • Мишэр ханым! Сез сойлэгэн мунчадагы хэл бик кызык булып тоелды мина..рэхэтлэнеп кэлдем! Рэхмэт сезгэ!