Гаилә бәхете – ил бәхете

Батршиннар8 июль — гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

Язның матур бер көнендә  минем эш булмәсенә бер  ханым килеп керде дә: “Сугыш  балалары” сездә теркәлү үтә­ләрме?” — дип сорады. Мин  аңа  гариза язарга бланк суздым. Сүз артыннан сүз чыгып, сөйләшеп киттек. Ул күп газеталарга мәкаләләр язып хезмәттәшлек иткән, Сызранда промышленность объектлары төзегән Умәр Батршинның хатыны булып чыкты. Мин Надия ханымга аның гаиләсе белән якыннанрак танышу теләгем булуын әйткәч, ул мине кунакка чакырды.

Умәр ага белән Надия ханым мине колач җәеп каршы алдылар. Шунысы кызганыч, Умәр аганың сәламәтлеге бик яхшы түгел икән. Өченче инсульт кичергәннән соң тернәкләнеп  кенә килә торган чагына туры кил­гән­мен. Шуңа күрә күбрәк Надия ханым белән сөйләшергә туры килде.

Умәр ага 1935 елда Ульян  өлкәсенең Татар Сайманы  авылында крестьян гаиләсендә туа. Тиздән аларның гаиләсе  Сызраннан ерак булмаган Ивашевка авылына күченә.  Әтиләре авыл кибетенә эшкә урнашкач, тормышлары бераз җайланып китә.

Умәр мәктәптә укыган ча­гында ук аның язу эшенә сәләтле булуы ачыклана. Ун­ике яшеннән ул «Пионерская  правда» газетасына авыл ба­лаларының колхозга, әти-әниләренә ярдәм итүләре турында мәкаләләр яза башлый, өлкән сыйныфларда укыганда өлкәнең «Волжский комсомолец» газетасына да хәбәрләр җи­бәргәли. Ә Сызранның нефть­челәр техникумына укырга кергәч, «Красный Октябрь” га­зетасы хезмәткәрләре арасында яшь хәбәрче булып санала.

Армиядә хезмәт иткәндә дә Үмәр яраткан эшен ташламый, «На боевом  посту» хәрби газетасына даими язып тора. 

Армиядән кайткач укып, инженер дипломын ала һәм «Волгоэлектромонтаж» трестына эшкә урнаша. 1978 елга кадәр   аңа Сызран заводларында,  КамАЗда, АвтоВАЗда, Саратов һәм Амур өлкәләрендәге предприятиеләрдә эшләргә туры килә. Шуннан соң ул   гаиләсен алып Иракка командировкага китеп бара. Кайда гына хезмәт итсә дә, Үмәр Батр­шин башлаган эшен җиренә җиткереп башкара, шул ук  вакытта хәбәрчелек эшен дә ташламый, газеталарга һәрдаим язып тора. 

Үз иленнән читтә эшләгәндә дә үзен Советлар Союзының лаеклы гражданины итеп күрсәтә ала ул. Бу турыда мин Советлар Союзының Ирактагы илчелегенең икътисад буенча киңәшчесе биргән Мактау грамотасыннан укып белдем. Гаилә архивында Үмәр аганың утызлап шундый Мактау гра­мотасы саклана. Ә Советлар Союзында аларны юкка гына бирмәгәннәр, барысын да тир түгеп эшләп алырга кирәк булган.

Лаеклы, бик лаек­лы тормыш үткән Умәр ага. Надия ханым белән алар ике кыз тәрбияләп үс­тергәннәр. Олы кызы Наи­лә ике институт тә­мам­лаган, тормыш ип­тәше белән әти-әнисенә ике онык бүләк иткән. Хәзер инде уллары армия хезмәтен үткән тәҗ­рибәле ирләр, үз гаиләләре бе­лән яшиләр. Кече кызлары Эльмираның улы да элемтә институтын тәмамлап килә. 

Менә шундый тәртипле, эш­чән, һәркемгә ярдәмгә ки­лергә әзер торган гаилә яши безнең Сызранда. 

Рәис  БИГЛОВ.

Сызран шәһәре.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 1301

Один комментарий

  1. 8 июля в России отмечается День семьи, любви и верности, он же День покровителей святых князей Петра и Февронии Муромских.К сожалению, святые князья Петр и Феврония Муромские не имели детей. Праздник имеет православные корни, но мы его воспринимаем как свой. Мы защищаем общие семейные ценности. Семья – это богатство, которое осознается и православными, и мусульманами.