Болгарда I мөселман яшьләре форумы узачак

f9633683d52a3643fd3741bcb2d3de86b2cd0f12224915920-26 июль көннәрендә Болгарда I мөселман яшьләре форумы уздырыла. Анда Татарстаннан, шулай ук Россиянең, нигездә, Идел буе федераль округы төбәкләреннән һәм Кырым Республикасыннан 100дән артык егет һәм кыз катнашыр, дип көтелә.

Форумны ТР мөселманнары Диния нәзарәте оештыра. Чара мөселман яшьләрен берләштерүгә, алар арасында тәҗрибә уртаклашу һәм яңа элемтәләр урнаштыруга, уртак проблемаларны бергәләп хәл итү максатыннан, ватандашларыбызның рухи бердәмлеген ныгытуга, шулай ук егетләрдә һәм кызларда социаль, дини активлык, белемгә омтылуны тәрбияләүгә юнәлтелә.1 атна дәвамында форумда катнашучылар палаткалы лагерьда яшәячәк. Алар аралашучанлык һәм лидерлык сыйфатларын үстерүне күз уңында тоткан тренингларда, исламның актуаль мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәлләрдә һәм фикер алышуларда катнашыр, Татарстанның күренекле дин әһелләре белән очрашыр, дип планлаштырыла.

intertat.ru

Просмотров: 2250

Комментирование запрещено