Җәй — табигать хәзинәләренә иң бай вакытларның берсе дисәк, һич ялгышмабыз. Урманнарда, тау битләрендә, бакчаларда җиләк-җимеш өлгерә: теләсәң — кайнатма яса, туңдыргычка куеп катыр, яфракларын киптер… Нинди генә ысулны куллансаң да, файдадан тыш зыяны булмас.
Шөкер, күптән түгел җәйге челләдә янып-көеп барган тау итәкләренә дә көтеп алынган яңгырларның шифасы тиде. Быел Камышлыда җир җиләгенең уңышы мактанырлык булмаса да, чүпләнсәң — җыярга була.
Мин каен җиләге җыярга яратам. Каен урманында кошлар сайравын тыңлый-тыңлый, иртәнге чыклы үләннәр арасыннан кызарып пешкән җиләк җыюдан да рәхәт мизгел бар микән?! Савытың тулгач, аның хуш исенә исереп, матурлыгына сокланып бер мәл карап торасың. Ә җиләк сине һаман җибәрми. Үлән арасында җемелдәп, кызыктырып тора. Аның тәме… Бернинди экзотик җимешләр дә алыштыра алмый безнең урманнарда пешкән каен җиләгенең тәмен!
И-и-их, таулар, урман-боланнар! Сез нинди серле, нинди тын. Искиткеч гүзәл безнең яклар! Я, әйтегез, шушындый җирләрдә яшәп яту чын бәхет
Просмотров: 1787
Безнең авылда Рәбига исемле апа бар. Ул ел саен җир җиләгеннән 60–70 банка кайнатма ясый. Билгеле инде, үзләре генә моның кадәр кайнатманы ашап бетерә алмыйлар. Туган-тумачаларына, балаларына күчтәнәчкә шуңа гел варенье тотып бара ул. Көз көне, алмалар өлгергәч, алма җыярга да йөри әле. Как (алманы пешереп, тишекле савыттан чыгаралар һәм шикәр белән болгатып, яссы формага китереп, киптереп ясыйлар), компотлар , алма кайнатмалары ясый. Җир җиләген җыярга, авылда иң беренче ул бара. Әле җиләкләр рәтләп пешеп тә җитмәгән була, ә Рәбига апа бөтен җиләкле урыннарны айкап, кайда җиләк бар, кайда уңмаган, кайда эре, кай урында вак, барысын да тикшереп, «разведка» ясап кайтырга да өлгерә. Үземнең дә аның белән җиләк җыярга да, алмага да барган бар. Җитмеш яшь миңа, дип тормый, теләсә кайсы яшь кешене дә уздырып җыя. Быел авырып киткән әле, шуңа авылдагыларның күбесе җиләкнең кайда күплеген дә, пешкәнме икәнлеген дә белми торалар.
Родные места. Вот бы на родину и по землянику!!!!!!!
Талпына кунел, талпына, ашкына,
Ярсуына туз генэээээ.
Каенлыкта жилэк пешкэн,
Тиз урелеп эз генэ.
Кичэ Ярмэктэ боз да яуды эле