Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Бюросы әгъзасы, Самара өлкәсенең “Дуслык” татар иҗади-иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, “Алия” аптекалар челтәре хуҗасы, милләтпәрвәр Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаев күпьеллык фидакарь хезмәте өчен Россия Федерациясе сәламәтлек саклау министрлыгының “Сәламәтлек саклау отличнигы” мактаулы күкрәк билгесе белән бүләкләнде.
Без Фәхретдин Бәдретдин улын чын күңелдән котлыйбыз. Күпләр өчен Сез акыл, талант, мәрхәмәт, шәфкатьлелек өлгесе булып торасыз. Сәламәтлек, гаилә иминлеге, уңышлар юлдаш булсын. Читать полностью