Гали уңганнары савап җыя

imageМөселманнарның Аллаһы Тәгаләгә якын булырга тырышып, ураза тота, изге гамәлләр кыла торган иң кадерле Рамазан аен Гали авылы халкы сөенеп каршы алды. Ураза тотуы авыр булса да, бездә ул зур бәйрәм рәвешендә уза. Авылыбыз кешеләре ураза тота, өч мәчетебез дә халык белән тулып, һәркайсысында тәрәвих намазы укыла. Авыл өстенә сихри моң булып таралган тәравихның зекере киләчәккә ышаныч уята, күңе­лләргә сары май булып ята.

Кичкә каршы ир-ат һәм бабайларның, ак яулыклы хатын-кыз һәм әбиләрнең авыз ачарга баруы үзенә бер матур күренеш. Авыз ачу мәҗлесләре өйләрдә генә түгел, мәдрәсә бинасында да еш уза. Эшкуарларыбыз Расих һәм Мөдәррис Латыйповларның, Рамил һәм Равил Мостафиннарның мәд­рәсә бинасында ифтар мәҗ­лесләре уздыруы инде берничә ел кабатланып, матур бер традициягә әверелеп китте. Быел әле Кәүсәр Шәйхетдинова да мәдрәсә бинасында авыз ачу мәҗлесе үткәрде.

Похвистневода авылы­быз­ның тагын бер уңган егете Фидаиль Нураев яши. Ул анда яхшы итеп эшләнгән, заманча җиһазландырган татар кафесы ачып җибәрде.

Фидаил Гәбдерәфыйкъ улы: “Үткән елда Похвистневода мәд­рәсә ачып җибәргән чакта ук мөселман кафесы булдырырга ниятем булуын әйткән идем. Расих һәм Илһамия Кәримовлар: “Кафе ачсаң, беренче мәҗ­лесне үзебез үткәрәбез”, — диделәр. Шулай булып чыкты да. Ә инде үземнең мәҗлесне киләсе шимбәдә уздарачакмын”, — дип шатлыгы белән уртаклашты.

image (1)Мәҗлесне башлап, Илнур хәзрәт халыкка вәгазь сөйләде, ислам дине кыйммәтләренә төшендерде, күркәм фикер­ләрен әйтте, Коръән сүрәләре укып дога кылды. Без аны дикъкать белән тыңлап утырдык.

Вакыты кергәч, авыз ачтык, ахшам намазын җәмәгать белән икенче катка менеп укыдык, аннан соң табынга рәхим иттек. 

Бик ямьле булды бу мәҗлес. Кафе да бик охшады. Аллаһы ризалыгы өчен дип башкарылган эш саваплы һәм хәерле була бит ул.

Авыз ачу мәҗлесләре мил­ләтебезне дә, дин кардәш­ләребезне дә бергә туплый һәм берләштерә. Димәк, без­нең бу егетләребез дә динебезне ныгыту сәбәпчеләре, халкыбызның иге­леген һәм мәрхәмәтен арттыручылар булып торалар. Барысына да рәхмәт яусын, Ходай Тәгалә аларның тәннәренә сәләмәтлек, малларына, кылган гамәлләренә бәрәкәт бирсен. 

София САЛИМОВА.

Гали авылы,

Похвистнево районы.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 1521

Комментирование запрещено