Рамазанның соңгы ун көнендә, 7 июльдән алып 17 июльгә кадәр, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның “Тынычлык” мәчетендә игътикяфта тора.
Татарстан Диния нәзарәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, 7 июльдә тәравих намазыннан соң ул игътикяфка керде. 17 июльдә исә Ураза бәйрәме намазын үткәрәчәк.
Камил хәзрәтнең Рамазан аенда игътикяфка керүе беренче мәртәбә түгел. Узган ел да Рамазанның соңгы көннәрен ул Татарстаныбызга бәрәкәт, халкыбызга тынычлык, иминлек, үсеш сорап, догалар кылып, Коръән укып мәчеттә уздырган иде.
Игътикяф (берәр изге урыннан, мәчеттән чыкмыйча, берникадәр вакыт гыйбадәт кылып яшәү) кылучы кеше турында Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм) болай дигән: “Игътикяф гөнаһларны тоткарлар (иясен барлык гөнаһлардан саклар) һәм барлык яхшылыкларны да кылган кебек аңа (игътикяф кылучыга) саваплар язылыр” (Ибн Мәҗа, “Сыйам”, 67).
“Игътикяф” сүзенең мәгънәсе “көтү, нәрсәнедер дәвам итүне” аңлата. Шәригатьчә игътикяф бер ир кешенең җәмәгать мәчетендә (игътикяф нияте белән) торуы. Яисә хатын-кызның өй мәчетендә (өендә намаз кыла торган урында игътикяф нияте белән) торуы.
Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин игътикяфнең күркәмлекләре турында “Ураза” дигән китабында болай дигән: “Игътикяф кешенең үзен бары тик Аллаһы Тәгаләгә генә гыйбадәт кылу өчен аерымлавы дигән сүз. Шулай итеп, кол үзен дөнья эшләреннән өзеп, Аллаһы Тәгаләгә генә гыйбадәт кыла. Исламның бөек затларыннан берсе Ата (рәхмәтуллаһи галәйһи) әйткән: “Игътикяф кылучының хәле бик әһәмиятле ихтыяҗы белән бер зур кешенең ишеге төбендә торып: “Ихтыяҗымны үтәмичә, бу ишек төбеннән китмәм”, — дигән кешенең хәленә охшый. Игътикяф кылучы кеше исә иң зур кешенең ишеге төбендә утырган, аннан ярдәм сорап килгән. Бу – гамәлләрнең иң хөрмәтлесе”.
Игътикяф кылучы кеше барлык вакытын намаз укуга багышлый. Башка вакытларда исә мәчет эчендә намазны көтеп утырганы өчен хөкеме намаз укыган кебек булыр. Игътикяф кылучы кеше үзен дөнья керләреннән арындыра. Рухи дөньясын баету белән шөгыльләнә. Аның йөрәге нурлана, йөзендә коллык ишарәләре балкый башлый.
Просмотров: 1299
Главный муфтий Татарстана Камиль хазрат Самигуллин дал обет не покидать мечеть «Тынычлык» в поселке Мирном в течение 10 дней, чтобы сменить обстановку, собраться с мыслями и помолиться о Татарстане. Корреспонденту «БИЗНЕСOnline» он рассказал о том, как прошло его благочестивое уединение в мечети, и обратился к верующим с поздравлениями: https://youtu.be/vCso9ehoh0c