Фәхретдин Канюкаев — сәламәтлек саклау отличныгы

822ea1f4880b22fe937ae7f8640f28e2Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Бюросы әгъзасы, Самара өлкәсенең “Дуслык” татар иҗа­ди-иҗтимагый оешмасы җи­тәкчесе, “Алия” аптекалар чел­тәре хуҗасы, милләтпәрвәр Фәхретдин Бәдретдин улы Ка­нюкаев күпьеллык фидакарь хезмәте өчен Россия Феде­рациясе сәламәтлек саклау министрлыгының “Сәламәтлек сак­лау отличнигы” мактаулы күк­рәк билгесе белән бүләк­лән­де.

Без Фәхретдин Бәдретдин улын чын күңелдән котлыйбыз. Күпләр өчен Сез акыл, талант, мәрхәмәт, шәфкатьлелек өлгесе булып торасыз. Сәла­мәтлек, гаилә иминлеге, уңыш­лар юлдаш булсын.

Хөрмәт белән, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты.

Самара өлкәсе татарлары өчен күп яхшы гамәлләр башкаручы Фәхретдин Канюкаев “Бер­дәмлек” газетасына да даими рәвештә ярдәм күрсәтеп тора.

Безнең редакция коллективы Фәхретдин әфәнденең шушы шатлыгын уртаклашып, аңа укучыларыбыз һәм милләт­тәшләребезнең дә ихлас котлауларын җиткерә.

 «Бердәмлек».

 

Просмотров: 963

Комментирование запрещено