Безнең буын эзли әниләрнең
Ярасына кирәк дәваны.
Безнең гомер сугыш кырларында
Өзелеп калган җырның дәвамы…
Харрас Әюпов.
1941 елның 22 июнендә шартлаган туплар тыныч кына барган тормышны юкка чыгардылар. Ирләрне генә түгел, машиналарны да, атларны да алып киттеләр сугышка. Хатыннарга һәм балаларга колхоз кырларындагы игеннәрне урып-җыю, колхоз малларына печән, салам әзерләү, бәрәңге һәм яшелчә үстерү кебек эшләрдән тыш, йорт тормышын да алып барырга туры килде. Сугышка киткән ирләрен, туганнарын уйлап үткәргән йокысыз төннәрдә түгелгән ачы күз яшьләре, фашист илбасарларына карата күтәрелгән нәфрәт хисләре генә көч биргәндер аларга.
Фронттан үлем хәбәре килгәндә, җан-фәрманга чабып барган ат сөртенеп киткәндәй, хатын-кызлар да бер-ике көнгә өйләрендә бикләнеп елыйлар иде дә, караеп сулган йөзләрен яулык белән каплап, тагын эшкә чыгалар иде. Без шуны күреп үскән балалар бит. Авылыбызга — Камышлы районындагы Дәүләткол авылына, беренче үлем хәбәре Шәмсенур апам Кәримовага килде…
1941 елда сугышка алынган ирләрне Ульян өлкәсе, Мәләкәс шәһәренең җыелу пунктына алып китеп, батальоннарга туплаганнар. Ирләр анда берничә ай буе сугыш һөнәренә өйрәнгәннәрдер дип уйлыйм, тиз генә фронтка алып китмәгәннәр аларны. Шәмсенур апайның ире Мөсәлим абыйны да озак тотканнар, күрәсең. Ул авылга сагынулы хат язып, үзе янына Шәмсенурның килүен сорала.
Әтисенең яраткан кызы Тәлиганы алып, октябрь башларында хатын юлга чыга. Мөсәлим белән Мәләкәс зираты сакчысы йортында очрашалар. Туйганчы сөйләшеп, гармун уйнап, җырлашып утыралар соңгы кичтә. Шәмсенур апабыз — моңлы җырчы, ә Мөсәлим абзый оста гармунчы иде бит. Шул матур кичә Тәлиганың күңелендә уелып калган да инде. Әле дә әтисен сагынганда шул турыда сөйли.
Ә октябрь ахырында Дәүләтколның “Кызыл көч” колхозы атларын да сугышка алалар. Билал Шәвәлиев аларны Мәләкәскә кадәр илтә китә. Бу вакытта җыелу пункты йортында кемдер мичкәгә, соляркасы янып бетсен өчен, ут төрткән икән. Нәкъ шул вакытта бирегә Билал абзый килеп җитә. Авылдашларның берсе аны күреп казармага йөгереп керә: “Билал атлар алып килгән!” Дәүләтколлылар йөгерешеп чыгалар. Мөсәлим абзый як-ягына каранып, Билалны эзләгән арада мичкә шартлый һәм ир һәлак була. Шулай итеп, Мөсәлим абзыебыз фронтка да барып җитә алмады.
Билал абзый авылга кайткач, Шәмсенур апага иренең үлгән хәбәрен әйтергә теле әйләнми, аның әтисе Нургали Шәвәлиевка хәбәр итә. Кайната, ат җигеп, Мәләкәскә бара һәм киявенең кабере өстендә дога кылып кайта. Шулай Мөсәлим абзыйның кызлары — 11 яшьлек Хәнифә, 9 яшьлек Тәлига һәм 6 яшьлек улы Зөфәр ятим калалар.
Сугыш чоры балаларына “Фронт өчен, Җиңү өчен” лозунгы астында бик күп эшләргә туры килде. Авылдашыбыз Мәрьям Зиннурованы һәм тагын 40 кешене Мәскәү янына окоплар казырга җибәргәннәр иде. Шулар арасында Нургали бабабызның килене, улы Габделбарыйның хатыны Мөсәвәрә апа һәм тагын бер улы Нурсәлих абый да бар иде.
Куйбышевның авиация заводына эшкә дә бик күп авылдашларыбызны җибәргәннәр иде. Ә авылда калган хатыннар өстенә кыр, ферма һәм йорт эшләреннән тыш, оборона фронтына акча җыю, кием тегү, оекбаш һәм бияләй бәйләү кебек эшләр дә йөкләнде. Камышлы районының беренче секретаре Фәтхиев сугыштан соңгы бер докладында: “Камышлы районы фронтка 223 тун, 700 пар киез итек, 1000әр пар оекбаш һәм бияләйләр тапшырды”, — дип сөйләгән иде. Бу эштә Шәмсенур Кәримова, Хәерниса Вәлиәхмәтова, Табибә һәм Әминә Хәйретдиноваларның да зур өлеше кергән.
Тәлига бу чорны искә алганда: “Камышлыда “Фрунзе” артеле бар иде. Ул оекбаш бәйләүчеләрне йон белән тәэмин итә, әзер әйберләрне җыеп фронтка озата иде. Без, балалар, җәен колхоз кырларында башак җыябыз, печән әйләндерәбез, җиләккә йөрибез, үзебезнең бакчаларны утыйбыз, малларны, кечкенәрәк балаларны карыйбыз. Ә көзен Камышлыга җәяү барып (8 километр) йон алып кайтабыз да, аны чистартабыз, язабыз, эрлибез. Ә энем орчык әйләндереп, йон ката иде”… — дип сөйли.
Күршесе Нәҗметдин абзый Тәлиганы чабата үрергә өйрәтә, ә күтәртмәләрен үзе ясап бирә. Шул чабаталарны киеп Камышлыга оекбаш тапшырырга йөри ул. “Аена ун пар оекбаш бәйли идек. Апам да, әни дә, Зөфәр дә булыша иде миңа. Бияләйләрне өч бармаклы итеп бәйләргә кушалар иде, мылтыктан атарга уңай булсын өчендер инде.
Эшебезне тапшыргач, күпмедер ярма, он, 3 — 4 метр материя бирәләр. Ләкин күпме генә эшләсәк тә, ачлык безне урап үтмәде. Балтырган, кычыткан, чөгендер, бәрәңге яфрагы, кыр юасы кушып пешергән ашларның тәме әле дә исемдә. Ә бер елны солы кибәге ашадык. Аны өч кат иләк аша үткәрсәң, бераз оны чыга иде.
Бик ачыкканда энемне җитәкләп Нургали бабамнарга барабыз. Шәмсебанат әби агач коштабакка аш салып, ашъяулык өстенә куйган бәхетле минутларны онытып буламыни?!”
Кышкы озын төннәрдә лампа яктысы тирәсендә җыелып эшләп утырганда Шәмсенур апа моңлы сагыну җырлары сузып җибәрә иде. Хәнифә белән Тәлига да аңа кушылып җырлыйлар. Әниләренең чибәрлеге, уңган-булганлыгы икесенә дә күчкән. Ләкин Тәлига моңы белән, кул эшенә оста булуы белән дә алдыра.
Шәмсенур апабыз оста тегүче дә иде бит. Тәлига да аңардан өйрәнде. Дәүләткол хатыннары туксанынчы елларга кадәр Тәлига теккән күлмәкләрне киеп йөрделәр. Кытай әйберләре базарны баскач кына ул тегүдән туктады.
Икетуган сеңлем Тәлига дүртенче сыйныфны тәмамлагач, өч ел укый алмады, эше күп булды. Ә сугыш тәмамланып, Камышлыда кичке мәктәп ачылгач, турыга алтынчы сыйныфка барып керде, аны уңышлы гына тәмамлагач, көндезге мәктәпнең җиденче сыйныфын гел “бишле” билгеләренә генә бетерде. Кызны фермага учетчик, молоковед итеп эшкә алдылар. 1951 елда авылдашыбыз Фәррәхетдингә кияүгә чыкты, ике малайлары, ике кызлары туды.
Шулай, гаилә тормышына үрелеп, колхоз фермасында һәм кырларында бил бөгеп яшәделәр алар. Тәлига гомере буе тегү, чигү, бәйләү эшен дә ташламады. Кызларын да шуңа өйрәтте. “Улларым Фәрит белән Фәһим ирләр эшенә, ә кызларым Раилә белән Флера — хатын-кыз эшенә осталар. Олы кызым Раилә бигрәк тә чигәргә, бәйләргә, чәчәкләр ясарга ярата. Чиккән кулъяулыгы белән Самарадагы бер конкурста катнашып, беренче урын да алган иде әле”, — дип горурланып сөйләгән иде миңа.
Балалары кайсы-кая китеп яши башлагач, ә ире Фәррәхетдин авырып китеп, 1993 елда вафат булгач, Тәлига башы белән авылның иҗтимагый тормышына кереп китә. Кул эшләре белән төрле конкурсларда катнаша, авыл һәм район күләмендә үткәрелгән фестивальләр һәм Сабан туйлары да аңардан башка узмый. Пенсиягә чыккач, шәһәрдән кызы Раилә дә оныклары белән ешрак кайта башлады, Флера да хәзер әнисе янында яши. Бу тынгысыз хатыннар 2012 елда “Венок дружбы” фестивалендә катнашып, беренче урын алдылар. Шул ук елда Дәүләткол авылы клубында үзешчән сәнгатькә гомере буе тугры булган Мөдәррис Гыйззәтов, Тәлига Галәлетдинова, Мәрьям Сәгыйдуллина, Фәнүзә Сәгыйдуллина һәм Тәзкирә Шәйхетдиноваларның юбилейларын зурлап үткәрделәр. Юбилярларны котларга Камышлы районының депутатлар җыелышы рәисе Фаил Шәймәрданов, җирлек башлыгы Заһит Сафин, ул вакытта мәдәният бүлеге җитәкчесе Раилә Сафина, клуб тутырып туганнары һәм балалары килгән иде. Аларның олы тормыш юлы турында күп матур сүзләр әйтелде, багышлап җырлар җырланды, батыр хезмәт юллары зурланды. Юбилярлар да читтә калмады, Тәлига, Тәзкирә һәм Мөдәррис моңлы җыр суздылар, ә Мәрьям белән Фәнүзә “Ярмәк вагы”на типтерделәр. Мин да, Иске Ярмәктә яшәвемә карамастан, Тәлиганы котларга барган идем. Гомумән, күңелем белән гел авылдашларым, туганнарым арасында мин. Юбилейда Йолдыз авылыннан чыккан укучым, күренекле татар шагыйре Рөстәм Мингалимнең “Боз хатыннар” шигырен укыганда, юбилярлар да елады. Нәкъ шушы сугыш чоры балалары һәм хатыннары турында бит бу шигырь.
Үткән ел ахырында Дәүләткол клубында үткәрелгән “Авыл уңганнары” конкурсы да онытылырлык түгел. Кичке затлы күлмәкләрен кигән хатын-кызлар, үзләренең иң матур кул эшләре, чигү-тегү әйберләреннән күргәзмә оештырганнар, өстәлне үзләре пешергән милли ризыклар белән бизәгәннәр. Зур концерт ахырында нәтиҗәләр ясалды һәм беренче урын тагын Тәлига Галәлетдиновага бирелде.
2014 елда Камышлы Сабан туенда да Тәлига һәм аның кызлары куйган милли чатыр яныннан беркем дә битараф кына уза алмагандыр. Раиләнең чигүләре һәм чәчәкләре, Тәлиганың оекбашлары һәм тәпечмәкләре күз явын алырлык бит. Үзләре дә милли күлмәкләр киеп, йон эрләп, бәйләп утырдылар, ә кунакка керүчеләрне кайнап торган самавыр янына утыртып, үзләре пешергән тәм-томнар белән сыйладылар. Әлбәттә, бу юлы да аларның чатырына беренче урын бирелде.
Моны күреп таң калган Татарстан газеталары хәбәрчеләре Дәүләтколга махсус килеп, Раилә белән Тәлиганың чигүләрен һәм оекбаш-тәпечмәкләрен фотога төшергәннәр, Тәлиганың да, авылның да тарихын сорашканнар, ә җырларын диктофонга язып алып киткәннәр.
Тәлига бертуктаусыз әнисенең бертуган абыйсы Габделбарый абыебызны сагынып искә ала иде. “Сугышта эзсез югалды” дигән хәбәр аны гына түгел, беребезне дә канәгатьләндермәде, әлбәттә.
Сугыштан соң ун еллар чамасы вакыт узгандырмы, Тәлига “Социалистик Татарстан” газетасында басылган: “Сугыш вакытында Бари Нургали улы Шәвәлиев һәм аның иптәше Ильин дошман амбразурасы өстенә ятканнар. Кемнәр икәнен белүче юкмы?” - дигән хәбәр күреп ала һәм бер дә шикләнмичә: ”Безнең инәйнең бертуган абыйсы Габделбарый Шәвәлиев ул”, - дип редакциягә хат яза. Анда ул Барый абыйның сугыштан язып җибәргән хатыннан өзек китерә: ”Иптәшем Ильин белән яна торган танктан көчкә чыгып котылдык”. Ул вакытта журналист булып эшләгән Рафаил Мостафин аңа язып җибәргән җавапның ахырында: “Бик мәгънәле хат язгансыз. Сезгә Казанга килеп журналистика бүлегендә укырга кирәк иде”, — дигән сүзләр дә була. Кая инде аңа дүрт баланы ташлап, Казанда укып йөрергә!
Соңрак амбразура өстенә яткан Барыйның Татарстанның Иске Тегермәнле авылы кешесе булуы ачыклана. Ә танк командиры булып хезмәт иткән безнең Габделбарый абыебызның (ул минем әтием Нурсәхинең бертуган энесе) да язмышы аянычлы. Мәскәү өчен барган каты сугышта өлкән сержант Бора (документта исемен шулай бозып язганнар) Шәвәлиевның 1941 елның 2 сентябрендә танк эчендә янып үлүе турындагы белешмәләрне күптән түгел генә архивлардан эзләп таптык әле.
Шулай итеп, Нургали бабабыз өч улын да сугышта югалтты. Әтиебез Нурсәхи, сугыштан яраланып кайткач, өч ел да яшәмәде, 1945 елның 4 мартында вафат булды. Мәскәү тирәсендә окоплар казыган Нурсәлих абый да каты салкын тидереп, 1943 елның көзендә дөнья белән хушлашты.
Ә кызлары Шәмсенур белән Шәмсекамәр Камышлы районында әтиләре кебек үк җир җимереп эшләүче хатыннар буларак дан тоттылар. Шәмсекамәр апабыз 62 яшендә кеше туена бавырсак пешереп йөргән җиреннән үлеп киткән иде. Тәлиганың әнисе Шәмсенур апабыз да күптән вафат.
…Егерме еллар чамасы элек ирен җирләгән Тәлиганың йорты әкренләп үз күркен югалта бара. Авыл йортында ир кеше булмагач, 80 яшеннән узган Тәлига белән алтмыштан узган кызы Флера нишләсеннәр инде? Тыштан бурлап-сылап куялар да, кыш буе бүрәнә ярыкларында җил уйнаганны тыңлап утыралар.
Быел, Бөек Җиңүнең 70 еллыгында, “Сугыш чоры баласы”на өен тәртипкә китерү өчен район яисә җирлек җитәкчелеге тарафыннан берәр ярдәм булырга тиештер бит инде? Үткән гасырның утызынчы елларында колхозның яшелчә түтәлләреннән күрелмәгән уңыш алып, Мәскәүгә, авыл хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенә юллама алган Нургали бабай Шәвәлиев, аның сугышта вафат булган өч улы, “таяк” өчен эшләгән кызлары һәм оныклары хакына булса да, тиештер, дип уйлыйм.
Сәхия ШӘВӘЛИЕВА,
районның мактаулы гражданины, РСФСРның атказанган укытучы.
Иске Ярмәк авылы,
Камышлы районы.
Просмотров: 1483