Үткән атна ахырында Камышлы районының кайбер авылларында явып үткән бозлы яңгыр яшелчә бакчаларына зур зыян китергән.
- Борчак-борчак яуган боз кыяр, помидорларны тишкәләп бетерде. Кышкылыкка тозлар өчен бу яшелчәләрне Гали авылына барып, сатып алырга мәҗбүр булдык, — ди Рәмзия Муллахмәтова.
Чөгендер, кишер, суган түттәләре дә зыян күргән, пешә башлаган карлыганнар да кыелып, җирдә ята.
Иртә яздан бакчасында эшләп, җәй буе мул уңышка өметләнеп тир түккән авыл халкын табигать үзенчә сыный – я айлап-айлап яңгыр аумый, я күз карасы кебек карап үстергән яшелчәләрне бозлы яңгыр бәрә!
Алия АРСЛАНОВА (ШАЯХМЕТОВА), «Одноклассники» социаль челтәрендәге Яңа Ярмәк авылы төркеменең администраторы.
Альбина МУЛЛАХМӘТОВА фотосурәтләре.
Просмотров: 1575