Минем әтием Әхмәдулла исемле иде. Ул сугыш башлангач та фронтка китә. Инәкәем биш һәм ике яшьлек Халидә һәм Халисә апамнар белән берьялгызы утырып кала. Өстәвенә йөкле дә була әле. Соңрак аның малае туа, тик сигез ай тулганда авырып үлеп китә.
Инәкәемнең сөйләве буенча, әтиебез Карпат таулары янында элемтәче булып хезмәт иткән. Аңа һәм сугышчан дусларына дошман пулялары астында өзелгән тимерчыбыкларны ялгап йөрергә туры килгән. Аларга ризыкны вертолеттан китереп ташлый торган булалар.
Шунда нык салкын тидереп, әткәебез авырый һәм госпитальгә эләгә. 1946 елда гына туган ягына әйләнеп кайта. Ул гел ютәлләп йөри торган була. Бервакыт, лобогрейкада ашлык урган чакта, ул хушын югалтып егыла. Ике ай хастаханәдә ятканнан соң аңа операция ясыйлар, тик коткарып кала алмыйлар, үпкәсе карайган була инде аның.
Нәкъ әткәбез үлгән көнне инәкәй төпчек кызын, сеңелебез Сәгыйдәне бик авыр, үлем хәлендә диярлек, таба. Миңа ул чакта ике яшь тулган була инде. Бәлки, әтиемнең йөзенә карап, бер генә тапкыр булса да “әттә” дип әйтә алганмындыр. Ә менә Сәгыйдә сеңелебезгә бу да насыйп булмаган. Инәкәй яңа туган баласының битен үле әтисенең битенә терәп елаудан башка берни дә эшли алмаган.
Өебездә мичкә ягарга утын, ашарыбызга ризык калмаган чаклар күп булды. Ничек безне үстерә алгандыр инәкәебез, белмибез.
Мин боларны бүген ни өчен язам соң? Әтиебез сугышның беренче көненнән сугышта катнашса да, әлегә кадәр аның исеме бер генә исемлектә дә юк. Өч мәртәбә архивларга хатлар да язып карадым, тик җавап кына табып булмады. Быел яңадан яздым һәм, ниһаять, 1943 елның 3 мартында әтиебезнең “За отвагу” медале белән бүләкләнүе турында хәбәр килеп иреште. Ә аның медальләре бер генә түгел иде бит. Кызганычка, кадерен белмәдек, кечкенә чагыбызда читән арасына кыстырып уйнап, югалтып бетердек.
Әтиемнең шул медале турындагы язуны күтәреп военкоматка барган идем, анда: “Сиңа нигә кирәк инде ул хәзер?” — дип сорадылар. Сугыш ветераннары турындагы закон 1992 елда гына гамәлгә кергән һәм ул моңа кадәр дөньядан киткән ветераннарга кагылмаган икән. Әткәбезнең исеме сугыш ветераннары исемлегендә дә искә алынмаган. Бу дөреслек буламы инде?
Әткәбезнең дә, инәкәебезнең дә урыннары җәннәттә булсын иде дип теләргә генә кала инде. Икесенең дә каберләрен барлап, карап, чистартып, догалар кылып торабыз. Хөкүмәттән разый булмасалар да, бездән разый булып ятсыннар, бер Ходаем.
Саимә МОРЗАХАНОВА.
Гали авылы,
Похвистнево районы.
Просмотров: 2093