Татар хатыны гел яңалыкка, матурлыкка омтыла. Элек ул сукыр лампа яктысында төннәр буе паласлар, сөлгеләр суккан, тегү, чигү эшләре белән шөгельләнгән. Менә Камышлы районының Яңа Усман авылында яшәүче Тәскирә Мөхәммәтвәли кызы Еремеева да элек ничек өйрәнгән булса, хәзер дә шулай яши.
Аның әтисе Мөхәммәтвәли, Беренче бөтендөнья сугышы башлангач, 1915 елда армия хезмәтенә алына һәм озак та үтми, әсирлеккә төшә. Ул башта концлагерьда җәфа чигә, аннары бай немецта хезмәтче булып эшли. Берничә елдан соң гына туып-үскән авылына әйләнеп кайта Мөхәммәтвәли. Өйләнеп, тормыш корып җибәргәч, кызы Тәслимә туа, ә икенче кызы Тәскирә әтисенә алтмыш яшь тулганда гына дөньяга килә. Ә хәләл җефете Хөсникамалга бу вакытта кырык яшь кенә була әле.
Тәскирә авыл кызларына гына хас гүзәл сыйфатлар белән бизәлеп үсә: эшчән, намуслы, хезмәт сөючән… Аның уңай якларын санап бетереп тә булмас иде. Ул Мөдәррис исемле егеткә тормышка чыккач, сөйгәне аны Тольяттига алып китә. Шулай бер-берсенә яр булып ике бала үстерә башлыйлар. Ире Япониягә командировкага киткәч тә, яшь хатын бөтен йорт мәшәкатьләрен үз өстенә ала: берүзе ике сабыен да карарга өлгерә, эшкә дә йөгерә…
Ә берникадәр вакыттан соң алар Татарстанның Яр Чаллы шәһәренә күчеп китәләр. Сәбәбе: Мөдәрриснең алыштыргысыз һөнәр иясе булуында. Ул үзен КАМАЗ заводын төзүдә дә файдалы хезмәткәр итеп күрсәтә. Ә лаеклы ялга чыккач, алар туып-үскән авылларына әйләнеп кайталар, өр-яңа йорт-җир җиткереп, биредә пенсионер тормышы белән яши башлыйлар.
Авыл кешесе кайда гына яшәсә дә, үз асылын югалтмый. Мөдәррис абый йорт хуҗалыгы тирәсендә мәш килә, Тәскирә апа өй эшләре белән мәшгуль. Җәй көннәрендә ул гөлчәчәк үстерү патшабикәсе булса, кышкы озын кичләрдә кул эшенә алына. Гомернең югары баскычына менә башлаган шушы ир белән хатынның сөйләшергә сүзләре бетми. Алар чөкердәшеп, үткән тормыш юлларын барлап, бергә яшәгән һәр көнне кадерләп искә алалар.
Ә Тәскирә апаның куллары күз иярмәслек тизлек белән бәйли дә бәйли. Аның кулы астыннан йә сихри бизәлешле челтәр шәлләр, йә өстәл япмалары килеп чыга. Татар хатын-кызлары бәйрәмнәрдә генә кия торган ап-ак алъяпкычлар, мендәр тышлары, сөлге-тастымалларны да ул аллы-гөлле чәчәкләр белән бизәп чигә.
Бөек Җиңүнең алтмыш еллык юбилеенда ул авылның алтмыш ветеранына үзе бәйләгән тәпечмәкләр бүләк иткән булган. Аның йөрәк җылысын, күз нурын сеңдергән кул эшләре авылның шәфкатьлелек оешмасында бер бүлмә биләп тора, аның күңел хәзинәләренә һәркем сокланып карый, югары бәяли, ә яшь буын шушы осталыкның нечкәлекләрен өйрәнә.
Тәскирә Мөхәммәтвәли кызының тагын бер сәләте бар: ул авыл тарихын язарга алынган. Күптән түгел газиз әтисе Мөхәммәтвәли ага турында язылган “Язмыш юллары” җыентыгын авылның дәрәҗәле кешесе Рифкать ага Фәрзетдинов үзенең шәхси нәшриятендә бастырып биргән иде. Автор әтисенең балачагын, әсирлектә чакта күргән хәсрәтләрен, кимсетелүләрен, немецка эшләвен, авылга кайту шатлыгын, үткән тормыш юлын бик оста итеп тасвирлаган.
Тәскирә ханымның иҗат багажына сөекле әнкәсе Хөсникамал, бертуган апасы Тәслимә, туган-тумачалары һәм үзенең гаиләсе турындагы язмалары да өстәлгән. Ул беркайчан да өендә бикләнеп ятмый, гел кеше арасында. Мәсәлән, Шенталы районында Александр Сергеевич Пушкинның туган көненә багышланган шигърият кичәсендә шагыйрь турында татар телендә язылган шигырен укып, беренче урынны яулаган иде. Әйе, аның шигырьләрен укыганда Яңа Усман авылының матур табигатенә, салкын сулы Сок елгасына, җиләкле аланнарына “гашыйк” булганыңны сизми дә каласың. Менә аның “Туган авылым” шигыреннән бер өзек укып карагыз:
“Туган авылым — Яңа
Усманым,
Нинди матур, нинди
сөйкемле!
Һичкайчан да синнән
аерылмаска,
Мәңгелеккә кайттым
шикелле.
Яшеллеккә чумып, Сок
елгасы ага,
Аның ярларында — талларым.
Таллар миңа яулыкларын
болгый,
Кайда үтте синең
елларың?!..
Менә шулай матур итеп яши туган авылында Тәслимә ханым.
- Туган авылыбызга кайтып урнашканга бер дә үкенмибез. Чит җирләрдә рәхәт булса да, туган авылыма булган мәхәббәтем йөрәгемдә яшәде. Аның саф һавасын күкрәк тутырып бер суласаң, яшел чирәмле җирләренә басып йөрсәң, исәнлек, яшәү яме, канәгатьләнү хисе аласың. Һәркемгә дә шушы бәхет насыйп булсын иде! - диде.
Нурсинә ХӘКИМОВА.
Просмотров: 1911