Мөселман киносы фестиваленә фильмнар сайлана

fdbaa7494935b184bd043e2614fea76c_MКазанда узучы ХI Халыкара мөселман киносы фестиваленең сайлап алу комиссиясен Сергей Лаврентьев җитәкли. Комиссия эшчәнлегенә кино белгечләре, режиссерлар һәм ислам дине белгечләре җәлеп ителгән.

Танылган кино белгече Лаврентьев төрле елларда «Кинотавр», «Зеркало» (А.Тарковский исемендәге), «Восток & Запад. Классика и Авангард», «Лики любви» һ.б. проектларда эшләгән. Шулай ук ул Казан кинофестивале белән дә якыннан таныш. Берничә ел ул Мөселман киносы фестиваленең сайлап алу комиссиясенең рәисе булып эшләде.

Комиссиядә режиссер, сценарист һәм продюсер Алексей Барыкин, Татарстан Диния нәзарәте башлыгының беренче урынбасары Рөстәм Батров, чит төбәкләрдән белгечләр Гөлбара Толомушева, Вера Лангерова, Иван Форгач эшлиячәк.

«Консультантлар — Вера Лангерова, Гөлбара Толомушева, Иван Форгач мөселман киносы фестивалендә беренче тапкыр гына эшләми, — ди фестивальнең арт-директоры Альбина Нәфыйкова. — Алар барысы да проектның үзенчәлеген белә. Дөньякүләм танылган фестивальләрдә дә еш катнашалар. Конкурска кергән, конкурстан тыш программаны төзегәндә дә зур ярдәм күрсәтәләр, һәрбер хезмәтне тикшерәләр, карыйлар. Конкурс шорт-листына 50 фильм сайлап алына. Калганнары конкурстан тыш программа өчен тагын бер кат сайланыла. Теманың актуальлеге, географиясенә игътибар ителә. Тамашачы үз итәрдәйләре конкурстан тыш программада урын алачак”.

Сайлап алу комиссиясе үз эшчәнлеген 20 июль көнне төгәлләргә җыена. Сайлап алу комиссиясенә барлыгы 52 илдән 700 фильм кабул ителгән. Август башларында конкурс программасына кергән кинокартиналар исемлеге игълан ителәчәк.

Исегезгә төшереп узабыз, XI Казан халыкара мөселман киносы фестивале быел 5-11 сентябрь көннәрендә узачак.

intertat.ru

Просмотров: 905

Комментирование запрещено