19 июльдә Вәлиулла хәзрәтне искә алачаклар

94619 июльдә мөселманнар фаҗигале төстә гомере өзелгән танылган татар дин әһеле, җәмәгать эшлеклесе, Апанай мәчете имам-хатыйбы  Вәлиулла хәзрәт Якупов (1963-2012) каберенә зиярат кылып, аның рухына багышлап догалар укырга ниятли.

Чара Казан «Мөселман зираты»нда (Мамадыш тракты, 40) иртәнге 9.00 дә башлана. Әлеге чарада катнашырга теләүчеләр сәгать 8.30 да Апанай мәчетендә җыела. Зиратка автобус алып бара.

Шул ук көнне сәгать 11.00 дә Вәлиулла хәзрәт нигез салган «Иман» нәшрияты чыгарган китап тәкъдим итү чарасы уздырыла. Әлеге чара Апанай мәчетендә үткәрелә, дип хәбәр итә Диния нәзарәте рәсми сайты.

Просмотров: 1119

Комментирование запрещено