Әссәламүгаләйкум вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтуһи!
Менә изге Рамазан аебыз да тәмамланды. Күпләребез бу айда Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен ураза тотты, Коръән юлына басып, күңелләрен пакъләде. Мин ихлас күңелемнән барлык дин кардәшләремне, туган-тумачаларымны, дусларымны, 94 яшьлек әнием — Бибисара Кәрим кызын Ураза бәйрәме белән котлап, һәммәбезгә дә иман байлыгы, сабырлык, тәкъвалык, күркәм холык, исәнлек-саулык, уңыш һәм бәхет теләп, шигъри юлларымны бүләк итәм:
Рамазанда уразалар тотып,
Мәчетләрдә намаз укыдык.
Аллаһыга ялынып-ялварып,
Изге догаларда без булдык.
Фәрештәләр җир йөзенә
иңгән —
Каршыладык Кадер кичәсен.
Кабул итеп кылган
догаларны,
Теләкләрне читкә илтмәсен.
Киләсе елларда да изге Рамазан аен шулай каршы алып, Аллаһының ярдәме белән уразаларыбызны җиңеллек белән тотарга, намазларыбызны җиңеллек белән укырга насыйп итсен иде.
Риясыз изге теләкләр белән Асия Әхмәтова.
Самара шәһәре.
Просмотров: 1235