Тоткан уразаларыбыз кабул булсын!

DSCN4300

Гает намазы бик иртә укылса да, дин кардәшләребез Самараның Стара Загора урамында урнашкан Җәмигъ мәчетенә иртә таңнан агылды да агылды

Бүген, 17 июльдә, җомга көнне бөтен ислам дөньясы белән бергә Самара өлкәсе мөселманнары да Рамазан гаетен – Гайдел фитр бәйрәмен билгеләп үтте.

Бәйрәм иртәсе, уразаның соңгы көннәре кебек үк, салкынча иде. Рамазан аеның беренче атналарында һава температурасы 30 градустан да арткан булса, хәзер, яңгырлар явып үткәннән соң, тын алырга җиңелрәк булып китте.

Кояш күпме генә кыздырса да, бу ураза тотучыларны куркытмады, күпләр аны башыннан ахырына кадәр тиешенчә үтәп чыкты. Һәм менә, ниһаять, гает көне дә килеп җитте.

Бәйрәм җомгага, эш көненә туры килде. Гает намазы бик иртә укылса да, дин кардәшләребез Самараның Стара Загора урамында урнашкан Җәмигъ мәчетенә иртә таңнан агылды да агылды. Сәгать дүртенче яртыда укылачак иртәнге намазга алты мең кеше сыйдырышлы өч катлы мәчет бинасы дин кардәшләребез белән шыгрым тулы иде инде. Ә йорттагыларны санап та бетерерлек түгел – күпчелеге Кавказ, Урта Азия якларыннан килгән мөселманнар. Татарларның байтагы гает намазына туган авылларына кайтып киткән, диделәр. Бәлки шулайдыр да. Тик киләчәктә милләттәшләребезне ничек тә дингә, мәчетләребезгә тартасы иде.

Иртәнге намазны да, гает намазын да Җәмигъ мәчетендә Самара өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин үзе алып барды. Шушы җаваплы вазифаны әле берничә ел гына башкаруына карамастан, ул бик матур итеп, җиренә җиткереп вәгазь сөйләде, Корьән сүрәләре укыды. Намазга килүчеләрнең күпчелеге татар телен белмәгәнгә, мөфти бәйрәмне бик тә аңлаешлы итеп рус телендә дә алып барды.

DSCN4300DSCN4297DSCN4302 DSCN4305

Мөфтиебез дөньяның сынау мәйданы булуы турында исебезгә төшерде. “Берәүләребезне Аллаһы Тәгалә байлык, икенчеләребезне фәкыйрьлек белән сыный. Шуңа да гамәлләребезнең риясыз булуы мөһим», — дип белдерде ул. Талип хәзрәт Самара мөселманнарының Диния нәзарәте исеменә төрле оешма җитәкчеләреннән, дин әһелләреннән котлау хатлары һәм телеграммалары килүен хәбәр итте. Шулар арасында Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Шәйхелислам Тәлгать хәзрәт Тәҗетдинның да котлавы бар иде. Ул үзенең Ураза гаете вәгазен дә җибәргән. Талип хәзрәт аны да, Самара өлкәсе губернаторы Николай Меркушкинның котлау телеграммасын да халыкка тулысынча җиткерде.

Вәгазьдән соң бәйрәмгә җыелучылар өлкә мөфтие Талип хәзрәт Яруллин имамлыгында Рамазан гаете намазын укыдылар, тәкъбирләр әйттеләр:

- Аллаһу әкбәр! Аллаһу әкбәр!

Тәкъбир авазы радиоалгычлар аша көчәйтелеп, мәчет йортына һәм бөтен тирә-юньгә таралды.

Рәфыйк НАРИМАНОВ.

* * *

Штаттан тыш фотохәбәрчебез Әнәс Мингалиев та Елховка районының Тупли авылындагы Яңавыл мәчетендә үткән гает намазыннан фотосүрәтләр җибәргән. Биредәге бәйрәм намазын Туктаргали хәзрәт Моталлапов алып барган. Авылдагы өч мәчетенең һәрберсендә икешәр йөздән артык милләттәшебез катнашкан.

Рәсемдә (уңда) сүрәтләнгән Исмәгыйль Шәрапов бәйрәмгә улы Җәлил һәм оныгы Али белән килгән иде. “Гаилә-гаилә килүчеләр байтак булды”, — дип хәбәр итә Әнәс Мингалиев.

IMG_0802

IMG_0783 (1) IMG_0799 (1)

 «Бердәмлек».

Просмотров: 1791

Комментирование запрещено