Сирень чәчәгедәй матур мәхәббәт

МИҢНЕБАЕВЛАР гаиләсе. 

МИҢНЕБАЕВЛАР гаиләсе.

Күптән түгел үткән Гаилә бәйрәме уңаеннан Самарада узган тантанада Равил һәм Рәфисә Миңнебаеваларны “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале белән дә бүләкләгәннәр.

Кошки районы Иске Фәйзулла авылында яшәүче Рәфисә һәм Равил Миңнебаевлар яшәү мәгънәсен, тормыш кадерен белеп гомер кичерәләр.

- Без ямьле яз аенда таныштык. Мин бухгалтерлар курсын тәмамлап, алты ел инде шәһәрдә үз һөнәрем буенча эшли идем. Равил — әле яңа гына армиядән кайткан егет. Ул кичне әллә Равил бүләк иткән хуш исле сиреньнән, әллә аның үзеннән башым әйләнде — бер минутта гашыйк булдым үзенә. Хәзер дә сирень чәчәген күрсәм, шул мизгелләр искә төшә, — дип елмаеп сөйли беренче очрашулары турында Рәфисә апа.

Ел ярымга якын сөйләшеп-очрашып йөргәч, яшьләр туй уйнап, гаилә корып җибәрәләр. Кәләшне Равил үзе туган төп йортка төшерә.

- Рәфисә әни белән бер генә дә сүзгә-сүз килмәделәр. Алар бер-берсенә “әни”, “кызым” дип эндәшеп, бер түбә астында бик тату яшәделәр, — ди Равил бу чорны искә төшереп.

Дүрт елдан соң Минебаевларга колхоз өй бирә, яшьләр үз йортларына күченә һәм үз хуҗалыклары белән яши башлый.

Бүген бар нәрсәләре дә җитеш, тормышлары түгәрәк аларның. Хезмәт юлын колхозның трактор бригадасында бригадир булып башлап җибәргән Равил Миңнебаевны хәзер районда белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Ул бүгенге көндә Кошки районының Степная Шентала авыл җирлеге башлыгы булып хезмәт итә. Иске Фәйзулла, Степная Шентала һәм Городок авыллары кергән бу зур җирлек белән җитәкчелек итәргә җиңел түгелдер, әлбәттә.

- Рәфисәм балалар тәрбия¬ләүне, йорт хуҗалыгын үз өстенә алып, миңа ярдәм итмәсә, мондый җаваплы эштә эшли алыр идем микән?! Арып-талып, эштән кайтып кергәндә кайнар аш, үзе пешергән тәм-томнар белән каршы алуы гына да ни тора! Ә бит ул үзе дә эш кешесе әле! — дип хатыны турында горурланып сөйли гаилә башлыгы.

Рәфисә ханым Иске Фәй¬зулла авылында клуб мөдире булып эшли. Ул оештырган һәм җитәкләгән “Чишмә” ансамбле быел “Россия йөрәгендә туганнар” фестиваленда катнашып, Кошки районының башка коллективлары белән бергә приз¬лы урын да яулаган.

Клуб мөдире үзешчән концертлар да оештыра, авыл балалары белән төрле бәйгеләр дә үткәрә:
- Авылда мәктәбебез ябылды, балалар күрше авылга йөреп укырга мәҗбүр, ә анда татар телен укыту каралмаган. Балаларыбыз туган телебезне бөтенләй онытмасыннар дип, клубта алар өчен татар телен өйрәнүгә юнәлтелгән төрле чаралар оештырып торам, — дип сөйли Рәфисә ханым.

“Шәһәргә омтылган яшь¬ләрне ничек тә авылда калдырырга иде, мәктәп ишекләре кабат ачылып, анда балаларыбыз татар телебезне өйрәнсәләр иде”, — дип янып-көеп йөргән Миңнебаевлар үзләре дә өч бала ата-анасы.

Уллары Раил һәм кызлары Люция үз гаиләләре белән яши инде. Аларның тату, сокланырлык, үрнәк булырлык гаилә корып яши белүләрендә дә, һичшиксез, әти-әниләренең роле зурдыр. Бары тик төпле, тату гаиләдә үскән балалар гына үзләре дә чын мәгънәдә бәхетле гаилә корып яши ала бит.

Кече уллары Риналь әлегә төп йортта, әти-әниләре янында яши. “Бик тәртипле, тыйнак егет”, — диләр аның турында авылдашлары һәм: “Гомүмән, Миңнебаевлар — авылыбызның үрнәк гаиләләренең берсе”, — дип өстәп куялар.

Бу чынлап та шулай. Әнә, күптән түгел үткән Гаилә бәйрәме уңаеннан Самарада узган тантанада Равил һәм Рәфисә Миңнебаеваларны “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале белән дә бүләкләгәннәр.

- Губерна Думасы рәисе Виктор Сазонов кулыннан бу бүләкне алу бик дулкынландыргыч мизгел булды. Тантанага чакырылган 60 пар арасында милләттәшләребез дә булуына бик куандык, — дип шатлыклары белән уртаклашты Миңнебаевлар гаиләсе.

- Бәхетле гаилә серләрегезне безгә дә сөйләсәгез икән, — дип соралгач:

- Нинди сер булсын инде? Бары тик бер-береңне аңлап, хөрмәт итеп яшәргә генә кирәк. Шунда гына гаилә учагы сүнмичә, дөрләп яначак, — дип елмайдылар утыз бер ел бергә тату гомер кичерүче Равил һәм Рәфисә Миңнебаевлар.

Алия АРСЛАНОВА.
 «Бердәмлек».

Просмотров: 1635

5 комментариев

  1. БИК ЗУР РӘХМӘТЛӘРЕБЕЗНЕ БЕЛДЕРӘБЕЗ БАРЫГЫЗГА ДА!!!!!!!!!!

  2. Равиль, Ряфися, поздравляю вас с наградой, это дорогого стоит!!! Иминлек, гаиля тынычлыгы, балалар бяхете гомер буена!!! Пусть в вашем доме всегда царит уют и покой, а Ангелы вечно стоят за спиной!!!

  3. Гюзалия Сиразетдинова(Халитова) в пишет:

    Авылыбызның яме сез Равил абый.Рэфисэ апа…гел шулай матур итеп яшэгез.

  4. Равиль абый , Ряфися апа !!! Бяхетле булыгыз гэмэргя!