Татарстан мөфтие Төркиягә кайгынамә юллады / Камиль Самигуллин выразил соболезнования турецкому народу в связи с терактом в городе Суруч

kamilSamigullaКичә көндез Төркиянең Сирия чиге буенда көчле шартлау булган. Анда утызлап кеше һәлак булган. Җәрәхәт алучылар 100дән артып китә. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Төркиянең дин эшләре идарәсе җитәкчесе, мөфти Мәхмәт Гермезга кайгынамә юллады. 

– Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Мөхтәрәм Мәхмәт Гермез! Төркиянең Суруч шәһәрендә килеп чыккан теракт хакында авыр хәбәр килеп иреште. Күп сандагы кешеләрнең гомерләрен өзгән фаҗигале хәл күңелләрне тетрәндерде. Татарстан мөселманнары һәм шәхсән үз исемемнән  тирән кайгыгызны уртаклашам. Терактта мәрхүм булганнарның гаиләләренә кайгылы сынауны, зур хәсрәтне күтәрергә Раббыбыз үзе ярдәм итсә иде! Авыр җәрәхәтләр алганнарга тизрәк сәламәтләнергә язсын. Террорлык гамәлләрен берни дә аклый алмый. Аллаһы Тәгалә илләргә һәм милләтләргә авыр кайгы, әрнү китергән шундый фаҗигаләрдән Үзе сакласын! Барыбыз да Аллаһтан килдек һәм Аллаһка кайтачакбыз, – диелә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин язган кайгынамәдә.

intertat.ru

* * *

Камиль Самигуллин от имени татарстанских мусульман направил соболезнование турецкому муфтию Мехмет Гормез в связи с терактом в турецком городе Суруч на границе с Сирией.

Ранее стало известно о гибели 30 человек в результате взрыва, который осуществил террорист-смертник «Исламского государства».

«Исламское государство» — террористическая группировка, деятельность которой запрещена в ряде стран, в том числе и в России.

 

Просмотров: 1532

Один комментарий

  1. Подорвала 18 летняя смертница,жить и жить еще дуре…