“Алтын балык”та — Сабан туе!

IMG_9980Быел татар телен, динебез ислам нигезләрен өйрәнү буенча татар-башкорт балалары өчен җәйге лагерь гадәттәгечә Кинель-Черкасс районындагы “Колос” лагерендә түгел, ә Самарның 2нче просекасында урнашкан “Алтын балык” лагерендә оештырылды. Хәзер анда ил­леләп бала саф һавада сәла­мәтлекләрен ныгыталар, ос­тазлары ярдәмендә ислам динен, татар телен, гореф-гадәтләрбезне өйрәнәләр. Дин дәресләре төрле уеннар, конкурслар һәм викториналар ярдәмендә кызыклы итеп үткә­релә. Ә 19 июльдә “Алтын балык” лагерендә балалар өчен Сабан туе да оештырылды.

Бәйрәмне ел саен өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте вәкилләре Фәрхәт һәм Альбина Мәхмүтовлар алып баралар. Быел аларга «Туган тел» оешмасы канаты астындагы яшьләр төркеме — Татарстан Республикасында оештырылган “Милләтебез хәзинәләре” профильле сменада ял итеп кайткан яшь милләттәшләребез дә ярдәмгә килде. Иң элек алар шигырьләр укыдылар, театральләштерелгән поэтик куелышлар, музыкаль-иҗат номерлары тәкъдим иттеләр. Мәсәлән,  «Яктылык» мәктәбе укучысы Әдилә Рәхимова «Ярмәк вагы»н биеде, Фәрзәнә Мәхмүтова «Хәерле көн»,  «Туган җиремә» җырларын башкарды, «Яктылык» мәктәбенең чыгарылыш укучылары Илнур Биккулов та җырлады, Илмира Мәҗитова Кави Нәҗминең «Татар теле» шыгырен укыды.  Ахырдан барысы да бергәләп «Татарлар килә» җырын башкардылар.

Сабантуйда таяк тарту, чүл­мәк вату, капчык киеп яисә кашыкка йомырка куеп, авызга кабып йөгерү һәм башка кызыклы уен­нар үткәрелде.

Бу бәйрәмне тәрбиячеләр дә, балалар да, хәтта ата-аналар да көтеп алалар. Бәйрәмдә ел саен региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин да катнаша, ә чыгымнарны өлкә “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты, эшкуар Фәхретдин Канюкаев үз өстенә ала.

1-IMG_9799IMG_9888

IMG_9892 IMG_9903

IMG_9915 IMG_9920 IMG_9921 IMG_9931IMG_9980

samtatnews.ru

Просмотров: 1589

Комментирование запрещено