Счетчик куяргамы, юкмы?

чипполиноПочта әрҗәсенннән торак-коммуналь хуҗалык оешмасы салып киткән квитанцияләрне кулыма алдым да, пошаманга төштем әле. Илдә кризис, гади халыкның хезмәт хакы артмый, киресенчә, кими генә. Күпләр эшсез интегә. Ә менә торак-коммуналь хуҗалык җәй җитү белән план рәвешендә ут, су, электр уты, капиталь ремонт өчен бәяләрне күтәрә дә куя.

Илебезнең икътисади үсеш министрлыгы тарифлар үсү сәбәбен энергоресурсларның кыйммәтләнүе белән аңлата. Ә ул бәяләр федераль дәрә­җәдә билгеләнә. “Тарифлар шун­нан да кимрәк куелса, ин­женер челтәрен үзгәр­теп кору, яңарту, төзек­ләндерү эшләренә акча җит­мәячәк, димәк, коммуналь инфра­струк­тураның тузуына ките­рәчәк”, — диләр министрлыкта. Гаҗәп инде. Телевизордан “Илебезнең табигый байлык­лары чиксез”, — дип сөйләп торалар, хөкүмәт Россиягә дусларча караган илләргә газны түбән бәягә сатып җибәрә. Ә шушы газны, нефтьне, башка җир байлыкларын казып чыгаручы, торбалар сузучы халык өчен аның бәясе күтәрәлә генә.

Су торбалары мәсьәләсенә килик инде. Мәскәүдә утыз-кырык ел элек җиргә кү­мелгән торбаларны ачып,  төзекләндереп торалардыр бәл­ки, без белмибез. Ә менә Самарада җирдән бәреп чыккан су фонтан булып күккә күтәрелмәсә, киң елгалар булып ага башламаса, селкенүче дә юк. Шулай, ике ел элек тәрәзә төбемдә су фонтаны өч көн буе атып торды. Күпме су түгелде анда! Галәмәт! Матур инде, сүз дә юк. Ләкин иртән торган саен тәрәзәгә карап: “Аның бәясен дә бездән түләтерләрме икән?” — дип, фонтанның матурлыгын күрмәдем, шөбһәләндем генә.

Ә кичә өченче катта яшәүче күршеләрем йөгереп кергәннәр: “Сез­нең торбадан өс­тебезгә су ага”, — дип, тупсадан ук кычкырыша башладылар. Югыйсә, ике ай элек кенә торбаны яматкан идек бит әле. Ачып карасак, коры. “Ник соң дүртенче каттагылардан сорамыйсыз?» — дигәч, — «Аларда су бөтенләй юк бит. Түләмәгән өчен бөке куйганнар”, — дип җавап бирделәр.

Ахырда аңлашылганча, дүр­тенче каттагылар ничек тә булса су алырга тырышып, бөкене тишеп маташканнар икән. Шуннан су киткән дә инде. Кабат авария бригадасы чакыртырга туры килде.

Астагы күршеләремне дә аңларга була.  Яхшы тормыштан түләмичә ятмый бит инде ул хатын. Аның ире гарип иде, берничә ел элек үлеп китте. Ә кызы телсез, интернатта яши. Хатын аянычтан салгалый башлагач, эшеннән куганнар. Ә фатирга түләргә ай саен биш мең сум чамасы акча кирәк. Каян алсын ул аны? Торак-коммуналь хуҗалыгыда түләмәүчеләр бе­лән көрәш ысулы бер: су торбасына бөке кую. Шуннан соң безгә дә көн калмады. Өченче каттагылар өстенә су акса, бишенче катка әллә нинди сасы исләр күтәрелә башлады. Ярар, краннан аккан суын кап­ласыннар инде. Ләкин, хәйрия йөзеннән булса да, бәдрәфтә су калырга тиештер бит!

ЖКХ тарафыннан шундый мөнәсәбәт булганда, бәяләр күтәрелү турындагы хәбәрләр нервыга тия башлый. Кара син, су өчен болай да 850 сум чамасы түли идек, хәзер инде бер меңгә якын түләргә туры киләчәк. Бу юлы суга — 11, газга — 7.5,  электр энергиясенә — 8.5, өйләрне җылыту өчен 8.8 процентка бәяләрне күтәреп куйганнар.  Матбугат чаралары коммуналь тарифлар гына түгел, торак өчен түләү тарифлары да күтәреләчәк, дигән нәтиҗә ясыйлар әле. Электр утына бәяләр күтәрелгәч, икмәк тә кыйммәтләнәчәк. Ә кибет хуҗалары, электр уты бәя дип, аренда чыгымнарын каплау өчен сатып алучылар, ягъни безнең кесәгә керәчәк.

Моны без соңрак сизәрбез әле. Ә хәзер нишләргә? Менә фатирларга газ, су счетчиклары куючылар саны арта бара. Счетчик куйдырган фатир хуҗалары әлегә ай саен күпме су аккан, күпме газ янганны санап түләгәндә безне, әле счетчик куйдырмаган күршеләрне, жәлләп куялар. Әйе, фатирда яшәүчеләр санына карап, счетчиктан файда күрүчеләр күп диләр. Ләкин ул үзе дә яхшы ук бәягә төшә бит. Бигрәк тә газныкы. Су счетчигының бәясе 3 — 4 елда, ә газныкы 10 елда гына үз бәясен аклый ала, диләр. 

Ярар, бер айлык пенсиямне шуңа тотып, мин дә счетчик куйдырдым ди. Ә бөтен халык та бу аппаратлардан куллана башлагач, бәяләрне тагын күтәреп куймаслармы соң? Үткән елда счетчиклы кешеләргә газ тарифын 60 процентка арттырганнар иде бит. Шуңа күрә квитанцияләр килгән саен мин счетчик куяргамы, юкмы, дип һаман баш ватам әле…

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

 «Бердәмлек».

 

Просмотров: 1338

2 комментариев

  1. Кешегэ бэхет эчен куп кирэкми дибез.Тик менэ жае чыкканда ,кешелэр бу турыда тиз оныта.Туксанынчы елларда,беренче тапкыр бик зур йортлар салуга бум булып алды.Хэзер,аларның купчелегенен хужалары,пенсиягэ чыккач ут,газ,су эчен,налогларын тули алмый.Мин эйтэм: бабаларыбыз ике яклы эйлэрдэ унар кеше торып та бәхетле була белгэннэр, э.

    • Эллэ унганлык, эллэ дураклык… Ерак та тугел урыс авыллары бар, ойлэре 40 жирдэн терэткэн, иномаркада утырып, хатыннары алтынга кумелеп, ял йортларында йорилэр…Татарлар хаман күршедән уздырам дип кылана