Камил хәзрат Сәмигуллин Болгарда Коръәнне иң яхшы укучыларга бүләкләр тапшырды / Камиль хазрат Самигуллин вручил подарки лучшим чтецам Корана в Болгаре

f9633683d52a3643fd3741bcb2d3de86b2cd0f122249159Кичә Болгарда мөселман яшьләре форумында Коръән укучылар арасында конкурс узды.

Искәртеп үтик, форумга Татарстаннан, шулай ук Россиянең, нигездә, Идел буе федераль округы төбәкләреннән һәм Кырым Республикасыннан 18-30 яшьтәге 100гә якын егет һәм кыз килгән иде.
Мөселман яшьләре арасында элемтәләр булдыру, бабаларыбыз Ислам кабул иткән тарихи җирдә рухи мирасыбызны җиткерү максатыннан оештырылган җыенда Коръән уку үзе бер күркәм гамәл булды.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бүген, 23 июльдә, мөселман яшьләре белән очрашканда җиңүчеләрне котлап, бүләкләр тапшырды.

Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте белдерә.

* * *

Вчера на форуме мусульманской молодежи в Болгаре состоялся конкурс среди чтецов Корана.

Напомним, на форум съехались около 100 активных представителей молодежи со всего Татарстана, из регионов России, в том числе из Крыма.

Основная цель форума – консолидация мусульманской молодежи, укрепление духовного единства, обмен опытом и налаживание новых связей. Для участников созданы все условия для комфортного проживания.

Каждому победителю муфтий РТ Камиль хазрат Самигуллин от имени Духовного управления мусульман РТ вручил ценные подарки, сообщили в пресс-службе ДУМ РТ.

Просмотров: 1010

Комментирование запрещено