25 июль – Сәүдә хезмәткәрләре көне
Укытучы булырга хыялланган кыз унбиш ел инде сәүдә тармагында хезмәт итә.
Һәр кеше бала чактан ук күңеленә хуш килгән һөнәр алу турында хыяллана. Кем артист, кем табиб, кем машина йөртүче булырга тели.
- Ә мин укытучы булып, язмышымны балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышларга хыяллана идем. Үземне башка һөнәр кешесе итеп күз алдына да китермәдем, — ди Камышлы районының Иске Усман авылында туып үскән Лилия Нуретдинова-Боярова.
Мәктәпне тәмамлау белән ул Самараның педагогия институтына укырга керә.
- Студент вакытта матур киенәсе килә бит. Әти-әни акчалата ярдәм итеп торса да, аларга әле миннән кече ике энемне укытырга кирәк икәнлеген аңлый идем. Шуңа күрә акчаны үзем эшләп табарга тырыштым. Икенче курста укыганда кибеткә сатучы булып эшкә кердем. Төнлә сатам, ә көндез укыйм. Әлбәттә, җиңел булмады.
Кулыма диплом алгач, укытучы һөнәре буенча эш эзләп караган идем дә, эш хакы бигрәк аз түлиләр икән аларга. Эшләгән акчаң фатирга түләргә генә җитә, тормыш алып барырга да кирәк бит әле.
Авылга кайтам дисәң дә — эш юк. Мәктәбебездә балалар дүртенче сыйныфка кадәр генә укый, ә аннан соң Яңа Усман авылы мәктәбенә йөреп белем алалар, — дип сөйли Лилия ханым.
Менә шулай укытучы булырга хыялланган кыз унбиш ел инде сәүдә тармагында хезмәт итә. Бүген ул Самараның 6 просека урамында урнашкан кибетләрнең берсендә азык-төлек сата.
- Шулай да, бүгенге һөнәремнең укытучы һөнәре белән охшаш яклары бар, — ди милләттәшебез. — Сатучы да, педагог кебек, бик әйбәт психолог булырга тиеш. Чөнки өлгер, исәп-хисап ягыннан белемле булудан тыш, кеше белән аралаша да, сатып алучылар белән елмаеп, ихтирам белән сөйләшә дә белергә кирәк.
Тәрбияче вазифасын да үтәргә туры килгәли. Сыра, тәмәке алырга дип кибеткә еш кына яшүсмерләр дә керә. “Сиңа бит унсигез дә юк әле, аннан соң да бу әйберләрне авызыңа алма!”, — дип, аларны үгетләп чыгарам.
Әти-әнисе белән кибеткә килгән кайбер сабыйлар: “Тегене ал, моны ал”, — дип интектерәләр, үзенекен итәр өчен кычкырып елый да башлыйлар. Мондый очракта йомшак кына: “Әниең сатып алыр иде дә бит, сатылмый шул бу әйберләр”, — дип әйтеп куям. Бала тынычланырга мәҗбүр була, ә ата-аналар рәхмәт укый-укый чыгып китә, — дип елмая Лилия.
Кибетче ханымны хезмәттәшләре дә хөрмәтли, “Азык-төлекнең кайсы яхшырак икәнен аңлатып, яменә түгел, ә сыйфатына карап тәкъдим итә”, — дип, сатып алучылар да мактый.
Халыкның ихтыяҗын беренче урынга куеп, азык-төлек ассортиментын һәрвакыт төрләндереп торырга ярдәм итүче Лилия Боярованың хезмәте белән кибет директоры Гөлфия Вахитова да канәгать.
- Безнең кибеттә хәләл ашамлыклар дә сатыла. Мөселман кардәшләребез, аеруча олы яшьтәгеләр белән Лилия саф татар телендә сөйләшә, хәләл колбаса, яисә пилмән сайлап алырга ярдәм итә. Ул — иң яхшы хезмәткәрләребезнең берсе, — ди Гөлфия ханым.
Лилия Боярова әле уңган хуҗабикә дә. Нечкә җептән челтәрләп салфеткалар, кофталар бәйли, кием-салым тегә, ирен һәм малаен тәм-томнар белән сыйлап куандыра. Аеруча аларга татар милли ашлары ошый икән. “Кыстыбый, вак бәлеш кебек ризыкларны сорап кына торалар”, — ди Лилия ханым.Тик график буенча эшләп, аларга тиешенчә игътибар бирә алмаганына гына уфтана. Дүрт яшьлек улы Руслан балалар бакчасына йөрми, әти-әнисе эштә чакта Иске Усман авылында яшәүче Идалия әбисе белән Мәсхүт бабасында кунак була. Ә сменасын тапшыру белән Лилия авылга кайтып, әти-әнисенә булыша да, Русланны өйләренә алып кайта.
- Атна саен шулай авыл белән Самара арасында йөрибез, нишлисең бит инде. Шулай да, язмышым белән канәгать мин. Әти-әнием, энем Илдар исән-сау, яраткан ирем, газиз балам белән матур гына тормыш итәбез. Дөньям түгәрәк, Аллаһыга шөкер, — дип елмая Лилия.
Алия АРСЛАНОВА.
Просмотров: 1213