Үткән атнада Рөстәм Миңнеханов татар эстрадасының талантлы җырчысы Раяз Фасыйховка «Татарстан Республикасы атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирү турындага Указга кул куйды.
Әлеге шатлыклы хәбәрне Раяз иң беренче Балтач районы Нөнәгәр авылында яшәүче әти-әнисенә шалтыратып хәбәр иткән. «Әти-әни минем өчен сөенде, алга таба иҗатымда зур уңышлар, яңа үрләр теләп, изге теләкләрен җиткерде», – ди җырчы.
Татарстанның атказанган артисты исеменә дәгъва итү өчен махсус документлар җыеп тапшырырга кирәк. «Татарстан Мәдәният министрлыгы вәкилләре тәкъдиме белән кирәкле кәгазьләрне җыеп тапшырдым. Алдан ук хыялланмадым, ләкин күңелем белән өметләндем. Озак та үтмәде, остазым, Россия халык артисты Венера Ганиева Указга кул куелган, дип хәбәр итте», – дип сөйләде Раяз Intertat.ru хәбәрчесенә. Әйтергә кирәк, Венера Ганиеваның инде чираттагы укучысы республиканың атказанган артисты исеменә лаек булды.
Просмотров: 1132