Күптән түгел генә туксан яшен тутырган Фаһирә әбиның озын тормыш юлы гыйбрәт алырлык. Балалар кечкенә вакытта аларның әниләре үлеп китә. Әтисе Хәмәтвәли абзый өч кыз белән кала. Үлгән артыннан үлеп булмый бит. Хәммәтвәлигә икенче оя кырырга туры килә. Тора-бара балалар саны тугызга җитә.
Өлкән яшьтәге Хәммәтвәлине сугышка алмыйлар, ул колхоз рәисе буларак эшен дәвам итә. Көне-төне фронт өчен икмәк, сөт, ит җитештерергә туры килә аларга.
Буйга җитеп килүче Фаһирәне иптәш кызлары белән йә окоп казырга, йә урман кисәргә җибәрәләр. Анда күргән авырлыкларны сөйләп тә бетереп булмас кебек.
1945 елның маенда сугыш тәмамлана, авылга фронтовиклар кайта башлый. Сугыш калдырган яралар тиз генә төзәлеп бетмәсә дә, яшь-җилкенчәк аулак өйләргә, каз өмәләренә җыела башлый. Шунда Фаһирә сугыштан кайткан Сәетгалине очрата. Яшьләр танышып китәләр. Сәетгали туган авылы Денистә тимерче булып эшли икән. Уңганлыгы, тыныч, күндәм холкы белән кыска вакыт эчендә авылдашларының хөрмәтен яуларга өлгергән кызга ул яучы артыннан яучы җибәрә башлый. Беренче вакытта каршылык күрсәткән Хәммәтвәли аганың килешми чарасы калмый. “Мин кызымны авылыбызның иң уңган егетенә кияүгә бирәм бит!”, — дип, риза була.
Шулай итеп, февральның карлы һәм салкын бер көнендә колхозның иң әйбәт пар атлары җигелгән чанага кәләшне утыртып, җиз кыңгыраулар чыңлатып, Сәетгали өенә килен төшә.
Кәләшнең матурлыгы, сабыр холыклы булуы турында тирә-юньгә билгеле була инде. Шулай да, кияүнең әнисе Сорур апа күп сөйләшми, беренче мәлләрдә яшь киленгә карата бик кырыс һәм таләпчән булып күренә. Иртән-иртүк колхоз алачыгына эшкә китеп, кичен арып-талып өенә кайткан Сәетгалиенә Фаһирә бернәрсә дә сиздерми.
Тора-бара кызның уңганлыгын, булганлылыгын күргән Сорур апа да йомшара төшеп, килене белән яхшы мөнәсәбәтләр урнаштыра. Килененә үз кызыдай ияләшкән әбекәй авырып түшәккә егылгач:
- Кызым, рәхәт яшә, бәхетле бул, мәңгелек йортта очрашканга кадәр хуш, — дип әйтеп, күзләрен йома.
Балачактан тимер эшенә гашыйк Сәетгали хуҗалыкның оста тимерчесе булып китә. Буш вакытларында ул авылдашларына күмәч калайлары, күмер савытлары ясый, чиләк төпли, иске тишелгән самоварларны төзәтә. Шуның өчен аны барысы да хөрмәт итә, үз күрә. Фаһирә апа белән алар биш бала үстереп, барысын да белемле, кешелекле итеп, тормыш юлына бастыралар. Тик шунысы кызганыч, Сәетгали аганың гомере озын булмый. Аның мәңгелек йортка күчүенә утыз елдан артык гомер үтеп киткән инде.
Мин 90 яшен тутырган Фаһирә әби янына барган көнне ул кызы Минсара апа белән сөйләшеп утыра иде.
- Без әнкәйнең биш баласы, барыбыз да аны яхшы итеп тәрбияләргә тырышабыз. Безгә рәнҗеп, үпкәләп китмәсен иде әни, — диде Минсара апа миңа.
“Ни чәчсәң, шуны урырсың”, — ди бит халык мәкале. Фаһирә әби яшьлегендә иренмичә мәрхәмәтлелек орлыкларын күп итеп чәчкән һәм хәзер шуларның җимешен татый да инде.
Киләчәктә дә шулай балаларының, оныкларының рәхәтен, назын күреп яшәргә язсын сиңа, ак яулыклы ак әбиебез!
Нурсинә ХӘКИМОВА.
Денис авылы,
Шенталы районы.
Просмотров: 1275