Күренекле татар язучысы, публицист, сатира остасы Фәнзаман Батталның 76 яшендә кинәт кенә, йөрәк өянәгеннән вафат булуы турында кайгылы хәбәр килеп иреште.
Без, «бердәмлек»леләр, Фәнзаман ага белән 1994 елдан бирле таныш идек. Ул Самарага, каһарман якташыбыз, шагыйрь һәм рәссам Гакыйль Сәгыйровның иҗат кичәсенә, аның “Татарстан китап нәшрияты”нда яңа гына басылып чыккан “Кабатланмас моң” шигырьләр җыентыгының төзүчесе һәм мөхәррире буларак килгән иде. Сәхнәдән якташыбызның иҗатына югары бәя бирүе әле дә хәтердә.
Аннан соң да без бу олуг шәхес белән сирәк булса да очрашып, күрешеп тордык. Фәнзаман аганың шигырьләре дә, сатирик хикәяләре һәм публицистик язмалары да “Бердәмлек”тә басыла иде. Әле менә аның “Крутой әби” дип аталган, үзе әйткәнчә, шыттырылмаган кыйссасы газетабызның берничә санында дөнья күрде инде.
Язучы үзе: “Сатира көлдерүдән бигрәк уйландырырга тиеш”, — дип саный иде.
Соңгы тапкыр мин Фәнзаман ага белән Казанның күп татар газета-журналлар редакцияләре урнашкан Матбугат йорты янында күрешкән идем. Мине ул үзе танып, дәшеп алды һәм шунда бераз сөйләшергә өлгердек. “Татарның иң шәп “Бердәмлек” газетасының иң шәп баш мөхәррире!” — дип бәя биргән иде ул миңа, шаяру катыш сүзләр белән.
Менә шушы туры сүзле, гадел һәм талантлы, күпләргә үрнәк булырлык шәхесебез бакыйлыкка күчте.
Хуш, урының оҗмахта булсын, Фәнзаман абый. Синең исемең, язган үлемсез әсәрләрең безнең күңелләрдә озак сакланачак әле.
Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН,
“Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире.
Просмотров: 2008