
Рөстәм НУРТДИНОВ (сулда) һәм Равил КАШАПОВ.
8 август — Физкультурачылар көне
Кечкенә генә Татар Әбдекие авылыннан дистәдән артык спорт осталары үсеп чыкты. 100 чакрымга йөгерү буенча дөнья чемпионы Равил Кашапов, дзюдо буенча Европа чемпионы Хәбил Бикташев, көрәшче Илшат Бикташев, ирекле көрәш буенча Якутия чемпионы Әнвәр Кадыйров, гер күтәрү буенча өлкә чемпионы Тавис Әбүсәетов һәм башкалар белән безнең авыл халкы гына түгел, бөтен илебез горурлана.
Бу көнне без мәктәбебездә озак еллар физкультура укытучысы булып эшләгән Ибраһим абый Абдулвәлиевне искә алабыз. Укытучы китсә дә, эшен дәвам итүче укучылары кала. Спорт сөючәнлек шулай буыннан-буынга күчеп мәңге яшәячәк.Тынычлап йокла, Ибраһим абый, синең якты истәлегеңә тап төшермәбез.
Спортчыларны тәрбияләүдә мәктәп кенә түгел, ата-ананың да роле зур. Алар балаларын биек дәрәҗәгә күтәрү өчен көне-төне тырышалар, баланы куәтләп, көч биреп торалар. Ә кайберәүләр: “Спорт вакытны күп ала, укырга комачаулый”, — дип исбатларга тырышсалар да, дөреслек җиңеп чыга. Спорт дисциплинага өйрәтә, тормышта да югары үрләр яуларга булыша. Мәсәлән, авылдашыбыз Равил Кашапов дөнья чемпионы гына түгел, биология фәннәре докторы да, академик та.
Президентыбыз Владимир Владимирович Путин да: “Спорт мине җиңәргә өйрәтте, — дип әйтеп килә. Ул ГТО нормативларын кайтарып бик дөрес эшләде. Илдә халык спорт белән шөгыльләнсен өчен, уңайлыклар булдырылып килә. Менә мин мәктәптә физкультура укытучысы булып эшләгән Денис авылында да универсаль спорт мәй¬данчыгы булдырылды, мәктәпкә ка¬питаль ремонт ясалды, Мәдәният йортында зур спорт залы бар, бер миллион сумлыклык спорт җиһазлары кайтарылды. Сәламәт тормыш рәвеше алып бару өчен авылда да, шәһәрдә дә бөтен уңайлыклар бар, иренмәскә, компьютер һәм гаджетларыбыздан аерылып, үзебезнең тормыш белән яши башларга вакыт җитте.
Бәйрәм уңаеннан барлык спорт сөючеләрне Физкультурачылар көне белән котлап, уңышлар теләп калам.
Рөстәм НУРТДИНОВ.
Денис авылы,
Шенталы районы.
Просмотров: 1828