Сборная России по итогам домашнего чемпионата мира по водным видам спорта заняла третье место в общекомандном зачете.
Спортсмены сборной России завоевали 17 медалей — 9 золотых, 4 серебряные и 4 бронзовые. 8 медалей высшего достоинства и 1 «серебро» российская команда добыла в синхронном плавании, еще 1 «золото» принесла пловчиха Юлия Ефимова на дистанции 100 м брассом.
Победили в общекомандном зачете китайцы. Представители Поднебесной завоевали в Казани 35 медалей, в том числе 15 золотых.
Чемпионат мира-2015. Общекомандный зачет
1. Китай — 35 (15+10+10).
2. США — 33 (13+14+6).
3. Россия — 17 (9+4+4).
4. Австралия — 18 (7+3+8).
5. Великобритания — 14 (7+1+6)…
* * *
Казанда 24 июльдән бирле үткәрелгән спортның судагы төрләре буенча FINAның XVI дөнья чемпионаты ярышлары тәмам. Кичә сәгать кичке 9да «Татнефть-арена» боз сараенда чемпионатны ябу тантанасы башланды, аның барышында 2017 елда XVII чемпионатны уздырачак Будапештка FINA флагы тапшырылды, шуның өчен Венгрия Премьер-министры Виктор Орбан килде.
Казандагы чемпионатта барлыгы 75 комплект медаль уйнатылды: суга сикерү буенча — 13 комплект, йөзүдә – 42, ачык суда йөзүдә – 7, синхрон йөзүдә – 9, су тубы һәм хай-дайвинг буенча – 2шәр.
FINAның XVI дөнья чемпионаты медаль зачеты буенча Кытай Халык Республикасы җыелма командасы – җиңүче: 35 медаль яулап, аларның 15е – алтын, ә көмеш һәм бронзасы – 10шар. Икенче урында – АКШ командасы: 33 медаленың 13е – алтын, 14е – көмеш, 6сы – бронза. Россия командасы исә — өченче урында: спортчыларыбыз туплаган 17 медальнең 9ы – алтын, тагын көмеш һәм бронза медальләр – 4шәр. Дүртенче урында — 18 медальле Австралия: 7 алтын, 3 көмеш, 8 бронза; бишенче — 14 медальле Бөекбритания: шулай ук 7 алтын, 1 көмеш һәм 6 бронза һ.б. Дөнья чемпионатының алдагысын үзендә уздырачак Венгрия исә сигезенче урын алган: 10 медаленың алтын һәм көмеше — 3әр, тагын 4 бронзасы бар.
Җыеп кына әйткәндә, FINAның XVI дөнья чемпионатында катнашкан 190 илнең 31е 1әр һәм аннан күбрәк медаль яулый алды, 159ы турында исә алай дип булмый. Шул рәвешле, FINAның 16 дөнья чемпионатының 12сендә АКШ, 2сендә Кытай Халык Республикасы, 1әр тапкыр Көнчыгыш Германия, Австралия җыелма командалары җиңеп чыкты дияргә була.
Тагын шуны да искәртик: Венгриядән соң 2019 елда XVIII дөнья чемпионаты Кванджуда (Корея) үткәреләчәге хәл ителгән.
Просмотров: 1497