Татар Әбдекиенә концерт белән популяр яшь җырчы Фирдүс Тямаев килде
Августның талгын җил исеп торган җылы кичләренең берсендә Татар Әбдекиендә туып үскән, танылган көрәш остасы Хәбил Хаҗи улы Бикташев чакыруы буенча авылга концерт белән популяр яшь җырчы Фирдүс Тямаев килде. Халык кичке эшләрен тиз-тиз генә тәмамлады да Мәдәният йортына ашыкты. Концерт башланыр алдыннан тамаша залында алма төшәрлек тә урын калмаган иде инде. Биредә авыл кешеләре генә түгел, күрше-тирә авыллардан да кунаклар бар иде.
Фирдүс Тямаев, автор-башкаручы буларак, күбрәк үзе язган җырларны биеп-биеп башкара. Шул арада төрле мәзәкләр сөйләп, көлдереп тә ала. Менә Фирдүс башкалабыз Мәскәүдә “Бөтендөнья бәллүр йолдызчыклар” конкурсында икенче урын яулаган яшь авылдашыбыз Ирек Мотыйгуллинны сәхнәгә чакырып чыгарды. Ә инде Ирек баянда уйнап җибәрүгә җырчы аңа кушылып, татар халык көйләрен сузды. Ул Ирекнең киләчәге өметле булуы турында әйтергә дә онытмады.
Автор-башкаручы кечкенә улын сәхнәгә күтәреп чыгып, аңа багышлап язылган яңа җырын башкарды. Бу җыр тамашачыларга бик ошады, күрәсең, аны алкышларга күмделәр. Әти-әниләребез турында җырлаганда да залда утырган кайберәүләр күз яшьләрен тыеп кала алмадылар. Тик бу халәт озакка бармады. Җырчы төрле шаян, дәртле җырлар башкаруга күчеп, аларның кәефләрен күтәреп җибәрде.
Фирдүс Тямаев сәхнәдә үзен бик гади тотып, кеше күңеленә ачкыч таба белүе нәтиҗәсендә тамашачы белән ике арада чын дуслык күпере сала алды.
Нурсинә ХӘКИМОВА.
Татар Әбдекие авылы.
Шенталы районы.
Просмотров: 2041