Ата-ана — балага тормыш бирүчеләр, аны тәрбияләп, кеше итүчеләр. Гомерләренең азагына кадәр үз балаларының шатлык-куанычларына сөенеп, кайгы-михнәтенә хәсрәт чигеп яшәүче изге затлар алар.
Безнең әти-әниебез дә нәкъ шундыйлардан. Әтиебез Дамир Шәрипов Самаркандта туып үссә дә, бала чагында җәйләрен Куйбышев өлкәсенең (хәзерге Самара) Иске Фәйзулла авылында туганнарында үткәрә.
Армиядән соң ул бирегә ял итәргә кайткач, авылның Суфия исемле иң чибәр кызларының берсенә — безнең булачак әниебезгә гашыйк була. Аны ул Үзбәкстанга киткәч тә онытмый, ерак ара яшьләрнең мәхәббәтен ныгыта гына. Һәм инде икенче елны алар Самаркандта туй уйныйлар. Без дә — абыем Шамил, апам Румия һәм мин, шушы матур шәһәрдә дөньяга килгәнбез.
Әтиебез суперфосфат заводында эшләп, мастердан цех җитәкчесенә кадәр күтәрелде, әниебез безне тәрбияләү белән мәшгуль иде. Ә җәйләрен без шул ук Иске Фәйзулла авылында үткәрдек. Туган җанлы әти-әниебез безне яшьтән үк бер-беребез белән дә, туганнар белән дә тату, даими аралашып яшәргә өйрәттеләр.
Үткән гасырның 90нчы елларында без бу авылга гаиләбез белән бөтенләйгә күчеп кайттык. Туганнарыбызга зур рәхмәт, алар безгә өй сатып алырга, тормышны башлап җибәрергә ярдәм иттеләр.
Шәһәрдә туып үскән әтиебезгә авыл тормышына күнегергә җиңел булмагандыр, тик ул безгә моны сиздерми иде. Ул бер эштән дә курыкмады, тегермәнче булып та эшләде, клуб мөдире булып та торды.
Әниебез соңрак: “Балаларны тәрбияләргә күбрәк вакытым калыр”, — дип авылыбызда социаль хезмәткәр булып эшли башлады. Гомумән, газизләребез безгә яхшы тәрбия, белем биреп, чын кеше итү өчен бар көчләрен куйдылар. Тик балачакта да, яшүсмер чакта да моны аңлап бетермибез әле. Үзебез гаилә корып, балаларыбыз тугач кына күп нәрсәгә төшенәбез.
Аллага шөкер, Румия апам һәм Шамил абыем белән якыннарыбызга рәхмәт сүзләребезне әйтергә соңга калмадык, әти-әниебез бүген дә исән-сау, элеккечә Иске Фәйзулла авылында көн күрәләр.
Тиздән аларның гаилә корып, бергә гомер итә башлауларына 40 ел була. Без, балалары, гаиләләребез, барлык туганнарыбыз исеменнән әти-әниебезне шушы юбилейлары белән котлыйбыз! Газизләрдән-газизләребез! Сез — өебезнең нуры, безнең пар канатыбыз! Шулай бер-берегезне хөрмәт итеп, гаилә учагыгызны сүндерми әле тагын озак еллар безне куандырып яшәгез!
Румил ШӘРИПОВ.
Самара шәһәре.
Просмотров: 2020