Әбиемнең серле догасы…

загруженноеМинем әбием — әтинең әнисе Маһисорур әби дөньяга тугыз бала китергән. Мин үскәндә аларның алтысы гына — өч кызы һәм өч улы исән-сау иделәр. Шуларның олысы — минем әтием Хөснулла була.

Әбием укымышлы кеше булып, Коръәнне күңеленнән белә иде. Кечкенәдән мине янына утыртып, кычкырып намаз укуын, “Син дә минем арттан догаларны кабатлап бар, намаз укырга өйрән”, — диюе әле дә хәтеремдә. Әбием өйрәткән шул догалар миңа киләчәктә намаз укырга ярдәм иттеләр. Башлангыч мәктәптә укыганда ук әбием белән сәхәргә тора идем. “Ураза тота алсаң, тот, кызым”, — дия иде ул миңа.

Без өлкән сыйныфларда Камышлыда укыганда Бозбаштан җәяү бара идек тә дәрестән соң кайта идек. Әни кичкә кадәр колхоз эшендә булганга мине әби каршы ала иде.

- Әйдә, кызым, аш пешер әле, син тәмле пешерәсең бит. “Кызлар пешергән ашка фәрештә канатын тыга”, — диләр, шуңа ашың тәмле була, - дип мине эшкә өйрәтә иде әбием.

Ул авылда хөрмәтле ке­шеләрнең берсе булып, аны бөтен авыл халкы Коръән ашына дәшә иде. Әби биргән садакаларны камзул кесәсенә җыя да, мәҗлестән соң ике яшькә кечерәк энем Әхкәм белән мине дәшеп, акчасын саната иде. Санап бетерүгә миңа беразын биреп: “Менә йә китап, йә дәфтәр алырсың”, — дия иде. Ә менә Әхкәмгә ул: “Намуслы, дөрес күңелле бул”, — дия иде, ләкин акчасын бирми иде. Әллә энем акчаны дөрес санамаганмы, әллә яшереп калдыра булганмы, белмим. Әби аңа гел: “Дөрес санарга өйрән”, — дия иде.

Сугыш вакытындагы ачлык, ялангачлык чорында әни бәрәңгегә алабута кушып коймак пешерә иде. Әхкәм өстәл янынарак килеп утыра да:

- Әни, коймак тәмле микән, ашап карыйм әле, — дия иде. Ә әни:

- Тәмлеме икәнлеген баштан әбиегез әйтсен, кайсыгыз аңа коймак илтә? — дип, каенанасына бездән кайнар коймак илттерә иде. Димәк, ул да иренең әнисен хөрмәт иткән.

Әбинең таякка таянып җи­ләккә йөрүләре дә истә калган. Кайтканда ук иптәшләрем белән мин уйнаган җиргә килә  һәм безне җиләк белән сыйлый иде.

- Бисмилла әйтеп ашагыз. Зур үскәч: “Маһисорур әби бар иде, безгә җиләк ашата иде, аңа Аллаһының рәхмәте яусын”, — дип теләк теләрсез, мин гүрдә рәхәтләнеп ятармын, — дия иде.

Әбиемнең кешелеклелек, шәфкатьлелек, миһербанлылык сыйфатларын санап бетерерлек түгел. Нәкъ менә шундый булып хәтеремдә саклана да инде.

Сугыш башлангач, өч улын да әбием бер-бер артлы фронтка озаткан. Шул чакта һәркайсының кулына дога язып тоттырган ул. “Аллаһының барлыгына, берлегенә ышаныгыз, һәрвакыт белгән догаларыгызны укып торыгыз. Ә менә бу доганы саклагыз һәм яңадан өйгә алып кайтыгыз. Шуны эшләсәгез, үлмәссез, исән-имин булырсыз. Тик сез туган якка әйләнеп кайтканда мин булмам инде”, — дигән.

Сугыш вакытында әтидән безгә хатлар гел килеп торды. “Менә тагын сугышка керәм, балаларым, исән-сау чыкканымны теләгез”, — дип яза иде ул.

Ә менә әтиебез 1941 елдан 1946 елга кадәр бездән бер генә хат та алмаган. Ул кайдан язса, без тизрәк шул адрес буенча хат язып салабыз, ә ул: “Адресат сугышка керде”, — дигән билге белән кире әйләнеп кайта иде.

Әтиебез сугышның иң алгы сызыкларында була. Сталинград өчен батырларча сугышып, Берлинга кадәр барып җитә. Рейхстагка әләм куюда катнаша. Аннан аны Япония сугышына җибәрәләр. Анда да җиңеп, 1946 елда гына туган якка әйләнеп кайтты ул. Әтиебез маршал Жуков турында: “Бик тә акыллы командир иде. Миңа аның кул астында сугышырга насыйп булды”, — дип горурланып сөйли иде. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен ул Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнгән. Аның әле тагын егермеләп медале дә бар иде.

Әтинең энеләре — Нә­гый­мулла һәм Сәйфулла абзыйлар да 1941 елда китеп, 1945 елга кадәр сугышта булдылар һәм Берлинга кадәр барып җитеп, исән-имин өйләренә кайттылар.

Аларны сугышка киткәндә әниләре язып биргән дога ярдәме белән Аллаһы Тәгалә үзе саклагандыр инде. Моны могҗиза дими ни диясең?! Тик, кызганычка каршы, бу дога миндә сакланмаган. Бәлки дин әһелләре нинди дога турында сүз барганын беләләрдер? Аны “Бердәмлек” газетасы битләрендә бастырып чыгарсагыз, бик рәхмәтле булыр идем. 

Әфидә КАЮМОВА (САФИУЛЛИНА),

Камышлы районының Бозбаш авылында туып үскән, күп еллар Йолдыз, Дәүләткол авылларында укытучы булып эшләгән, хәзерге вакытта Кләүледә яшәп, 90 яшен тутырып килүче сугыш һәм хезмәт ветераны.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 1828

2 комментариев

  1. Как можно узнать адрес Махисорур аби? Я хотела бы увидеть ее и поговорить с ней о моей бабушке,о маме ,которых она знала.

    • Вы ,что её внучке Афиде уже 90 лет