Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһи!
Соңгы елларда дөньяның төрле илләрендә, шул исәптән бездә дә, булып торган террактларны динебез ислам белән бәйләү гадәткә керде. “Ислам террорчылары”, “ислам шаһидлары”, “ислам боевиклары”, “ИГИЛ” дигән сүзләр телевизордан әледән-әле яңгырап тора. Кайчакта, “ислам”, “шаһид”, “җиһад” дигән сүзләрнең нәрсә аңлатканын дә белмичә, тискәре мәгънәдә кулланалар. Болар барысы да Аллаһы Тәгалә тарафыннан иңдерелгән бөек ислам динен түбәнсетү, каралту дигән сүз.
Ислам — ул тынычлык, иминлек. Ислам кануннары буенча яшәү — бер Аллаһы Тәгаләбезгә генә гыйбадәт кылып, буйсынып, Ул кушканнарны үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәү.
Ә “җиһад” сүзе, кыскача әйткәндә, ислам дине, Аллаһы Тәгалә юлында булып, Ул кушканча яшәү һәм гыйбадәт кылу өчен көрәшү. Ул һич тә үз-үзеңә кул салу, башка гаепсез кешеләрнең канын коюга өндәми. Мөселманнарга каршы фетнә чыгару, дошманлык хисе уяту, Аллаһы йорты булган мәчетләрдә намаз укучы, Аллаһыга гыйбадәт кылучы халыкны үтерү, изге рәҗәб, шаһбан, рамазан айларында кан кою — болар берсе дә җиһад түгел, ә җинаять. Үзләрен шаһидлар дип атап, коточкыч террактлар ясаучылар — чын җинаятьчеләр. Ислам дине кечкенә генә бөҗәкне дә хаксыз үтерүне тыя, мәрхәмәтле булуыбызны таләп итә, ә кеше үтерүне бөтен халыкны үтерүгә тиңли. Пәйгамбәребез (галәйһиссаләтү вәссәләм) үзенең хәдисләрендә: “Иң зур җиһад — үз-үзең белән көрәшү, үзеңнең түбән әхлагыңны, начар гадәтләреңне, уй-фикерләреңне төзәтү”, — ди. Һәм без һәрвакыт шушы иң зур җиһад юлында булырга тиешбез.
Чын мөселман кешесе “ИГИЛ” флагы астына басып җинаятьләр кылырга тиеш түгел.
Күптән түгел “Время покажет” тапшыруында ИГИЛ турында бәхәс алып барылды. Ләкин манзарада ислам динен яхшы белүче бер генә кеше дә катнашмады. Ничек инде мөселманнар турында берни дә белмәгән кешеләр бу турыда фикер йөртә алалар?! Нигә шундый тапшыруларга тәҗрибәле дин әһелләрен чакырмаска? Популяр тапшыруларда Ислам диненә багышланган темалар күтәрелсә, башка дин халыкларына “җиһад”, “шаһид” кебек сүзләрнең мәгъ¬нәсен төшендерүче булса, бәлки динебезгә карата тискәре карашлар да үзгәрер иде.
Берни дә эшләмичә, читтән генә карап утырсак, өлкәбез мөселманнарына да бу караш зарар китерергә мөмкин. Әнә, Мәскәүдә ифтар мәҗлесләрен ФСБ килеп тикшерә икән, дигән сүзләр дә ишеткәләдек. Кайвакыт үземнең мөселман кешесе икәнлегемне әйткәндә ирексездән: “Бу хатын тер¬рорчы-шаһид түгелме?” — дип уйламаслармы?” — дип шикләнәм.
Мин сәясәтче дә, дин белгече дә түгел. Гади бер мөселман хатыны. Шуңа да мине динебезгә кагылышлы сораулар борчый. “Ислам”, “җиһад”, “шаһид” сүзләрен җинаятьче-террорчылар белән бәйләмәсеннәр иде.
Асия ӘХМӘТОВА.
Самара шәһәре.
Просмотров: 1396