Гөлнур һәм Павел РЫБАКОВЛАРның туйлары булып узды
Кадерле Гөлнурыбыз!
“Бердәмлек” газетасы редакциясендә син әле озак эшләмисең. Шулай булса да хезмәттәшләреңнең ышанычын яуларга өлгердең инде. Син тырыш, намуслы, ихтирамлы, уңганлыгың белән сокланырлык. Редакциядә берничә вазифаны берләштереп, басманы версткалыйсың да, кассир эшләрен дә алып барырга өлгерәсең. Якыннарын туган көннәре, бәйрәмнәр белән котларга теләгән милләттәшләребезгә матур тәбрикләү сүзләре сайларга да ярдәм итәсең.
Кадерле Павел һәм Гөлнур!
Сезне чын күңелдән олы тормыш юлындагы беренче уртак адымнарыгыз белән котлап, бәхетле, тату тормыш, гомерлек мәхәббәт телибез!
Кешенең чын, олы бәхете тырыш, намуслы хезмәттә һәм гаилә иминлегендә булуын онытмагыз. Тормыш юлы шома гына бармас, төрле каршылыклар да очрар. Беркайчан да җиңел юллар эзләмәгез. Олыларны хөрмәт итеп, алар белән киңәшләшеп, дусларыгыз белән бер-берегезгә булышып, бәхетегезне үз кулларыгыз белән төзегез! Шулай булганда гына сез аның чын ямен күрерсез, кадерен белерсез. Балаларыгызга да бу хакыйкатьне кечкенәдән аңлатып үстерегез! Гомер юлыгыз озын булсын! Бу юлны кулга-кул тотынышып, бер-берегезгә ышанычлы булып үтегез!
Бер-берегезне табып кавышкансыз,
Икегез дә нинди сөйкемле!
Күзгә-күз карашып елмаясыз,
Бер гөл чәчәкләре шикелле!
Бер-берегезгә ныклы терәк,
Иптәш, сердәш булыгыз,
Давыл-яңгырга бирешми,
Гел янәшә торыгыз!
Котлы булсын туегыз!
Иң изге теләкләр белән “Бердәмлек” газетасы редакциясе хезмәткәрләре.
Просмотров: 1385
татар егетләре кая икән?