
Лотфулла абый һәм Халидә апа Сафиуллиннар.
Укытучы! Бу сүз белән бергә күбебезнең күз алдына хәрефләрне хәрефләргә кушып “әни”, “әти”, әби” һәм башка күркәм сүзләрне җыярга, кулларыбыздан тотып шул татлы сүзләрне язарга өйрәткән, беренче укытучыбыз килеп баса. Без дә, тормыш иптәшем Рәис белән, аларны еш кына искә алабыз. Мин үземнең Вәсимә апам турында күбрәк сөйләсәм, Рәис Халидә апасы белән мактана.
Бу юлы Халидә апа белән Лотфулла абый турында язарга булдым. Сәбәбе шул: аларның бергә гаилә тормышын башлауларына нәкъ менә 23 августта 65 ел тула. Алар хәзер Новокуйбышевск шәһәрендә яшиләр.
2000 елда Гали авылы мәктәбендә сыйныфташлар белән очрашу кичәсенә үзләрен классташыбыз Рәис Сәгъдиев үз машинасында алып кайткан иде. Шунда без укытучыларыбызның бер-берсенә булган мөнәсәбәтләренә сокланып, кызыгып карап торган идек. Егет белән кыз кебек бигрәк тә матур, ягымлы иделәр алар бу чакта. Аралашу да шундый җиңел һәм рәхәт булды: барыбыз да үзебезне яшьлегебезгә кире кайтып килгәндәй тыйдык.
Еллар узган саен без укытучыларыбызны сагынып искә алабыз, гомеребез буена үзләренә рәхмәт укыйбыз.
Халидә Муллахмәт кызы Насретдинова Гали авылында 1927 елда, ә Лотфулла Гарифулла улы Сафиуллин күрше Оренбург өлкәсенең Йолдыз авылында шул ук елда туган. Икесе ике өлкәдән булсалар да, авылларының арасы якын булып, аларны кечкенә бер инеш кенә аерып торган. Самара – Оренбург өлкәләренең чиге булган Саурыш елгасының бер ягында безнең Гали, ә икенчесендә Йолдыз авылы урнашкан.
Бер атауның балтырганын ашап, бер инештә коенып ( икесе ике яктан булсалар да), бер болында йөгереп йөргәнгәдер, алар бер-берсенә бик охшаш һәм чибәр булып үсеп җиткәннәр. Яшь Лотфулла Гали авылы сылуы Халидәне беренче күрүдә үк ошата һәм алар тиз арада дуслашып китәләр. Аннан, икесе дә укытучы булырга теләп, Камышлы педучилищесына укырга барып керәләр, аны тәмамлагач, Гали авылы мәктәбенә башлангыч класс укытучылары булып эшкә кайталар.
Тора-бара аларның дуслыклары зур мәхәббәткә әверелеп, ике йөрәк бер дулкында тибә башлый. 1950 елның җәендә аларда уртак тормыш кору теләге туа. Тик Лотфулла абый гына: “Халидәне миңа бирмәсәләр ни эшләрмен икән?” — дип хафалана башлый. Шуңа күрә ул Халидә апа белән сөйләшә дә, бер кичне аны урлап, өенә алып кайта. Шунда ук мулла абзыйдан никах укыталар да бергә яши башлыйлар. Кызның әти-әнисе ни хәл итсеннәр инде, ризалашалар.
Үзе бәхетле кеше генә, бүтәннәргә дә бәхет, игелек, мәрхәмәт, шәфкать өләшеп яши ала торгандыр. Менә Халидә апа белән Лотфулла абый да бәхетләрен безгә, укучыларына, телем-телем өләштеләр, без дә аларның яратуын тоеп, нурларында җылынып яшәдек. Тигезлектә яшәп, матур картлыкка барып ирешкән Лотфулла абый белән Халидә апа безгә гел үрнәк булдылар. Без аларга гомеребез буена рәхмәтле булачакбыз.
Хөкүмәтебез дә укытучыларыбызның тырышлыгын, эшләгән эшләрен югары бәяләп, күпсанлы рәхмәт хатлары, грамоталар белән бүләкләгән. Аларның икесе дә — сугыш һәм хезмәт ветераннары.
“Бәхетле картлык — ул тәүфыйкълы балалар үстерү”, — ди халык. Лотфулла абый белән Халидә апа да, тәүфыйклы балалар, җәмгыятебезнең игелекле эшчеләрен үстереп, үзләренә бәхетле картлык әзерләгәннәр. 1951 елда аларның кызлары Сәгадәт дөньяга килә. Ул күп еллар заводта эшләп, лаеклы ялга чыга. Хәзер аның үзенең дә ике кызы, өч оныгы бар.
1953 елда туган Рөстәм бүген Уфа шәһәрендә яши. Ул Башкорт дәүләт университетында эшли, химия фәннәре докторы. Биредәге фәнни тикшерү институтында җитәкчелек итә. Аның кызлары да, уллары да әтиләре юлыннан китеп, бүгенге көндә химия белгечләре булып хезмәт итәләр. Дүрт оныклары бар.
1955 елда дөньяга аваз салган кызлары Нәзилә мәктәптә башлангыч классларда укыткан, 2 бала үстергән, лаеклы ялда. Ул әти-әнисен дә үзе янына алган һәм алар хәзерге көндә бергә торалар. “Ничек соң Халидә апа белән Лотфулла абый? Үзләрен ничек хис итәләр?” — дип сораган идем: “Егет белән кыз кебек яшәп яталар”, — дип җавап бирде ул.
Һәр баласы матур-матур гаилә корган, берсеннән-берсе матур балалар, оныклар үстергән. Тормыш китергән сынауларга да (Нәзиләнең 21 яшьлек кызы Лилия суда батып үлә) аларның балалары гел сабыр гына каршы тора. Лотфулла абый белән Халидә апа үрнәгендә үскән кешеләр бүтәнчә була да алмый торганнардыр инде.
Лотфулла абый, Халидә апа, без сезне бик яратабыз, сезгә олы рәхмәтләребезне белдерәбез.
Барлык укучыларыгыз исеменнән
София СӘЛИМОВА.
Гали авылы,
Похвистнево районы.
Просмотров: 1562