Сиксән яшьлек гармунчы

Шаһидә Галимова.

Шаһидә Галимова.

Самара өлкәсенең Шенталы рай­оны Денис авылында 1934 елның 23 февралендә күп ба­лалы гаиләдә дөньяга килә ул. Шаһидә апага 7 яшь тулгач, Бөек Ватан сугышы башлана. Бер күзенә чәчәк авыру­ыннан ак төшеп, күрмәгән килеш су­гышка алынган иң олы Хәсән абыйла­ры турында “хәбәрсез югалды” дигән хат килә. Аның турында соңгы хәбәрне су­гышта бергә булган авылдашы кай­тып сөй­ли. “Бер елганы кичеп чыккан­да, фа­шистлар шарт­латкач, күпер ур­талай ярылды. Без чыгып өлгердек, Хәсән суга акты”.

Әтисе, сугышта ал­ган яра­ларыннан га­запланып, 1946 елда өйдә вафат була. Ачлык-ялангачлык, ятимлек Шаһидә­не күп газаплый.

“Авыл зур бул­ганлыктан, ур­маннар­да ашарга яраклы үләннәр калмый иде, — дип үткәннәрне искә ала Шаһидә апа. — 1944нең маенда әни 18 чак­рым ераклыктагы Микоян дигән кечкенә бер авыл урма­нында балтырган да, сәрдә дә бик күп икән­­лекне ишетеп кайткан иде. 12 яшьлек Камил абыем ике тәгәрмәчле ар­бага үгез җиккәч, әни, аның сеңлесе Миңнур тәтәй, яшьтәш малай Исхак белән шул авыл­га киттек. Чиратлашып утыр­галап бар­дык. Дөрестән дә, монда сәрдә, балтырган бик күп, ләкин картайган иде инде. Ике капчыкны балтырганның яшь көпшәләре белән дыңгыч­лап тутырдык. 18 чакрым җәяү кайттык. Таш келәттә балтыр­ган озак сакланды әле, озакка җитте.

Бервакыт әни ишетеп кайт­­­кан: Шамбас аланында бодай урылмый калган. Шуны алып кайтып, уып, киптереп куйдык. Чирмешән суындагы те­гермәнгә тарттырырга ба­рыр­га җыендык. Авылда­шыбыз Минхәер абый килде, сорады: “Тегермәнгә бара­сызмы? Бо­дай Шамбастан кайт­канмы? Ул агулы, аша­магыз, сезгә колхоздан он бирерләр”, — ди. Ул шулай безне коткарып калды. Бер гаилә тегермәнгә дә бармыйча бодайны ашагач, ике кеше­ләре генә исән калган”.

Шаһидә апа тырыша-тыр­маша белем ала. Камышлы педучилищесын тәмам­лый. Укытучы, китапханәче булып эшли. Район комсомол коми­тетына IIсекретарь итеп сай­лана. 3 бала анасы һәм ир хатыны, читтән торып, Куй­бышев транспорт төзелеше техникумын тәмамлый.

1967 елда гаиләсе белән Әлмәткә күченеп килә. Авто­транспорт пред­прия­тие­сенә эшкә урнаша. Дәүләт ав­то­инс­пекциясе хезмәт­кәрләре әз бул­ганга, кәгазь эшләрендә булышырга дип, оешмалардан ярдәмчеләр сорый торган вакытта Шаһидә апа ДАИга еш чакырыла. Эштә җаваплы, җыйнак, язуы матур ханымны бик ошаталар, да­ими эшкә чакыралар. Риза була. Кече сержанттан өлкән лейтенантка кадәр үсеп, административ практика төрке­мендә инспектор булып эшли.

Шаһидә апа республи­ка­күләм фестиваль-конкурс­лар­да катнашырга да ва­кыт таба. Ф.Туишев исемендәге гар­мун­чылар конкурсында ике мәртәбә лауре­ат була. Халык алдында үз шигырьлә­ре һәм тальян моңнары белән чыгыш­лары өчен 2004 елда Рафаэль Төхвәтуллин исемендәге пре­­­мия лауреатына әйләнә. Укучы­ларына «Печәнгә төшү», «Авылым яши», «Тормыш гыйб­рәтлә­ре», «Күңел дәрте», «Авылым кешелә­ре» исемле шигырь китапларын тәкъ­дим итә.

Шаһидә апа, кызы белән киявенә ку­накка баргач, Мәс­­кәүдә Татарстан де­ле­га­циясен Сабан туенда тальян белән каршылап йөрүен кызык итеп сөйли: «Та­тарстан делегациясе килде — каршыларга кеше юк. Дәүләт Советы Рәи­се Фәрит Мөхәммәтшин мине күрде дә: «Иптәш полковник, уйна гар­му­ныңны!» — ди. «Өлкән лей­тенант», — дим. «Сез әллә кай­чан полковник!» — ди. Та­льянда уйнавымны башын кың­гыр са­лып тыңлап торды. Озак­ламый бавыр­саклар бе­лән кар­шылаучылар килеп җит­те».

ДАИдә 22 ел эшләгәч, җитди авыру сәбәпле, 1992 елда Шаһидә апа лаеклы ялга китсә дә, коллектив белән тыгыз элемтәдә яши. Хезмәткәрләре өчен ос­таз һәм зыялылык, җаваплылык, чын татар хатын-кызы үрнәге булып кала.

2010 елда Эчке эшләр ми­нистрлыгы­ның үзешчән сәнгать буенча Түбән Ка­мада үткән төбәк конкурсында катна­шуын сорагач та каршы килми. Маши­нада ятып бара, таякка таянып сәхнәгә менә, үз шигырьләрен сөйли, тальянда уйный һәм тамаша тәмам­лан­ганны да көтеп җит­керә алмыйча, кай­тып китә. Ә Әлмәт ДАИ­сенең ветераннар сове­ты рәи­се Дмитрий Кухаркин бүләкне тапшырырга ки­тереп җит­кергәндә, сыр­хауханәдә Шаһи­дә апаны аягын кисәргә дип, операция бүлмәсенә алып кергән булалар инде. Яз­маларының бер­сен­дә: «Бу минем соңгы тал­пыны­шым булган икән», — дисә дә, ул дүрт дивар арасында озак утырмый. «Ал­маш аяк» -  уңайлы коляска белән хәрәкәтләнүен дәвам итә.

2012 елда Шаһидә Галимова рух ныклыгын күрсәтеп, ке­шеләргә үр­нәк итеп яшә­гәне өчен халыкара «Филан­троп» премиясе номинанты була. СССРның халык артис­ты, жюри рәисе И.Кобзон һәм оештыру комитеты рәи­се, Бө­тенроссия инвалидлар җәмгыяте рәисе А.Ло­макин-Румянцев кул куй­ган серти­фикат аның күпьеллык хез­мәтенә олы бәя.

Беренче төркем инвалид­лыкта булган килеш ши­гырьләр язып, профессиональ бәйрәмнәрдә элеккеге хез­мәттәшләрен тальян моңнары белән ял иттерүче 80 яшьлек Шаһидә апа турында ничек каһарман димисең?! 5 катлы лифтсыз йортта яши бит ул. Коляскада йөргән кеше өчен урамга чыгу да — зур мә­шәкать.

- Моның бер кыенлыгы да юк, алып китәләр, китереп ку­ялар, — ди Шаһидә апа һәм оп­тимист тавышы белән өстәп куя: — Кулларында күтәреп кенә йөртәләр ДАИ егетләре.

«Милиция отличнигы» Ша­һидә апа хезмәттәшләренең дә, туганнарының да олы хөрмәтен тоеп яши. Кызы Гөлсинә ханым әнисе-ярдәмгә мохтаҗ булгач, гаиләсе белән аның янына күчеп, сабый бала караган­дай тәрбияли аны. Башка балалары, оныклары да әнием-өбием дип кенә тора.

Ә колагымда үзәкләрне өзәр­дәй та­льян тавышы һәм Шаһидә апаның көчле тавышы белән укылган шигыре ишетелә:

Сузып-сузып уйныйм

                            гармунымны,

Еракларга чыңы таралсын.

Хәтер яраларын яңартсын

                                                 да

Кайгы-хәсрәтләрне

                                  таратсын.

Наилә ВИЛДАНОВА. 

(“Мәдәни җомга).

 «Бердәмлек».

 

Просмотров: 1335

Комментирование запрещено