25 август – Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен искә алу көне
1944 елның 25 августында фашист гильотинасы (кайчысы) унбер совет патриотының – Гайнан Кормашевның, Фоат Сәйфелмөлековның, Абдулла Алишның, Фуат Булатовның, Муса Җәлилнең, Гариф Шабаевның, Әхмәт Сибаевның, Абдулла Батталның, Зиннәт Хәсәновның, Әхәт Атнашевның һәм Галәнур Бухаровның (Сәлим Бухаров), тормышын өзгән. Аларның барсы да, яшерен антифашист оешмасы әгъзалары буларак, иңнәрен — иңгә куеп үлемне каршы ала.
Аларның көрәш берләштергән, Җиңүгә булган ышанычы һәм фашистларга карата нәфрәте әсирлекнең чыдаусыз авыр шартларында яшәргә ярдәм иткән. Муса Җәлилнең шигырьләре һәм җырлары намуслы кешеләрнең йөрәкләрен магнит кебек тартып торган. Аның җырларын яттан өйрәнгәннәр, кесә дәфтәрләренә күчереп алып, кичләрен яшеренеп баракта җырлаганнар.
Бу көнне татарлар яшәгән күп урыннарда җәлилчеләрне искә алалар. Казанда Муса Җәлилнең музей-фатирында быел да кичә үткәреләчәк. Анда җәлилчеләргә кагылышлы төрле экспонатлар, Моабит дәфтәрләренең факсимиль басмасы куелган.
Оренбургның (ул өлкәнең Мостафа авылында туган) Постников урамында Муса Җәлил һәйкәле янында бу көнне шулай ук “Җәлилчеләр батырлыгын искә алу көне” дип аталган патриотик акция уздырылачак. Аны Оренбургның өлкә һәм шәһәр татар милли-мәдәни автономияләре, Хөсәен Ямашев исемендәге китапханә, татар теле һәм әдәбиятын тирәнтен өйрәнү буенча 38 санлы урта мәктәп һәм татар яшьләре берлеге үткәрә.
Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр куелачак, патриотик шагыйрьнең шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлар яңгыраячак. Бу турыда Оренбург татарлары сайты хәбәр итә.
* * *
Сегодня, 25 августа, в Казани традиционно пройдет День памяти Мусы Джалиля и его соратников. 71 год тому назад по приговору Имперского суда Третьего рейха в тюрьме Плетцензее была казнена группа из 11 татар. По словам доктора Иоганеса Тухеля, директора мемориального комплекса Сопротивления фашизму, даже для такой тюрьмы как Плетцензее, где был казнен 2891 человек, этот случай был исключительным.
Героями были не только казненные, антифашисты в подполье легиона «Идель-Урал» были и до них, и после них. Однако правда о легионерах, перешедших в партизанские отряды на оккупированных территориях Европы и СССР, до сих пор малоизвестна. Большинство из них героически погибло, сражаясь с нацистами, а те, кому все же удалось вернуться на родину, сгинули в ГУЛАГе. Выжили единицы, которые прожили всю жизнь не прощенными. Дела легионеров-участников антифашистского сопротивления все еще пылятся в архивах под грифом «совершенно секретно».
В этот день в музее представят новый документальный фильм, рассказывающий о судьбе легиона «Идель-Урал», о соотечественниках, оказавшихся на службе у вермахта, но ведших активную подрывную деятельность против нацистского режима. Фильм называется «Война непрощенных», он снят режиссером Денисом Красильниковым.
После просмотра фильма у собравшейся аудитории будет возможность встретиться с доктором исторических наук Искандером Гилязовым, который, начиная с 1995 года, занимается историей легиона «Идель-Урал», кандидатом исторических наук Рустэмом Гайнетдиновым, который занимался судьбой 825-го батальона, а также режиссером Татарского академического театра имени Г.Камала Фаридом Биксчантаевым.
Мероприятие пройдет в музее-квартире Мусы Джалиля, сообщили в пресс-службе Нацмузея РТ.
* * *
25 август көнне Казанда, традицион рәвештә, Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу көне уздырыла.
Искәртеп үтик: Советлар Союзы Герое булган шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре моннан 71 ел элек, 1944 нче елның 25 августында, җәзалап үтерелә.
Җәлилчеләр “Идел-Урал” легионында дошманга каршы яшерен оешма оештыра. Партизаннар белән элемтә булдыра, листовкалар тарата, Кызыл Армия белән кушылыр өчен легион восстаниесе әзерли. Әмма, сатлыкҗан аркасында, аларның планнары чынга ашмый кала. Әсирлектә яшерен эш йөртүче совет солдатларына карата суд эше кузгатыла һәм, 6 айдан соң, аларны җәзалап үтерәләр. Плетцензее төрмәсе гильотиносында батыр йөрәкле унбер татар егете – Гайнан Кормаш, Фоат Сәйфелмөлеков, Абдулла Алиш, Фоат Булатов, Муса Җәлил, Гариф Шабаев, Әхмәт Симаев, Абдулла Баталов, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Аднашев, Сәлим Бохаровның башлары чабыла…
Җәлилчеләрне искә алу көнендә Муса Җәлил музей-фатиры (Максим Горький ур., 17 нче йорт, 28 нче фатир) “Идел-Урал” легионында катнашучыларның язмышлары турында сөйли торган “Война непрощенных” документаль фильмын карарга чакыра.
Искәртеп үтик: әлеге төркем әсирлектә калган татар, башкорт, мари, чуваш, мордва, удмурт халкы вәкилләреннән оешкан. Фильмның режиссеры – Денис Красильников.
Фильмны караганнан соң, тарих фәннәре докторы, 1995 елдан “Идел-Урал” легионы тарихын өйрәнүче Искәндәр Гыйләҗев, 825нче батальон тарихын өйрәнү белән шөгыльләнгән тарих фәннәре кандидаты Рөстәм Гайнетдинов, шулай ук Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры режиссеры Фәрит Бикчәнтәев белән очрашу уздырыла. Чара көндезге 10да башлана, дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте.
КОНТЕКСТ:
В Казани презентовали фильм о военнопленных, ставших участниками легиона «Идель-Урал» / Казанда “Идел-Урал” легионында катнашкан хәрби әсирләр турындагы фильм презентацияләнде
Просмотров: 1551
Ринат Ахметов Татарский олигарх «Миротворец» Донецк» Украина!
Построй мечеть на исторической родине в Татарстане, как Алина Кабаева! А Алсу Сафина не построила мечеть в Казани пожадничала! Ты свое имя «Увековечишь»! И все Татары будут молиться за тебя и мир в Украине! Твой девиз должен быть –« Я Помню»!!! «Казань колыбель Татарской нации»!!!
Дни пройдут,
Пройдут года стрелою
Все забудут наши имена
На мечети лишь останется фамилия твоя!!!
Берлек!!!