Компьютерчылар чемпионаты: иң оста пенсионерлар ачыклана / В Казани открылся V Всероссийский Чемпионат по компьютерному многоборью среди пенсионеров

726b33f34db672ac97abb44675639b6d_MКазанда пенсионерлар арасында компьютердан файдалану буенча бөтенроссия чемпионаты ачылды. Әлеге зыялы ярышларда Россиянең 70 төбәгеннән һәм 6 чит илдән килгән пенсионерлар көч сынаша…

Чемпионатның төп максаты – пенсионерларны компьютер технологияләренә өйрәтү, аларга дәүләт электрон хезмәтләренә юл ачу. Әлеге чара бишенче ел рәттән уздырыла һәм өлкән буын вәкилләре арасында көннән-көн популярлаша бара.

Татарстанга рәхмәт

- Россиякүләм чемпионатны нәкъ менә Татарстанда оештыру безнең өчен зур мәртәбә. Республикада компьютердан файдаланучылар саны шактый югары. “Ачык Татарстан” порталында дәүләт хезмәтләре системасы уңышлы эшләп килә. Биредә интернет-кулланучыларга тәкъдим ителгән хезмәтләр саны 220дән дә артып китә, – дип ассызыклады Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ачылыш тантанасында.

Россиянең пенсионерлар берләшмәсе рәисе, Федерация Советының социаль сәясәт буенча комитеты рәисе Валерий Рязанский исә әлеге чараны югары дәрәҗәдә оештырганнары өчен Татарстан җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен җиткерде, чемпионатның әһәмияте турында сөйләде.

- Өлкән яшьтәге кешеләрнең заманча технологияләрдән артта калмавы мөһим. 5-6 ел элек мондый чемпионатны уздыру тәкъдиме белән пенсионерлар үзләре чыккан иде. Хәзер бу чын мәгънәсендә бөтен Россияне колачлаган чарага әверелде, – дип белдерде Валерий Рязанский.

79 яшьлек әби Windows ның 10нчы версиясен көтә

Компьютердан файдалану буенча ярышларга IT-паркта старт бирелде. 150дән артык пенсионер компьютер экранына төбәлеп, махсус  биремнәр чишүгә кереште. Катнашучыларның һәр дүртенчесе — 65 яшьтән өлкәнрәк кеше. Ә иң өлкән пенсионер Ямал-Ненец автоном округыннан килгән Раиса Палкина. Аңа 79 яшь. Компьютердан файдаланырга бер ел элек кенә өйрәнә башлаган.  Нияте – Интернет аша туганнары белән аралашу. Яңа туган оныкчыгын Скайп аша күрүе турында хәзер дә канатланып искә ала. Windows 8 системасын ул тулысынча үзе үзләштергән. Хәзер 10нчы версия чыкканны көтә…

Кабарда-Балкар Республикасыннан килгән Мусарбий Дацирхоевка 76 яшь. Компьютердан файдаланырга өйрәнү карарын ул авылларында компьютер сыйныфы ачылгач кабул иткән. Өч атна дәвамында һәр көн дәресләргә йөргән. Күп еллар дәвамында укытучы булып эшләгән пенсионерның хыялы – Интернет ярдәмендә барча укучыларын эзләп табу.

Очкычка электрон билетлар шаккаттырган

Чемпионат ике категория пенсионерлар арасында уздырыла. Компьютер белән яңа гына таныша башлаган катнашучылар өчен җиңел биремнәр каралган булса, компьютер технологияләре белән яхшы таныш пенсионерларны күпкә катлаулырак биремнәр белән сынадылар. Бу эшчәнлек өчен аларга төп-төгәл 1,5 сәгать вакыт бирелде. Соңрак Интернет белән бәйле проблемалар чыгу сәбәпле, бу вакыт ярты сәгатькә озынайтылды.

“Имтихан”нан чыгучы әби-бабайларның кәефләре шактый күтәренке иде. Әйтик, Вера Медведева белән Алевтина Корябина чемпионатка Белоруссиядән кадәр килгән. Биредәге пенсионерларның компьютердан оста файдалануын күреп таң калганнар.

- Без компьютерны күптән түгел генә өйрәнә башладык әле. Электрон почта һәм социаль челтәрләрдә генә утырабыз. Скайп һәм Интернет турындагы биремнәр шактый катлаулы булды. Шулай да, без бик риза калдык. Киләсе елда оештырсалар, тагын катнашачакбыз, – диде Белоруссия кунаклары.

Чемпионатка җыенганда аларга очкычка билетларны почта аша юллаганнар икән. Әбиләр генә югалып калган, кулда билет булмаган килеш ничек барып җитәрбез, дип бик борчылган.

- Бу безнең өчен зур яңалык булды. Интернеттан кулланасы килү теләге тагын да артты, – ди Вера Медведева.

Татарстан пенсионерлары ни уйлый?

Гульчехра Тимашева – Бельгиядән. Аның өчен иң катлаулысы клавиатурадагы хәрефләр белән бәйле булган.

- Без бит башка клавиатурадан файдаланабыз. Шуңа күрә андагы хәрефләрне истә калдыра алмый аптырадым. Вакытымның күп өлеше шуңа сарыф ителде. Ә гомумән алганда, мин әлеге ярышка килүемә бер дә үкенмим. Казанга ай саен килер идем, – дип хисләре белән уртаклашты ул.

Чемпионатта Татарстан данын ике пенсионер яклады. Чаллы шәһәреннән Зоя Гаус һәм Казаннан Сергей Мезенцев ярышлар залыннан шулай ук яхшы кәеф белән чыкты.

- Бик җаваплы чемпионат булды. Биремнәрнең барысын да тиешенчә үтәдем дип саныйм. Ярыш вакытында Интернет белән бәйле проблема гына бераз комачаулык тудырды. Интернетта шактый гына биремнәр үтәргә кирәк иде. Шулай да, барысын да уңышлы чиштем дип уйлыйм, – диде Зоя Гаус.

Чемпионатның нәтиҗәләре 25 августта билгеле булачак.

intertat.ru

* * *

На открывшийся в Казани V Всероссийский Чемпионат по компьютерному многоборью среди пенсионеров, проходящем в в казанском IT-парке принимает участие более 150 пенсионеров из России, Абхазии, Белоруссии, Бельгии, Польши, Словении и Финляндии, а также Крыма и Севастополя.
Одна из глобальных целей проведения чемпионата – открыть доступ и научить старшее поколение пользоваться электронными сервисами и, в частности, порталом государственных услуг. 

КОНТЕКСТ:

В Самаре пожилых людей научат пользоваться Интернетом

Просмотров: 1036

Комментирование запрещено