Похвистнево шәһәрендәге мәдрәсә шәкертләре арасында күркәм викторина уздырдылар. Бәйгене карап торырга балаларның ата-аналары да җыелган иде. Бүгенге көндә Похвистневода ике мәсҗид гөрләп эшли. Икенче гыйбадәтханәнең имамы Илнур хәзрәт Гәйнетдинов балаларга гарәп хәрефләрен өйрәткән. Алар намаз догаларын, Коръән сурәләрен ятлаганнар. Барлык сорауларга дөрес җавап бирделәр.
Сораулар күп иде һәм алар берсеннән-берсе кызыклы булды. Менә берничәсе генә: «Ислам сүзе нәрсәне аңлата?», «Пәйгамбәребез(с.г.в.)нең тарихы», «Ашау-эчү кагыйдәләре», «Тәһарәтләнү», «Намаздагы фарызлар».
Сүрәләрне көйләп уку оештырылды.
Барлык сорауларга да балалар төпле җавап тоттылар. Ярышны күзәтеп утырган әти-әниләренең күзләрендә шатлык йәшләре ялтырап торды.
«Без мәдрәсәдә укып кына утырмыйбыз. Төрле-төрле уеннар уйныйбыз. Хәләл ризыклардан әзерләнгән ризыклар белән тукланабыз. Халидә һәм Алия апалары пешергән өчпочмак, пиццаларны яратып ашыйбыз», — диде Илнур хәзрәт.
Тагын бер кешене искә алмыйча булмый. Ул — Гали авылының эшмәкәре, хаҗи Фидаил Нураев. Похвистневода йөз кеше сыйдырырлык хәләл ризыклар белән генә тукландыручы ашханә салдырган. Биредә кунып калучыларга урыннар каралган. Шул ук бинада мәдрәсә дә эшли.
Никадәр генә яхшы җавап бирсәләр дә, бәйге бәйге инде ул. Беренче урында — Илдар Сафиуллин. Икенче урында — Камилә Вәлетдинова. Өченче урында — Гөлсем Мөхәммәтярова булдылар. Шунысы игътибарга лаек. Бүләкләрне барлык балаларга да бирделәр. Ата-аналар Илнур хәзрәтнең хезмәтен зурлап, үзенә бүләк тапшырдылар.
Сиксән җиде яшьтәге элеккеге имам Ягъфәр хәзрәткә дә олуг рәхмәтләр яңгырады.
«Балаларның киләчәге өметле, якты булыр Аллаһы теләсә, дәвамчыларыбыз бар», — диде тантананы түгәрәкләп 85 яшьлек Сәлимә апа Төхвәтуллина.
Саимә МОРЗАХАНОВА.
* * *
Өлкәбезнең Похвистнево шәһәрендә татарлар күп яши. Шуңа да биредә ике мәчет булуы куандыра. Гали авылы егете Фидаил Нураевның 100 кеше сыярлык ашханә бинасында мәдрәсә дә ачылды. Бирегә читтән килеп укучылар өчен куну урыннары да бар.
21 июньдә мәдрәсәгә укучы балалар кабул итү башланды. Бүген анда 20гә якын укучы дини белем ала. Аларны укыткан икенче мәхәллә мәчете имамы Илнур хәзрәт Гайнетдинов тәнәфес вакытында уеннар да уйната икән. Ашханәдә укучылар өчен ашларны төрләндереп, хәләл ризыклардан балалар яраткан пиццалар, төрледән-төрле пироглар пешерәләр, кавын-карбыз, соклар белән сыйлыйлар. Мәдрәсәгә хатын-кызлар да бик теләп йөри.
Күптән түгел биредә укучы балалар өчен дин сабакларын белү буенча бәйге уздырылды. Ике катлы яңа мәчеткә шактый гына халык җыелып, чарага килгән Самараның Зубчаниновка бистәсендәге “Болгар мирасы” мәчете имамы Расих хәзрәт Вакказов сөйләгән вәгазьләрне тыңлады. Ә җомга намазыннан соң балалар әти-әниләре, зур имамнар алдында җавап тоттылар. Әлбәттә, бу алар өчен генә түгел, килгән кунаклар өчен дә дулкынландыргыч һәм шул ук вакытта шатлыклы да вакыйга булды.
Сораулар бик күп бирелде: “Ислам” сүзе нәрсәне аңлата?”, “Намазга ничә фарыз?”, “Ничек дөрес тәһарәтләнергә?”, “Хәләл һәм харам ризык нәрсәсе белән аерыла?”, “Пәйгәмбәребезнең туган һәм үлгән еллары?” Әле 3 атна гына укуларына карамастан, балалар бу катлаулы сорауларга дөрес җаваплар бирделәр, догалар, сүрәләр дә укып күрсәттеләр. Бу вакытта әти-әниләренең күзләрендә — шатлык яшьләре, йөзләрендә горурлык хисләре иде.
Жюри әгъзалары Расих хәзрәт Вакказов һәм шәһәрнең яңа мәчете имамы Минвәли хәзрәт Гыйззәтуллин:
- Йөрәгебез белән барыгызга да беренче урынны бирер идек, тик кагыйдәләрне бозарга ярамый, — дип бәйгедә катнашкан балаларга рәхмәт әйттеләр һәм җиңүчеләрнең исемнәрен атадылар.
Беренче урынны яулаган Илдар Сафиуллинга — догалар язылган бик матур стена сәгате, ә икенче урынга чыккан Камилә Вәлетдиновага Аятелкөрси догасы белән рәсем бүләк иттеләр. Ә Гөлсем Мөхәммәтьярова өченче урынга лаек булды һәм ачылмалы сәгать белән бүләкләнде. Ул рәсемнәр бәйгесендә дә өченче урынны яулады. Икенче урында Ләйсән Кәримова иде, ә иң матуры дип Чулпан Латыйпованың эше аталды.
Бәйгедә катнашкан калган балаларга да оештыручылар бүләкләр өләште.
Өлкән дин кардәшләребез дә игътибарсыз калмады. Похвистнево районы татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы әгъзасы Илһамия Кәримова Фидаил Нураевка мәчет сүрәте төшерелгән рәсем тапшырды. Мәдрәсәгә йөргән балаларның әти-әниләре исеменнән шундый ук бүләк белән Илнур хәзрәт Гайнетдинов та бүләкләнде.
Чарада Илһамия Кәримовага, 87 яшьлек элеккеге имам Ягъфәр хәзрәткә, 85 яшен тутырган пенсионер укытучы Сәлимә апа Төхвәтуллинага, килгән ата-аналарга да рәхмәт сүзләре яңгырады.
Бу очрашудан өлкәннәр дә, балалар да чын ләззәт алды. Илнур хәзрәт Гайнетдинов шәкертләр өчен мондый бәйгеләр киләчәктә Мәчәләй, Мансур, Гали авылларында да узачак, дип белдерде.
Саимә МОРЗАХАНОВА.
Просмотров: 1504