Яңа Усман авылы һәм «Әүлияләр зираты» тарихы (ФОТОСУРӘТЛӘР)

image (9)Яңа Усман авылы 17нче гасыр башында барлыкка килгән. Өлкәннәр сөйләве буенча,  Мәтебидән (Иске Усманнан) Усман исемле башкорт ир-аты атларын эзләп йөри торгач, Сок елгасы буена килеп чыга. Яшелеккә чумган алан бик тә ошый аңа.

Әйе, ошамаслык та түгел шул, бигрәк гүзәл җирдә урнашкан бит Яңа Усман! Авылны ике яклап текә тау битләре урап алган, төньякта урманнар сузылып ята, көньякта — тип-тигез кырлар. Авыл белән кырларны бүлеп Сок елгасы ага…

Шулай итеп Усман абзый өч улын ияртә дә икән, Мәтебидән күчеп китә. Гүзәл җирдә өч йорт салып куялар алар һәм биредә гомер итә башлыйлар. 

Иң элек авылны Өч өйле дип атап йөрткәннәр икән, соңыннан гына әлеге башкорт ир-аты хөрмәтенә аңа  Усман авылы дип исем биргәннәр.

Усман бик тырыш һәм унган кеше була, күп итеп мал урчетә, узләренең генә көче җитмәгәч, мал карарга  мишәрләр яллый. Бу халык Пенза, Түбән Новгород якларыннан күчеп килә, аларга җир бүленеп бирелә. 17 гасырның урталарында инде өч өйдән торган авыл шактый гына зурайган була. 

Әйтергә кирәк, башкортлар белән мишәрләр арасында еш кына җир хакында бәрелешләр булып тора. Бу көрәшләрдә  мишәрләр өстенлекне тота. Шунысы кызык: хәзерге хастаханәнең артындагы кырлар «Мишәр басуы» дип йөртелә икән.

1917 елга кадәр мишәр халкы үзенә, башкорт халкы үзенә старостасын да сайлый торган була. Бер мишәр егете башкорт старостасының кызына өйләнә һәм башкортларның җир язуын урлый. Мишәрләр документны яндыралар, нәтиҗәдә җиргә хуҗа булып калалар. Ә башкортларның кайсылары исә татарлар һәм мишәрләр арасында калалар, кайсылары башка җирләргә күчеп китәләр. 

Соңрак бирегә Казаннан Ислам диненә өндәүчеләр килә. Әлеге төркемдәге берничә егет тиф белән авырып үлеп китә. Авыл халкы аларны бөек тау башына җирли. Шул вакыттан бирле Яңа Усман авылында «Әүлияләр тавы» яисә «Әүлияләр зираты» барлыкка килә. Тау астыннан челтерәп чишмәсе дә чыгып ята. Аны «Изгеләр чишмәсе» дип атыйлар.

Менә шундый тарихка бай Яңа Усман авылы. Кызганычка, элегрәк, өлкәннәр исән чакта, авыл халкы күбрәк сораштырып калмаган шул.

Мәңгелек йорт – зиратларны карау һәр кешенең изге бурычы дип сөйләргә яратсак та, сер түгел, кайберәүләр бу эштән гомумән читтә калалар. Ә менә  усманлылар хәтта «Әүлияләр зираты»н да карап-тәрбияләп торалар икән. Кемнең дә булса уллары Әфганистанга яисә Чечняга җибәрелгән икән, аларның ата-аналары балаларының исән-сау кайтуларын теләп, каберләр өсләренә тимер рәшәткәләр куярга алынганнар. Кемнең дә булса якыны сырхау икән, алар шифа сорап, зиратны чистартып, рәшәткәрен буяп китәләр. Гомумән, усманлылар биредә җыелып шушы урында җирләнгәннәр рухына догалар кылалар, үзләренең кылган гамәлләре турында уйланалар. 

Адәм баласының соңгы йорты – зират. Бүген яшәгән йортыбыз ничек чиста булса, зиратларыбыз да җыештырылган, аның кабер рәшәткәләре буялган, чәчәкләр утыртылган булырга тиеш. Моның савабы да әйтеп бетергесездер шул.

image

image (2) image (3) image (4) image (5) image (7) image (8) image (9) image (10) image (11) image (12) image (13) image (14) image (16) image (17) image (18) image (19)

Җәмилә Мөхтәбәр кызы МИНГАЛИМОВА.

Яңа Усман авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 2845

Один комментарий

  1. Минем туган авылым!!,их бер кайтып курэсе иде!!!