В Казани пройдет первый этноконфессиональный фестиваль «Мозаика культур» / “Мәдәниятләр мозаикасы” фестиваленең урыны тәгаенләнде

4ed2f0753f3187c1cf4de359814107c1_M29 августа в Казани пройдет первый республиканский этноконфессиональный фестиваль «Мозаика культур», посвященный празднованию Дня Республики Татарстан. Об этом в ходе сегодняшней пресс-конференции рассказала первый заместитель министра культуры РТ Ирада Аюпова.

«Это уличное мероприятие, на котором будут представители всех национальностей, культурных автономий и конфессий. И мы тем самым демонстрируем свое единство», — рассказала Аюпова.

Во время фестиваля, которой пройдет на территории Кремлевской набережной, будут работать интерактивные площадки, мастер-классы, выставка народных художественных промыслов, экспозиция национальных культур и традиций автономий ассамблеи народов Татарстана. Запланировано проведение экспозиционной выставки «Религия как часть культуры», включающей в себя презентации и фотовыставки, работы реставраторов русской живописи, выставки-продажи книг о православной, исламской, иудейской и других религиозных культурах. Можно будет принять участие в мастер-классах по каллиграфии, художественной ковке, вышивке золотом и др. А многочасовая концертная программа с участием профессиональных и самодеятельных коллективов, выступлениями представителей традиционных конфессий будет сопровождаться увлекательной и познавательной информацией.

На вопрос корреспондента «БИЗНЕС Online», каков бюджет фестиваля, Аюпова ответила, что пока сумма не уточняется: «Суммарно мы пока не можем назвать бюджет фестиваля, так как не знаем затрат наших коллег. У нас три источника финансирования: средства в рамках программы национальной политики, средства министерства культуры Татарстана и средства, которые несут сами общественные организации».

Продлится мероприятие с 12 до 18 часов.

* * *

29 август көнне Казанда “Мәдәниятләр мозаикасы” дип аталган беренче республика этноконфессиональ фестиваль үткәрелә. Республика көненә багышланган әлеге чара Татарстандагы милләтләрнең, диннәрнең төрлелеге белән таныштыра.

Бу чараны Татарстанның Мәдәният министрлыгы, Казанның Башкарма комитеты, Татарстан халыклары ассамблеясы, Рус православ чиркәвенең Татарстан митрополиясе, Татарстан мөселманнарының Үзәк диния назәрәте, Казандагы яһүдләр дини оешмасы, Казан шәһәренең Рим-католик чиркәве оештыра.

- Әлеге проект быел беренче тапкыр тормышка ашырыла. Аның идеясе Идел буе федераль округының этноконфессиональ сәясәт мәсьәләләре киңәшмәсендә яңгыраган иде. Әлбәттә, безнең республикада төрле милләтләрнең бәйрәмнәрен үткәрү традициясе бар. Ләкин шушы фестиваль барлык диннәрне, милләтләрне дә берләштерүче чара булып тора. Диннәребез төрле булса да, безнең кыйммәтләребез бердәм. Безнең көчебез – мәдәниятләрнең төрлелегендә, – дип белдерде журналистларга Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Ирада Әюпова.

Чара Кремль яр буенда, төгәлрәк әйтсәк, Ленин дамбасы белән “Казан” милли-мәдәни үзәге арасындагы мәйданда узачак.  Урам форматындагы әлеге фестиваль көндезге 12дән кичке 6га кадәр дәвам итәчәк. Керү – ирекле.

“Мәдәниятләр мозаикасы” фестивале исә ике төп юнәлешкә бүленгән. Аның беренчесе күргәзмәләргә багышланган. “Мәдәниятнең бер өлеше буларак дин” күргәзмәсе, Болгар һәм Зөя шәһәрләренең фотокүргәзмәсе, каллиграфия, чүкү сәнгате буенча мастер-класслар оештырыла.

Фестивальнең икенче төп юнәлеше – концерт. Анда фольклор әсәрләр белән беррәттән дини әсәрләр дә башкарылачак. Яшьләрнең үз тамырларын онытмавы да мөһим фактор булып тора. Шул сәбәпле, яшьләр милли көйләрне  заманча итеп башкарырга җыена. Моннан тыш, “Мәдәният мозаикасы”нда республикадагы 35 милли-мәдәни берләшмәнең 20се катнашачак.

Татарстан мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр әйтүенчә, бу фестиваль милләтләр, диннәр арасындагы без горурланып сөйли торган мөнәсәбәтләрнең көзгесе булып тора. Мөселманнар җәмгыяте “Мәдәниятләр мозаикасы”нда эксклюзив әсбаплар тәкъдим итәргә җыена. Коръән китапларының төрле басмалары белән беррәттән, анда мәдрәсәләр өчен язылган өр-яңа уку пособиеләре тәкъдим ителәчәк. Шулай ук татар шамаилләре күргәзмәсе оештырылачак. Араларында гадәти шамаилләр белән бергә Татарстан мәчетләре сурәтләнгәннәре дә булачак.

Православ дине вәкилләренә фестивальдә китаплар, чиркәү кирәк-яраклары тәкъдим ителәчәк. Моннан тыш, православ иконаларны реставрацияләү буенча мастер-класс оештырыла. Протоиерей Владимир белдергәнчә, концертта Богородица монастыренең Архиерея, Казан духовный семинариясе хорлары катнаша. «Мәдәниятләр мозаикасы – ул мәдәниятләрне саклап калу. Ә мәдәни мохитне саклау әйләнә-тирәне саклау кебек үтә дә мөһим мәсьәлә», – диде рухани.

Фестивальдә Казанның Рим-каталик чиркәве хоры да катнашыр, дип көтелә. Әйтергә кирәк, бу хорда төрле милләттәге, төрле диндәге кешеләр чыгыш ясый.

Әлбәттә, милләтләр дигәч, аларның милли аш-сулары да күз алдына килә. Тик, ни кызганыч, быел кунакларны үзбәк пылавы, грузин хинкалисы кебек ризыклардан авыз иттереп булмаячак. Милли аш-су бары тик милли-мәдәни автономияләрнең павильоннарында гына күрсәтелә икән.

Әлеге чарада 5-7 мең кеше катнашыр, дип белдерә оештыручылар. Гомумән алганда, этноконфессиональ фестиваль ел саен уздырылып, 2-3 көнлек масштаблы чарага әверелер, дип ниятлиләр. “Мәдәниятләр мозаикасы” беренче республика этноконфессиональ фестивале Татарстандагы барлык милләт, диннәрне берләштергән беренче чара булыр, дип уйлыйлар.

intertat.ru

Просмотров: 1145

Комментирование запрещено