Ильсур Метшин вновь стал лидером «Народного рейтинга» глав столиц субъектов РФ / Илсур Метшин РФ субъектлары башкалалары җитәкчеләренең “Халык рейтингы”н әйдәп бара

79189Мэр Казани Ильсур Метшин вновь возглавил «Народный рейтинг» глав столиц субъектов России по версии центра информационных коммуникаций «Рейтинг». Свою роль в этом сыграло успешное проведение в Казани XVI чемпионата мира ФИНА по водным видам спорта. Основной массив информации для исследования был собран во второй половине июля – середине августа нынешнего года. 

Не меньшее влияние на решение экспертов оказала победа Казани в борьбе за право принимать чемпионат WorldSkills-2019. Также в рамках конгресса местных властей Евразии, который собрал представителей 80 городов РФ и зарубежья, Метшин переизбран президентом Евразийского отделения всемирной организации «Объединенные города и местные власти».

При составлении рейтинга исследователи обращались к материалам открытых источников и инсайдерской информации, главное внимание в исследовании уделили учету мнений региональных и федеральных экспертов – именно этот источник определил конечные результаты работы.

* * *

Казан мэры Илсур Метшин Россия субъектлары башкалалары җитәкчеләренең “Халык рейтингы”н әйдәп бара. Россия Федерациясе субъектлары башкалаларының мэрлары (җитәкчеләре) популярлыгына багышлаган масштаблы тикшеренүен шушы көннәрдә “Рейтинг” мәгълүмати коммуникацияләр үзәге игълан итте, диелә Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәрендә.

Тикшерү өчен төп мәгълүмат агымдагы елның июль аеның икенче яртысында – август уртасында тупланган. Рейтингны төзегәндә әлеге үзәк белгечләре ачык чыганаклардагы материалларны һәм дәүләт хакимияте органнарының мәгълүматларын кулланган.

Татарстан башкаласы җитәкчесе Илсур Метшин рейтингны әйдәп бара. “Рейтинг” мәгълүмати коммуникацияләр үзәге хәбәр иткәнчә, Казанда уздырылган Спортның су төрләре буенча ФИНАның XVI дөнья чемпионаты биредә зур роль уйнаган. Шулай ук “WorldSkills-2019” чемпионатын уздыру хокукы өчен көрәштә җиңү яулау зур йогынты ясаган. Әлеге вакыт аралыгында Казанда тагы бер әһәмиятле вакыйга булып үтте: Евразия җирле хакимиятләренең чираттагы конгрессы Казанга РФ һәм чит илнең 80 шәһәреннән вәкилләрне җыйды. Аның кысаларында Илсур Метшин янә “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр” бөтендөнья оешмасының Евразия бүлеге президенты итеп сайланган иде.

Просмотров: 1216

Комментирование запрещено