Халисә көндезге аштан соң черем итеп алыйм дигәндә, телефон шалтырады. “Кем булыр икән?” — дип трубканы алгач, Фәрит тавышын ишетте.
Халисә апа! Мин авылдан шалтыратам, син беркая да барырга җыенмыйсыңмы? Сәгать ярымнан соң без авылдашыбыз белән сезгә кереп чыгарбыз, — диде.
Халисә: “Кем ул?” – дип тә сорарга өлгермәде, Фәрит телефонын куйды. Шул турыда уйлап, суыткычны ачып, чәй өстәленә куярлык ризыклар карый башлады. Менә бит юньсез, авылдашының ирме, хатын-кызмы икәнен дә әйтмәде. Фәритне ул үз туганы кебек күрә. Ул ахирәте Камиләнең малае. Алар авылда гомергә күрше булып яшәделәр, бергә укыдылар. 7 классны бетереп Камилә район үзәгендә хисапчыга укып чыгып, колхозда бухгалтер булып эшләде. Ә Халисә шәһәрдә укып кайтып, гомере буе мәктәптә укытучы, укыту бүлеге мөдире булып пенсиягә чыкты. Тормышның ачысын да, төчесен дә бергә күрделәр.
Ачысы Халисәгә күбрәк тиде. Кызы алты яшьтә суга батып үлде. Ике елдан соң чирләп ире бакыйлыкка китте. Шул ук елны Камиләнең дә ире тракторы белән авып, һәлак булды. Ул вакытта Фәриткә өч яшь кенә иде әле. Аны алар бергә үстерделәр дияргә дә була. Берсе дә башка иргә чыкмады.
Халисә креслога утырды да уйларга чумды. “Фәрит инде 20 яшьтән узып китте. Үзенә кәләшләр табып караган идек, тыңламый. “Әле өйләнергә уйламыйм”, — ди. Ярый әле мине онытмый. Авылдан кайтканда әнисеннән күчтәнәч, йомырка, сөт өсте, майлар кертеп чыга, үзем дә күчтәнәчсез җибәрмим.
Менә монда торганыма алты ел узып киткән икән. Ә бит шәһәргә күчәргә башыма да килмәгән иде”.
Беркөнне ишек алдында йөргәндә, капка төбенә җиңел машина килеп туктады. Аннан хәрби кием кигән бер кеше чыгып: “Исәнме, Халисә апа!”, — дип сәлам бирде. Тавышын ишеткәч кенә, бу Разия җиңгинең малае Таһир икәнен таныды ул. Аның әнисе белән Халисәнең ире бертуганнар иде. Алар күптәннән шәһәрдә яшиләр инде.
Чәй эчкәндә Таһир: “Мин бит сиңа зур йомыш белән килдем, апай. Мине Мәскәүгә күчерделәр, фатир бирделәр, хәзер анда торам. Әнием минем белән бармыйм, ди. Беләсең бит инде килене белән килешеп бетмәгәннәрен. Хәзер берүзе калды. Чирләштереп тә тора. Синнән башка якын туганнарыбыз да калмады. Бәлки син аның янына күчәрсең, күз-колак булырсың, чирләгәндә ярдәм итәрсең.Үзеңне пропискага да кертербез, әни вафат булса, бөтенләй шуна гына яшәп калырсың”, — диде.
Камилә белән киңәшләчкәч, ул: “Риза бул, анда бит кыш көне утын ягып, өй җылытырга кирәкми. Мондагы кош-кортыңны, сарыкларыңны, көз беткәнче үзебез карарбыз”, — дип, димли башлады.
Шулай итеп, бер атна өчендә шәһәргә күчте дә куйды Халисә. Өч ел буе Разия белән һәр елны авылда җәй көне икешәр ай торып китәләр иде. Үткән елны Разия нык чирләде. Мәскәүгә телеграмма җибәреп, Таһирны кайтарттылар. Улын гына көтеп торган сыман, Разия икенче көнне җан бирде. Җидесен, кырыгын, елын да Фәрит ярдәме белән уздырдылар.
Халисә берүзе генә калгач, башта бик кыен булды. Ярый әле телевизордагы сериаллар белән мавыга башлады. Вакыт барын да төзәтә, диләр бит, хәзер инде ул да үз җаена кайтты.
Ишектәге чылтырау Халисәнең уйларыннан туктатты. Фәрит артыннан, башына вак шакмаклы кепка, өстенә яшкелтем соры озын пиджак кигән, кыскартылган сакаллы-мыеклы олы яшьтәге кеше килеп керде. Исәнләшеп, дога кылгач, Фәрит:
-Халисә апа! Бу агай сиңа туган булса да, әйтмичә, гомергә дә танымассың. Бу бит Сәйфулла улы Сафуан, — диюгә Халисә кулындагы савытны ычкындыра язып, кырыйдагы урындыкка утырды.
-Бу ничек була?! Сафуан абый! Син исән калдыңмыни?! Кара әле, баш кагуың, елмаюың, тавышың – барысы да әтиеңнеке! Тик сөйләшүең үзгәргән, авызыңа кайнар бәрәңге кисәге капкан кебек. Кайларда йөрдең бу озак елларны? Әниең сине үзе үлгәнче көтте, нигә бер дә хат язмадың?
Сафуан йөзенә елмаю чыгарып, аңа:
-Халисә сеңелем! Барын да сөйләрмен. Минем әти-әнием турында, аларның ничек яшәгәннәре, кайчан вафат булганнары турында беләсем килә, — дигәч, Халисә тынычланып, сөйли башлады.
-Әтиең Сәйфуллага авылда гына түгел, бөтен тирә-яктан да дәваланырга йөрделәр. Бигрәк тә авылдагы 8 яшьлек малайның бөкресен төзәткәч, дәрәҗәсе бик нык күтәрелде. Умыртка сөяге бөкрәеп, ул малай башын турайтып йөри алмый иде. Имеш, Сәйфулла бабай аңа бер атна буена сулема агуы кушып ясалган төнәтмә эчереп, сөякләрен йомшарткан. Аннан үзенә алып, өч көн буе келәтендә йөзтүбән яткырып, арка сөягенә әрекмән, кәбестә яфраклары каплап, кайнар тоз салган капчыклар белән бастырып, бөкресен төзәткән, диләр.
Моны Сафуан дикъкать белән ара-тирә сораулар биреп тыңлады, соңыннан әти-әнисенең ничек вафат булганнарын сорады.
-Кешеләр дәваланырга күпләп йөри башлагач, кемдер жалу язган. Сәйфуллалар йортына җыелучыларны милиция килеп, куып җибәргән. Соңга таба дәваланырга теләүчеләр күрше авыллардан аны үзләре килеп, алып китәргә тотынганнар. Бер кышны, февральда нык салкында юлда машиналары ватылган. Шуннан соң нык чирләп, үлеп китте ул. Әниең сиксәнгә җитеп вафат булды. Аны соңгы елларны квартирант булып йортка кергән шәфкать туташы карады.
Халисә Фәриттән ничек Сафуанны очраттың, дип сорагач, ул сөйләп китте:
-Авылга кайткан идем. Китәр алдыннан авыл хакимиятендә эшләүче Наҗия янына керергә уйладым. Үткән кайтуда ул юк-бар нәрсәгә үпкәләп калган иде, бәлки йомшаргандыр, дим. Карыйм, бина янында шакмаклы такси машинасы тора. Керсәм, бүлмәдә олы яшьтәге бер кеше утыра. Наҗия мине күрсәтә:
-Яхшы булды әле, мин бу агайга сезнең йортыгызны күрсәтергә берәүне дә тапмагач, үзем бармакчы идем.
Сугышта югалган Сафуан бабай кайткан бит. Зиратка барып, әти-әниләренең каберләрен эзләгәннәр. Әнисенекен тапканнар, әтисенекен – юк. Сораша торгач, элек сезнең күршегездә яшәгән укытучы Хәалисә аларның туганнары, ул белә, дигәннәр.
Фәрит кунакка кул биреп исәнләште.
-Сафуан агай! Минем әни Халисә апаның ахирәте иде. Гомер буе күршеләр булып яшәдек.
Син хәзер бу таксины кире җибәр. Минем машинам бар, хәзер безгә кереп чәй эчәрбез дә шәһәргә Халисә апа янына китәрбез, — диде.
Юлда Сафуан абзый үзенең кайда югалып торуын сөйләде. Медучилищеның азаккы курсында укыганда ук аны сугышка алганнар. Фронтка барып җитәбез дигәндә генә төнлә немецлар кулына төшкән станциядә эшелондагыларның барысы да әсирлеккә эләккән.
Баштан алардан җир казытып, баганалар утырттыралар. Аннан соң чәнечкеле тимерчыбыклар тарттырып, яңа лагерьлар төзеттерәләр. Ярты елдан соң әсирләрне Франция җиренә күчергәннәр.
Андагы лагерьдә Сафуан әсирләрнең авырткан, бәрелгән кул-аякларын әтисе өйрәткән ысулар белән дәвалый башлаган. Бигрәк тә кешеләрнең тезләрен ничек төзәткәне турында хәбәрләр бөтен лагерьга таралган. Тезләрен капшап, тикшереп карауга: “Ташсыз тигез җир табып, штан балагыңны сызганып өскә күтәрәсең дә тезең белән шул җирдә иртән, кичен шул хәтле адым ясап йөрисең. Башта бик авыртыр, түз. Ыңгыраш, кычкыр, мине начар сүзләр белән сүк, ләкин мин әйткәнне үтә! Бер-ике көннән җиңелрәк булыр, дүрт-биш көннән авырту бетәр”, — дигән. Һәм чыннан да ярдәм иткән бит.
Шунда бер инглиз врачы белән танышып- дуслашып киткәннәр. Америка гаскәре аларны коткаргач ул: “Әйдә безгә, сездә әсерлектән кайтканнарны төрмәгә ябалар”, — дигәч, Сафуан ризалашкан.
Башта ул Англиянең бер хастаханәсендә санитар булып эшләгән, инглиз телен өйрәнеп, табиблыкка укырга кергән. Диплом алган һәм үзе дәвалый башлаган. Машинада бәрелеп, кулын сындырган бер кыз белән хастаханәдә танышып, бер-берсен яратышып өйләнешкәннәр. Хатынының әти-әниләре борынгы граф нәселеннән булган икән. Үзләре вафат булгач, боларга Лондоннан 200 чакрымда урнашкан замок – күптән төзелгән ике катлы йорт, төрле корылмалар, зур бакча калган. Ике кыз бала үстергәннәр. Аларның хәзер икесе дә кияүдә, берсе Америкада яши. Сафуанның “Аяк, тез, билне ничек төзәтергә” дигән китабын берничә мәртәбә бастырып чыгарганнар икән.
Үткән елны хатыны вафат булган. Үзе исән чакта туган якларына кайтып, әти-әнисенең каберләрен табып дога кылып китәргә уйлаган.
Сафуан ага Фәриттән:
-Үзең кайда эшлисең?- дип сорагач, ул да үзе турында кыскача гына сөйләп бирә. Элемтә техникумын тәмамлагач, “Электрон” дигән фирмага эшкә урнашкан. Телевизор, компьютерлар, интернетлар белән кайнашкач, инглиз телен өйрәнү курсларына йөреп, шул телне үзләштергән.
-Сафуан агай! Минем инглизчә сөйләгәнемне тыңлап, ялгышларымны төзәт әле. Хелло, мистер Сафуан, — дип әйтә башлагач, тегесе аны бүлеп:
-Миңа: “Хелло, сэр Сафин”, — дип кыскартып әйтәләр. Мин бит, Фәрит, 40 елдан артык татарча сөйләшмәдем, күп сүзләрне оныта башлаганмын инде. Әйдә татарча гына сөйләшик әле, — диде.
Барысы турында да аңлашкач, Фәрит:
-Халисә апа! Сәйфулла бабайның кәберен беләсеңме?- дип сорады.
-Ничек белмим?! Иремнең кабереннән дүрт рәт кенә арттарак. Үткән елны баргач, аның кабере өстенә җыелган чүп-чарларны да алып ыргытып киткән идем.
Иртәнге уннарда Халисә артыннан кереп, авылга барырга сөйләштеләр.
Фәрит Сафуанның шәһәрнең иң яхшы кунакханәсенә кертеп куйгач, эшләгән җиренә кереп, иртәгә, берсе көнгә эшкә чыга алмавын әйтте.
Төнлә көчле яңгыр явып үтте. Машинага Сафуан белән Халисә артка утырдылар. Кузгалып киткәч, кырыйдагы тәрәзәдә яртылаш ачылган форточкадан кергән иртәнге саф һава күкрәкләрне киңәйтеп җибәрде. Юлда машиналар сирәк, күктә ап-ак мамык кисәкләренә охшаган болытлар йөзә. Аларның юлга төшкән күләгәләрен берсе артыннан берсен узып китәсең. Авылга кермичә, турыга зиратка барып туктадылар.
Иң элек Халисә апаның әти-әнисе күмелгән җиргә барып дога кылдылар. Ире белән кызының каберләрендә дә булгач, ерак түгел, тимердән ясалган, тутыгып бетә язган, кыйшалган һәйкәл янына алып килеп:
-Менә, Сафуан агай, әтиеңнең кабере шушы инде, — диде.
Чынлап та һәйкәлнең бер ягында “Сөләйман улы Сәйфулла, 1826-1958” дигән язу бар иде. Сафуан фотоаппараты белән ул язуны да, каберне дә ике-өч яктан төшереп алды. Аннан зират йортына киттеләр. Барганда Сафуан яңа куелган истәлек такталарын карап, Фәриткә, менә шундыйларны әти-әниләрнең каберләренә куярга ярдәм итәрсең, диде.
Зират йорты кырыендагы күргәзмәдә төрле истәлек такталарын ясау һәм кую хаклары язылган иде. Аларны район үзәгеннән өч-дүрт көндә яисә бер атнада ясап китерәләр икән. Сафуан ике такта өчен түләп, истәлек язуларын урыннарына куяр өчен тиешле акчаны Фәриткә бирде.
Җимерелеп барган зират коймалары турында сүзгә күчкәч, бу эшне мәчет караучысы завхоз Рамилнең алып баруы билгеле булды. Ике ел буе кешеләрдән, эшкуарлардан коймаларга акча җыялар икән. Сафуан бу турыда мәчеттә сөйләшергә кирәк, дигәч, Фәрит: “Әйдәгез безгә, әни әллә кайчан көтеп утыра торгандыр инде”, — дип аларны үзләренә алып китте.
Тамак туйдырып алганнан соң Халисәне биредә калдырып, үзләре мәчеткә барырга булдылар. Закир мулла, завхоз Рамил белән сөйләшкәндә сүз зират коймасы турында да булды. Тимер рәшәткәләрне аталы-уллы Халитовлар садака итеп ясап бирәләр икән. Бары тик тимер-томырларын гына сатып алырга кирәк. Иске койманы мәхәллә халкы сүтәчәк. Яңа койманы урынына куярга авылдашыбыз – эшкуар Марат эшчеләр җибәрергә вәгъдә биргән. Ике йөздән артык багана кирәк булыр, анысы хәл ителмәгән әле. Җыелган акча кирәк чыгымнарның өчтән бер өлешен генә капларга җитәчәк. Бөтенесенә дә акча булмыйча эшкә тотынмыйбыз, дигәннәр.
Эндәшмичә генә тыңлап утырган Сафуан:
Иртәгә Фәрит сезгә кирәк кадәр акчаны китереп бирер, эшегезне озакка сузмагыз, быел ук бетерергә тырышыгыз, — дип, саубуллашты да, барысын дә гаҗәпләндереп, чыгып ук китте.
Шәһәргә кайткандә Халисә:
-Менә бит, бөтенләй онытканмын, әниең белән торган шәфкать туташы кияүгә чыгып, авылдан киткәндә: “Бәлки, кемгә булса да кирәк булыр”, — дип сезнең фотоальбомыгызны калдырган иде. Анда синең балачакларыңдагы карточкаларың да бар, — дигәч, ул бик тә шатланып:
-Бу миңа зур бүләк булыр иде, — диде.
Кайтып кергәч, Халисә гардероб башында яткан альбомны алып, тузаннарын сөрткәләде дә Сафун белән бергәләп карый башладылар.
Менә әтиең, әниең янында син басып торасың. Бу вакытта сиңа 8 яшь кенә булган. Ә менә монда барлык туганнарың бергәләшеп төшкәннәр, бусы әтиеңнең бертуган апасы Сафура – минем әбием була. Менә сезнең 7нче классны тәмамлагач, күмәкләшеп төшкән фотогыз. Үзеңне таныйсыңмы?
Сафуан фотоларга карап, тынып калды, күзләреннән яшьләре тама башлады. Бөтен балачагын искә төшергәндер, мөгаен. Тынычлана төшкәч: “Болары кемнәр? Исәннәрме?” — дип тагын сораша башлады.
Чәй эчкәннән соң китәргә җыенганда Сафуан Халисәнең кулларыннан тотып:
-Халисә туганым! Мин иртәгә китәм инде. Бәлки, башкача күрешеп тә булмас. Сиңа бик-бик күп рәхмәтләремне әйтәм! Исәнлек-саулык телим! Сине күрүемә мин бик шат! Әгәр кайтып, бер генә туганымны да күрмичә китсәм, мин үземне бик бәхетсез тояр идем. Мин сине онытмам! – дип кочаклап ук алды. Шулай матур гына саубуллаштылар.
Чыгып машинага утыргач, Сафуан:
-Фәрит туганым, мин иртәгә сәгать дүрттә Мәскәүгә очачакмын. Аннан – Лондонга яисә Парижга. Син иртәгә сәгать унга кунакханәгә кил инде, үтәлмәгән эшләребез бик күп бит әле, — диде.
Фәрит ул көнне иртәнге 9 гына уянды. Кичә күп йөргәч, бик тә арыткан икән бит. Урамда кояш кыздыра башлаган инде, ә күктә бер болыт әсәре дә юк. Димәк, эссе булачак.
Төгәл унда Сафуан урамга чыгып:
-Иң элек әйдә банкка барып, акчаны алыштырыйк, — диде. Банктан соң, ул егетне кибетләр буенча алып китте.
-Халисәгә суыткыч, телевизор, газ калонкасы сатып алыйк. Суыткычы бик тә бәләкәй һәм иске, ишеге дә юньләп ябылмый, телевизоры бөтенләй үткән гасырныкы. Газ колонкасы да сызгыра, менә-менә шартлыйм дип тора. Сөйләш, барсын да бүген, булмаса, иртәгә илтеп куйсыннар, кирәк акчаларын түләрбез, — диюгә Фәрит:
-Шулай итәрбез. Ә телевизорны мин бөтен эшләремне бетергәч, үзем эшләгән фирмадан сатып алып, Халисә апага илтеп куярмын, — диде.
Зур суыткыч, газ калонкасына 15әр мең сум акча түләделәр. Холодильникны бүген кичке сигездә үк илтеп куярбыз, ә колонканы иртәгә сәгать 12ләрдә барып алмаштырырбыз дип вәгъдә бирделәр. Сафуан сайлаган телевизор 12 мең тора иде, Фәрит ул акчаны үзенә алды. Аны да Сафуан бүләксез калдырмады, 15 мең сумга цифрлы фотоаппарат бүләк итте.
-Әти-әнинең каберләренә яңа истәлек такталарын куйгач, фотосурәткә төшереп, миңа менә бу адрес белән җибәрерсең, — дип кесәсеннән визиткасын да чыгарып бирде.
-Соңгы үтенечем: кичә биргән вәгъдәмне үтәргә кирәк бит. Менә бу 250 мең сум акчаны мәчеткә кайтарып тапшырырсың инде, — дип сүзен тәмамлады ул.
Фәрит: “Сафуан ага, бүген җомга көн бит, сәгать икедә мәчеттә халык күп булачак. Шунда үзегез барып тапшырсагыз, тагын да яхшырак булыр иде”, — дисә дә кунак кеше:
-Юк, энекәш, минем вакыт аз калды. Самолет мине көтмәс бит. Минем исемнән дә авылдашларга сәлам әйтерсең инде, — дип саубуллашырга ашыкты.
Киткәндә ул: “Минем белән йөргән юл чыгымнары өчен”, — дип аңа тагын 15 мең сум акча бирде.
Мәчеттә, намаз алдыннан Фәрит кыскача гына итеп Сафуанның сугышта ничек югалганын, кайларда булганын, кайчан, кайда яшәгәнен, әти-әнисенең каберләренә барып, зиратның җимерелгән коймаларын күргәч, аларны төзәтү өчен 250 мең сум акча калдыруы турында әйтте. “Кызганыч, үзе килә алмады, менә Сафуан абый исеменнән шул акчаны сезгә тапшырам”, — дигәч, барысы да кулларын күтәреп, бу игелекле бәндәгә изге теләкләр теләп, дога кылдылар.
Авылдан кайтканда Фәрит үзләренең кибетләренә кереп, Сафуан абыйсы әйткән телевизорны сатып алып, Хәалисә апасына кертте. Ишекне ачкан Халисә:
-Әллә берәр нәрсә булдымы?- дип куркынып сорагач, ул коридордагы зур тартманы алып кереп ачты да:
-Менә нәрсә булды, — дип зур юка экранлы телевизорны өстәлгә илтеп куйды. Антенасын тоташтырып, кабызып җибәргәч: “Бу сиңа Сафуан абыйның бүләге”, — диде.
-Әй, рәхмәт төшкере! Кешеләрдә күргәч, гел кызыга идем.. Әй, рәхмәт төшкере, — дип, кабатлый-кабатлый өстәлгә чәй әзерли башлады.
-Үзен яхшы итеп кунак та итә алмадык ичмасам, ошамаган урыннар да булгандыр инде.
-Дөрес әйтәсең, Халисә апа! Ошамаган урыннар булган. Аңа суыткычыңның ишеген шарт-шорт ачуың ошамаган, бүген үзеңә яңа суыткыч китерәләр. Сафуан абыйга газ колонкаңның сызгыруы да ошамаган. Иртәгә сәгать 12ләрдә өеңдә генә тор, килеп колонкаңны алыштырып китәрләр. Ә мин кич белән кереп, алар белән ничек кулланырга икәнен өйрәтермен, — диде.
Халисә Фәритнең бу сүзләренә ышаныргамы–юкмы дигәндәй, зиһеннәре таралып, озак басып торды әле.
Бу вакыйгаларга төгәл ун ел вакыт узып киткән икән. Инде тормыш мәшәкатьләре онытыла барып, төштә күргән кебек кенә булып торалар хәзер. Халисә җәй көннәрендә ахирәте Камилә янына кайта, ә кыш көннәрендә тегесе берничә атна шәһәрдә кунакта була. Ә Фәрит тәки шул Наҗиясенә өйләнде бит. Дөресрәге, Наҗия аңа туры әйтеп, башка юл калдырмады:
-Фәрит! Минем пыр тузуымның күпмегә баруын беләсең, синең “мин-минлегең” белән шапыруыңның да озакка бармаганын мин дә яхшы беләм. Без бер төсле һава сулап, бер төрле яңгырда чыланып, эссегә-салкынга чыдап, бер төрле гореф-гадәттә яшибез, бер-беребезгә ярыйбыз, шулай булгач бер-беребезне яратабыз, безгә башкалар кирәкми дә, ярамый да. Минем дә ак туй күлмәге киеп, синең белән култыкланышып барганда иптәш-дус кызларымның көнләшеп карауларын күрәсем килә, — дигәч, Фәрит:
-Менә шулай дип әллә кайчан әйтергә идең, әйдә киттек язылышырга! – диде.
Наҗиянең танышлары барысын да кыска вакытта оештырырга ярдәм иттеләр һәм ай азагында ук яшьләр туйны гөрләтеп уздырдылар. Хәзер инде, әнә, биш яшьлек малайлар, әтисе эштән кайтуга итәгенә сикереп менеп муеныннан кочаклап ала.
Фәрит бер көнне шалтыраган телефонны кулына алгач, Халисә апасының тавышын ишетте:
-Фәрит! Минем янга бүген булмаса, иртәгә булса да кер әле, сөйләшәсе сүзләр бар, керми калма, — дип соралды.
Эштән соң Фәрит аның янына кереп, нигә чакырганын ишеткәч, аптырап ук калды.
Бүген иртән Халисә янына шәһәр хәкимиятеннән бер ир, ике хатын килгән булган. Бөтен документларын күрсәтергә кушканнар. “Бу квартирада тагын кемнәр тора, балаларыгыз, туганнарыгыз бармы?” – дип сораштырганнар. Аларның берсе: “Бәлки, чит илләрдә якыннарыгыз бардыр?” – дип сорагач, Халисә ун ел элек әбисенең бертуган энесенең Сафуан исемле улы кайтып, әти-әниләренең каберләрен эзләп йөргәнен исенә төшереп, боларга шул турда сөйләп биргән.
Туу турында метрикасы югалганын белгәч, болар район ЗАГСына барып, яңасын алырга, бөтен документларны җыеп, нотариуска барырга кушканнар. “Аны юллап йөрергә аякларым авырта шул”, — дигәч, берәр ышанычлы кеше табып, аңа документларны җыяр өчен доверенность ясатырга такъдим иттеләр.
Китәр алдыннан ханымнарның берсе (татар хатыны булган икән):
-Халисә апа, бик сак булыгыз! Васыять итеп, сиңа бик күп акча калдырганнар, аңа хуҗа булырга теләүчеләр дә табылыр. Ныклап тикшермичә, бер кайда да кулыңны куйма! Документларыңны ясатырга ышанычлы кешең булмаса, үзем ярдәм итәрмен, — дип чыгып киткән.
Икенче көнне үк озакка сузмыйча нотариуска барып, Халисә Фәриткә доверенность бирде, ә ул кирәк документларны җыеп, район үзәгенә китте.
Шәһәрдән авылга асфальт юлдан бик тиз кайткан иде. Ә менә район үзәгенә бара торган 20 чакырым юлны һаман рәткә китерә алмаганнар икән әле. Ничә тапкыр: “Киләсе елга тигезләп, асфальт җәябез”, — дисәләр дә, вәгъдәләр үтәлми кала бирә.
ЗАГСта очраткан бер танышы аңа:
- Хәзер мин шәһәрдән район үзәгенә электричка белән йөрим. Ике тапкыр авыл аркылы барган идем, машинамны ремонтка бирергә туры килде, — дип сөйләде.
ЗАГСта яңа метрика артыннан иртәгә төштән соң килергә куштылар. Авылда кунып, ишек алдында, йорт-каралтыда җыелган вак-төяк эшләрнең барсын да ясап-төзәтеп, әнисен шатландырып китте Фәрит.
Документларны җыеп бетергәч, Халисә белән тагын нотариуска бардылар. Сафуан Сәйфулла улы моннан ярты ел элек 83 яшендә вафат булган, диделәр. Аның васыятьнәмәсендә туганы Халисәгә фәлән хәтле акча калдырганы язылган, безнең акчага күчерсәң, илле миллион сум чамасы килеп чыга икән.
Шуны алырга ризалыгын биргәч, акчаны Халисә исеменә күчереп, тиешле документны үзенә тапшырдылар.
Өйгә кайтканда Халисә:
- Бу Сафуан абыйга нинди теләкләр телим икән?! Кем уйлаган бит, картайган көнемдә шулай зурларлар, дип. Ничек вафат булды икән соң? Рухы шат, урыны җәннәттә булсын инде, — дип теләкләрен тели-тели кайтты.
Фәритнең башыннан да “Халисә апа бу акча белән нәрсә эшләр икән?” – дигән уй чыкмады. Өйгә кайткач Халисә дә:
- Фәрит, син китәргә ашыкма әле. Хәзер чәй куям. Бу акча белән без нәрсә эшләрбез икән соң? Бу хәтле акчаны минем бер кайчан да ишеткәнем дә, күргәнем дә булмады. Зиһенем бутала, ни хәтле икәнен аңлап та бетермим әле, — диде. Ә Фәрит:
-Халисә апа! Бу акчага синеке кебек 2 бүлмәле 30 фатир сатып алып була. Минеке кебек 130 җиңел машина да тия. Өч кешедән торган гаиләгә бер кайда да эшләмичә 40 ел яшәргә мөмкин. Ә сиңа берүзеңә 200 елдан артык яшәргә җитәчәк. Минемчә, иң элек, сиңа яхшы фатир алырга кирәк! – дигәч, Халисә аны бүлдереп:
-Юк, өйрәнгән урынымнан бер кая да китмим, бөтен нәрсәм бар, бары тик исәнлек кенә булсын иде, — диде.
-Хәзер “гаилә врачы” дигән нәрсә бар бит, Халисә апа. Һәр көн иртән уннарда һәм кичке җиделәрдә өеңә килеп, хәлеңне белеп чыга торган табиб яллыйк бу акчаның бер өлешенә, — дип тәгъдим итте ахирәтенең малае.
- Сафуан кебек, әти-әниемнең, иремнең, кызымның да каберлекләренең истәлек такталарын яңартып куйсак яхшы булыр иде, — дип үз фикерен белдерде Халисә. – Ә калганын кая куярбыз икән соң? – дип чәй эчкәндә дә тынычлана алмады ул.
Фәрит аңа:
-Кешеләр кулларына күп акча керсә мәчетләр төзиләр, үзләренә өчәр катлы коттеджлар салалар, чит илләргә сәяхәткә баралар, юллар төзиләр… Халисә апа! Чынлап та, әллә авылыбыздан район үзәгенә бара торган юлны төзәтеп, асфальт белән каплатыйкмы икән? Бөтен авыл рәхмәт әйтер иде безгә, — дигәч, ул:
-Бик яхшы булыр иде, тик акчабыз җитәрме икән соң?- дип бераз икеләнеп торса да ризалыгын бирде. Фәрит аны тынычландырып:
-Мин киләсе атнада ук район башлыгына барып, күпме акча, аның өчен тагын нәрсәләр кирәк икәнен белешеп кайтырмын, — диде.
Ул дүшәмбе көнне ул электричкага утырып, районга китте. Район башлыгы үз урынында иде. Фәрит үзенең кем икәнен, апасының туганы чит илдә вафат булгач зур мирас калдырганы, хәзер шул Халисә апасының туган авылыннан район үзәгенә бара торган юлны ремонтлап, асфальт белән капларга акча бирәчәге турында сөйләде.
Башлык бу хәбәрне ишетеп, баштан гаҗәпләнсә дә, бик шатланды.
-Без бу эшне әле өч ел элек башлап җибәргән идек. Елга аркылы салына торган яңа күпергә 12 метрлы тимер-бетон балкалар да ясатып куйган идек инде. Сметабыз да бар. Хәзер сезне төзелеш бүлегендә эшләүчеләр белән таныштырырмын.
Бүлмәгә килеп кергән сары мыеклы урта яшьтәге кешегә ул:
-Менә Фәрит әфәнде безгә бик яхшы тәкъдим белән килгән. Халисә апасы белән үз авылларыннан район үзәгенә хәтле юлга асфальт җәяргә акча бирәчәкләр. Эшне ничек башлау, юридик, финанс яктан кирәк нәрсәләр турында яхшылап сөйләшегез. Барсын да киләсе елның көзенә тәмамласак яхшы булыр иде, — диде.
Фәрит: “Иң элек бу эшкә күпме акча кирәк булачагын әйтегез”, — дигәннән соң, бергәләшеп сметаны яңадан карап, тикшереп чыктылар һәм 35-40 миллион сумнар чамасы акча кирәк булуын ачыкладылар. Бу сумма төзелеш фирмалары белән ничә сумга килешү төзүгә дә бәйле иде.
Юл төзү эшләрен оештыру, аның мәшәкатләре турында җентекләп сөйләшеп, Фәрит кирәк язуларга кул куеп китте. Кайткач, Халисә апасына барсын да сөйләп бирде. Иң элек юл төзү фирмасын оештырырга, аның штатын билгеләргә, исәп-хисап счетын ачып, аңа 5-10 миллион сум акча күчерергә, тагын өч фирма белән килешүләр төзергә кирәк иде.
Бер атнадан Фәритне район башлыгы чакырып алды.
-Бөтен оештыру эшләре үтәлде. Менә сиңа печать, регистрацияләү турында һәм башка документлар. Бүгеннән башлап һәр дүшәмбе көнне сәгать икедә җыелышып, юл төзү турында планерка уздырачакбыз. Әзерләнеп килегез.
Район хәкимиятенең шундый зур ярдәме булгач, күпернең фундаментын октябрь аенда ук ясап бетереп, тимер-бетон балкалар да үз урынына куелдылар. Икенче елның июнь аенда бөтен эшләр дә тәмамланган иде инде.
Юл салучы фирмалар да август азагына авылның өч урамын да, зур юлга чыга торган ике тыкырыкны да, мәчет, мәктәп, хәкимият каршындагы мәйданнарны да асфальт белән капладылар. Юл ачу тантанасын 22 сентябрьгә, тимер юл вокзалы мәйданында иртәнге 11гә билгеләгән иделәр. Фәрит тәкъдиме белән аны 10га күчерделәр.
-Мин Халисә апаны 9 сәгать 30 минуттагы электричка белән алып килермен. Врачлар аңа ерак юлга машина белән йөрергә кушмыйлар, — диде ул.
Менә бәйрәм көне дә килеп җитте. Фәрит алдан ук Халисәгә анда ничек барачаклары, кемнәр белән очырашачаклары турында кабатлап сөйләштеләр. Наҗия дә апасына бәйрәмгә барганда, мәктәпнең Мактау тактасында ничә ел эленеп торган фотосүрәтендәге кебек башына алсу башлык, муенына ак шарф бәйләргә тәкъдим итте. Ул:
-Беренчедән алар сиңа бик килешә, икенчедән, райондагы танышларың, бөтен авылдашларың сине шулай истә тоталар, — дигәч, Халисә дә берсүзсез риза булды.
Эликтричкага утырып кузгалгач, Халисә үзгәреп китте. Тәрәзәдән күзен алмыйча:
-Рәхмәт, Фәрит! Шәһәрдә укыганда мин поезда өч ел чамасы йөрдем бит. Шул яшь вакыттагы кызыклар хәзер барсы да искә төшә.
Электричкадан төшеп, платформадан барганда, уң якта яңа асфальт белән капланган мәйдан җәелеп ята. Вокзал кырыенда тынлы оркестр әзерләнеп маташа. Буфетка кереп, чәй эчәргә утырганда оркестр уйнап җибәрде.
Нәкъ сәгать 10да хәкимият җитәкчеләре килеп җитте. Халисә белән исәнләшеп, аны котлаганнан соң, барсы да мәйданга чыктылар. Вокзалга керә торган баскыч каршында аркылы кызыл тасма сузып куелган иде.
Тантананы ачып, район башлыгы Халисәнең озак еллар мәктәп укытучысы, укыту бүлеге мөдире булып эшләгәнен, үз акчасына күпер һәм 20 чакрым юл салдырганы турында сөйләп, аңа районның Мактаулы кешесе дигән исем бирү турында таныклык тапшырды. Юл төзүдә актив катнашкан кешеләрне дә, шул исәптән Мактау грамоталары белән бүләкләде.
Аннан сүзне Халисәгә бирделәр. Ул алдан сөйләшенгәнчә кайда укыганын, тормышының туган районы белән тыгыз бәйләнештә булуын әйтеп, монда яшәүче дусларына, танышларына сәламнәрен тапшырды.
Район башлыгы юл ачу тантанасына Халисә белән Фәритне дә алып чыкты. Оркестр тавышы астында алар өчәүләп кайчылар белән кызыл тасманы кискәләп, үзләренә истәлек өчен шуның бер кисәген алып калдылар.
Район администрациясе вәкилләре һәм җыелган халык белән саубуллашканнан соң ачык җиңел машинага Фәрит, Халисә белән авыл хәкимияте башлыгы Физалияне дә утыртып, авылга юл тоттылар.
Күп еллар мәктәптә укытучы, аннан өч ел директор булып эшләгәннән соң, Физалияне моннан өч ел элек авыл хәкимитяе башлыгы итеп сайлап куйганнар иде.
Авылдан да бәйрәмгә үз машиналары белән килүчеләр дә булган икән, алар да арттан кузгалдылар.
Юл тип-тигез. Һава саф, элеккеге кебек бер тузан әсәре дә юк… Ачык машинадан ике яктан да яланнар, калкулыклар, чокырлар күренеп кала.
Менә ярты юлда урнашкан урыс авылына килеп җиттеләр. Фәрит шоферга әкренрәк барырга кушты. Юл авылның ике урамын аркылыгы кисеп уза. Юл өстендә ике баганага тарттырып бәйләп куелган материалга зур хәрефләр белән: “Огромное спасибо, Халиса апа! Век живи! Никогда не забудем!” – дип язып элгәннәр. Бер якта мәктәп укучылары, икенче якка авыл халкы җыелган. Балалар ачык машинага чәчкә бәйләмнәре ыргыталар, икенче яктагы халык: “За дорогу спасибо! Спасибо!” – дип кычкыралар. Халисә үзе дә бер кулын болгап, бер күз яшен сөртеп: “Спасибо! Спасибо!” – дип кабатлый.
Көтмәгәндә бер яшь кыз тавышы яңгырады.
-Халисә апа! Безгә дә кунакка килегез! – дип кычкырып калды ул. Халисә борылып караса да, аның кем икәнен күрә алмады. “Кем булыр икән бу? Урыс авылына бу татар кызы ничек килеп чыккан икән соң?”
Халисәнең үсмер чаклары искә төшеп, шәһәрдә укып йөргәндә, иптәш кызы белән бу авыл аркылы ничәмә тапкыр җәяү узганнары күз алдына килде. Өсләрендә юа-юа бер җылыса да калмаган кофталар, никадәр ябыштырсаң да, су үткәрә торган бутыйлар… Рус малай-шалайларыннан курка-курка ашыгып, бу авылны тизрәк узып китәргә тырыша иде алар.
Менә бит тормыш ничек үзгәрде. Чыннан да монда туктап кемгә керсәң дә, сине чын күңелдән кунак итәчәкләр. Әллә бүгенге шатлыгыннан, әллә теге өшеп-куркып йөргән үсмер кызларны жәлләп, Халисә елап җибәрде. Физалиянең: “Нәрсә булды, Халисә апа?” – дип соравына:
-Бу авыл аркылы җәяү, яңгырга чыланып, пычранып, кыш көннәрендә өшеп йөргәннәрем искә төште, — диде.
Менә үз авылларының болын – кырлары күренде. Әкрен генә барсалар да ярты сәгатьтә кайтып җиттеләр.
Бөтен авыл халкы мәктәп ишек алдына җыелган. Беренче рәттә укучылар. Алар кырыендагы озын эскәмиягә әби-бабайлар, икенче якта кечерәк балалары белән хатыннар, ә артта — калган авыл халкы. Ишек бусагасының иң югары баскычына өстәл куйганнар. Аның артына Физалияне, Халисәне, Фәритне һәм мәктәп директорын утырттылар.
Беренче сүз Закир хәзрәткә бирелде:
- Әссәләмәгәләйкүм вә рәхмәтулла, вә вә бәрәкәтәһу, мөхтәрәм җәмәгать! Бүген авылыбызда зур бәйрәм. Моңа хәтле район үзәгенә дә, тимер юл стансасына да язгы ташуларда, көзге яңгырларда бара – кайта алмыйча интегә идек. Халисә туганыбызның акчасына салынган бу юл, авылыбызның тормышын үзгәртте. Бу егерме чакрымга сузылган шатлык – бәхет юлы! Хәзер балалар – мәктәпкә, картлар – мәчеткә, халкыбыз – кунакка, кибетләргә барыр өчен авыр резина итекләр өстерәп йөрмиләр. районга, стансага 20 минутта барып җитәбез. Без моның өчен Аллаһы Тәгаләгә шөкерана кылырга тиешбез. Ул Халисә туганыбызның күңеленә изге теләкләр кертеп, ошбу юлларны салдыртты. Бу юл Халисәне туп-туры оҗмахка илтә торган юл булсын иде, дип Аллаһы Тәгаләдән сорыйбыз.
Безнең бүгенге җыелышуыбызның төп сәбапчеләре булган Сәйфулла бабай белән Сафуан агайларны да искә алырга кирәк. Сәйфулла бабай авылдашларыбызны гына түгел, бөтен тирә-якта яшәгән кешеләрне дә дәвалый иде. Күпме халык аңа рәхмәтләр укыды. Аның сугышка киткән Сафуан улын язмыш читләрдә адаштырып калдырды. Ул барыбер авылыбызга кайтып, әти-әниләренең каберләрен табып, догалар кылдырды, зират коймасын яңадан ясатырга кирәк акчаның зур өлешен бирде. Вафат булгач та, туганы Халисәгә зур мирас калдырды.
Аларның да, Халисә туганыбызның җәмәгате Әхмәтнең ике яктан да вафат булган әти-әни, әби-бабаларына да бәндәчелек белән булган гөнаһларын Аллаһы Тәгалә гафу итсен, рухларын шат, урыннары җәннәттә булса иде, — дигәч, бөтен авыл халкы кулларын күтәреп, догалар кылды.
Физалия дә чыгышының азагында авылның аскы урамына Халисә исемен бирү турында хәкимият карарын укыды.
Халисә дулкынланса да әйтәсе сүзләрен онытмады.
- Исәнмесез, улларым, кызларым, оныкларым! Сез безнең киләчәгебез! Тырыш, намуслы булыгыз, яхшы укыгыз, авылыбызның дәрәҗәсен саклагыз!
Исәнмесез, кадерле укучыларым! Күпләрегез беренче класстан алып унберенчегә хәтле минем күз алдымда үсте., кеше булды, гаилә корды. Мин һәркайсыгызны да якын күрәм.
Әссәләмәгәләйкүм, замандашларым, авылдашларым! Без сугыштан соң булган ачлыкны, бөтен нужаларны күреп, бер-беребезгә ярдәм итеп яшәдек. Аллаһы Тәгалә беркемгә дә ул хәлләрне башкача күрсәтмәсен иде. Мине шул хәтле зурлап хөрмәт иткәнегез өчен рәхмәтемнең чиге юк. бу мәктәптә минем ярты гомерем узды. Мөмкинлегем бар чакта мәктәпнең түбәсен алмаштырырга, башка кирәк-яракларга миллион ярым сум акча күчерәм, — дип Фәрит әзерләгән конвертны директорга тапшырды. Халык кул чабып: “Молодец! Әфәрин! Мең рәхмәт!” – дип, аны көчле алкшыларга күмде.
Директор да рәхмәтләрен әйтеп:
- Хәзер укучыларыбыз Халисә апа хөрмәтенә җыр башкарырлар, — дип белдерде.
Баянчы уйнап җибәрүгә “Кыр казлары артыннан” дигән көйне ишеткәч Халисә бу җырны Камилә сайлаганын аңлады. Чөнки алар кышның озын төннәрендә бер-берсенә кич утырырга кергәндә сугышта югалган ирләрен искә алып, күңелләре нечкәреп, шул җырны җырларга ярата иделәр.
Балаларның саф тавышлары Халисәнең йөрәгенә үтеп, күңелен тутырдылар. Аңа әллә нәрсә булып, бөтен гәүдәсе җиңеләеп китте, шул җыр моңына тибрәнә башлады. Алларына ап-ак алъяпкычлар бәйләгән кыз балалар фәрештәләргә әйләнеп, очып килделәр дә Халисәне үзләре белән күккә күтәреп, гомергә сизмәгән рәхәтлеккә чумдырдылар.
Фәрит иелеп аның колагына:
-Халисә апа! Әйдә тор, әни безне әллә кайчаннан бирле көтеп тора бит инде, чәе суынып беткәндер, — дигәч кенә ул үзенең бу хыялый дөньясыннан аерыла алды.
- Шундый рәхәткә калып, очып бара идем, — диде ул елмаеп.
-Кая оча идең соң? – дип сорагач, Халисә үзенең чиста тавышы белән көйләп:
- Кыр казлары артыннан, — дип җавап бирде.
Менә егерме чакрым шатлык дигәннәре шул буладыр инде, мөгаен.
Әмир ҖӘББАРОВ.
Самар шәһәре.
Просмотров: 1368