Открытие фестиваля мусульманского кино пройдет в театре им. Камала – бюджет МФМК «похудел» на 1 млн. рублей (ВИДЕО) / Мөселман киносы фестивале Камал театрында ачыла

207105475_aБюджет фестиваля мусульманского кино в Казани составит 14 млн. рублей. Как пояснил «БИЗНЕС Online» на брифинге в кабмине министр культуры РТ Айрат Сибагатуллин, это на 1 млн. рублей меньше, чем было выделено на юбилейный 10-й фестиваль в 2014 году.

Открытие и закрытие 11-го кинофорума пройдет не в развлекательном комплексе «Пирамида», как это было обычно, а в театре им. Камала. Фестиваль пройдет с 5 по 11 сентября сразу на нескольких площадках, в том числе в кинотеатре «Родина» и музее советских игровых автоматов. Главной зарубежной звездой в этот раз станет известный польский режиссер Кшиштоф Занусси. Он приедет к началу фестиваля и пробудет в Казани несколько дней, проведет мастер-класс. Председателем жюри станет известный российский актер и режиссер Владимир Меньшов. Вести церемонию закрытия будет Дмитрий Харатьян.

Конкурсную программу составит 51 фильм из 25 стран мира. Всего было прислано более 700 заявок из 53 стран. Особенностью этого года является то, что в номинации «Полнометражный игровой фильм» нет ни одной картины из Европы. По словам арт-директора фестиваля Альбины Нафиковой, это никак не связано с осложнением политической ситуации. «Просто картины, присланные на конкурсную программу, оказались хуже по качеству. Да и во многих фильмах из Европы часто используются сцены насилия и «обнаженки», без которых, в принципе, можно было бы обойтись», — отметила она.

* * *

5-11 сентябрь көннәрендә Казанда XI Халыкара мөселман киносы фестивале узачак.  Быел фестивальнең сайлап алу комиссиясенә дөньяның 55 иленнән рекордлы санда — 735 фильм тәкъдим ителгән иде. Конкурс программасына 51 кинокартина кертелгән.

Мәгълүм булганча, узган елларда фестивальнең ачылыш һәм ябылу тантаналары “Пирамида” күңел ачу комплексында уза иде. Бу юлы исә кызыл келәмне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршындагы киң мәйданда җәергә булганнар. Бу турыда бүген Татарстан Министрлар Кабинетында үткәрелгән матбугат очрашуында Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин хәбәр итте.

Быелгы Халыкара мөселман киносы фестивале Төркия режиссеры Хәсән Кырачның “Слияние сердец” фильмы белән ачылачак.  Ренат Әюповның Габдрахман Әпсәләмов романы буенча төшерелгән “Ак чәчәкләр”е исә чараны төгәллиячәк.

Конкурс программасына Россия, Әзербайҗан, Алжир, Әфганстан, Бангладеш, Бәһрейн, Германия, Мисыр, Һиндстан, Иран, Гыйрак, Италия, Канада, Кыргызстан, Мексика, Норвегия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Португалия, Польша, Таҗикстан, Төркия, Үзбәкстан, Финляндия, Франция һәм Эстония картиналары узган. Тамашачыларга тулы метражлы уенлы, тулы метражлы документаль, кыска метражлы документаль, анимацион  һәм кыска метражлы уенлы фильмнар тәкъдим ителәчәк.

Айрат Сибагатуллин сүзләренчә, фестиваль кысаларында фильмнар бу юлы Казанда гына түгел, Әлмәттә дә күрсәтеләчәк. Нефтьчеләр шәһәрендә Төркия режиссеры Хәсән Кырачның “Слияние сердец”, Татарстан режиссеры Фәрит Дәүләтшинның “Рудольф Нуриев. Рудик”, Төркия режиссеры Арсен Терегуловның “Я так тебя полюбил” фильмнарын тамаша кылырга мөмкин булачак.

Кинофестивальнең арт-директоры Альбина Нәфикова сүзләренчә, быелгы конкурс программасында ике төп тема өстенлек итә. Гастарбайтерлар, имиграция турындагы фильмнар бик күп. Шулай ук көчле рухлы, иҗади хатын-кызларны сурәтләүче картиналар конкурс программасында шактый, дип сөйләде ул.

Конкурстан тыш программа да бик бай һәм үзенчәлекле.  Россиядә Әдәбият елына багышланган “Киң экранда әдәбият” дип аталган параллель программага татар һәм рус язучыларының әсәрләре буенча төшерелгән фильмнар керәчәк. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына  “Татарстан: фронтта һәм тылда” дигән программа багышланачак. Моннан кала “Ислам һәм мәгърифәтчелек”, “Синема Фарси”, “Азия дулкыны”, “Регион.ру” һ.б. блоклар булачак.

Министр билгеләп узганча, быел фестиваль сынын ясауга конкурс уздырылган. Сайлап алуга 43 проект тәкъдим ителгән. Нәтиҗәдә, конкурста Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесының 3нче курс студенты Рәмзия Хәйретдинова җиңүгә ирешкән. Ул ясаган сынны җәмәгатьчелеккә фестивальдә генә күрсәтәчәкләр.

intertat.ru

КОНТЕКСТ:

Кинофокус мусульманского мира

Просмотров: 1590

Комментирование запрещено