Алинә Шәрипҗанова Филүс Каһиров белән дуэт яздырган

324468f350452293cddae3743ae8cbb3_MТатар эстрадасының кабатланмас тавышлы җырчылары Алинә Шәрипҗанова һәм Филүс Каһиров бергә дуэт яздырган.

– Танылган бер төркемнең җитәкчесе Радик Сәлимов ярдәме белән «Бөрлегән» җырын эшкәртеп, аның яңача яңгырашын яздырдык. Без аны тиздән Мәскәүдә узачак мөһим чарада башкарачакбыз,– дип сөйләде Алинә.

Икесе дә көчле аһәңле тавышка ия булсалар да, Алинә белән Филүс бик җиңел уртак тел тапкан. «Филүс белән җырлавы рәхәт, ул – профессионал», — ди Алинә. Соңгы арада җырчыга бик күп эшләргә туры килгән. Алинәнең дөнья чемпионаты кысаларында Казан Аренада «Иман моңы» халыкара фестивалендә катнашуын белә идек. «Төрле чараларда катнашудан тыш, өч җыр яздырдым, хәзер тагын өч җыр чиратта тора», — диде Алинә Шәрипҗанова Intertat.ru хәбәрчесенә.

Гаилә хәленә килгәндә, Алинә тормыш иптәше белән 2,2 яшьлек ул һәм 4 айлык кыз үстерә.

Просмотров: 1575

Комментирование запрещено