Рөстәм Миңнеханов аерылышуларга каршы чыкты / Рустам Минниханов предложил ужесточить процедуру развода

news_12459Татарстан Республикасы ЗАГСта язылышкан парларның мөнәсәбәтләрен рәсми рәвештә өзү процессын катлауландыру инициативасы белән чыгарга ниятли. ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә республиканың иң мактаулы гаиләләрен хөрмәтләү тантанасында чыгыш ясаганда, аерылышулар саны күп булуы уңаеннан борчылуын җиткерде.

“Яшерен-батырын түгел, җәмгыятьтә аерылышуларга битараф мөнәсәбәт яшәп килә, шуңа күрә аерылышу системасын бераз катлаулындырырга телибез. Тормышта барысы да була – аңлашылмаучанлыклар, низаглар да, әмма юл куешып килешә белергә кирәк, шуңа күрә аерылышу процедурасы ЗАГС һәм судта да күпкә четерекле булырга тиеш, бу нисбәттән гамәлдәге системаны үзгәртү инициативасы белән чыгарга телибез. Безнең өчен гаиләләрнең нык булуы мөһим”, — дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Якын арада Татарстан депутатларының Дәүләт Думасына шушы мәсьәлә буенча тәкъдимнәр кертүе көтелә.

Татар-информ 

* * *

Лидер Татарстана Рустам Минниханов на торжественном приеме, посвящённом чествованию семей Татарстана, предложил ужесточить процедуру развода. По его мнению, люди слишком легкомысленно относятся к созданию семьи и разводам.

- Бывает в жизни все, но надо находить компромиссы, поэтому процедура развода должна быть более сложной.

Мы хотим выйти с инициативой, чтобы эту систему изменить. Важно, чтобы семьи были крепкие, — заявил Рустам Минниханов.

Просмотров: 1519

Один комментарий

  1. кризис,куп кеше кредитлар алып, бурычларга батты. Аларны ай саен тулэргэ кирэк. Бу очракта кешелэр инде алдым-бэрдем итеп кенэ эш итми. эормыш арбасын ничек тартырга дип фикерлилэр. Бергэ булу хэерлерэк, авырлыкларны жину жинелрэк. аерылсам кредит түли алмам диючелэр куп.