“Сугыш” … Нинди дәһшәтле, куркыныч сүз. Бу хәбәр барлык гаиләне дә тетрәндерде. Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 70 ел вакыт үтсә дә, аның хатирәләре күңелләргә тирән сеңеп калган.
Минем әбием Җәүһәрия Вәлиуллинаның әти-әниләре авылда бик укымышлы нәселдән булганнар. Зәки бабам белән Могыйрә әбием мулла һәм остабикә вазифасын үтәгәннәр, халыкка гыйлем, аң-белем таратканнар. Могыйрә әбием дүрт тел — татар, гарәп, фарсы, төрек телләрен белгән. Дүрт егет, бер кыз үстерәләр алар. Сугыш башлангач та, егетләрнең барысын да сугышка алалар. Читать полностью