
Рәсемдә: (сулдан уңга) “Каюмов” крестьян-фермер хуҗалыгы комбайнчылары Раил Хәсәншин, Фәһим Әхмәтҗанов, Ришат Гарифуллин.
Игенченең сабырлыгын сынагандай күк йөзендә кабарып торган кара кучкыл болытлар йөзә. Бер карыйсың, кояш болытлар астына кереп кача, ә бераздан ул ялтырап, көлеп карый башлый. Менә шундый тотрыксыз һава шартларына карамастан, Камышлы районы Иске Ярмәк авылының Илшат Каюмов җитәкчелегендәге крестьян-фермер хуҗалыгы басуларында кызу эш кайный. Бер-бер артлы тезелгән комбайннар ашлык суктыра. Бункерларыннан ашлыкны машиналарга тутырганда мин комбайнчылар белән танышып, сөйләшеп алырга да өлгердем.
Аларны рәсемгә төшереп торганда фермер үзе дә килеп җитте.
- Мин менә ун елга якын инде бу эш белән шөгыльләнәм. Чәчүлек мәйданым 1200 гектар тәшкил итә. Ел саен биредә бөртекле культуралар үстерәм. Дөрес, быелгы җәй безнең өчен авыррак булды. Иң элек кояш нык кыздырса, соңгы вакытта яңгырлар еш явып азаплый.
Көзге бодай гектарыннан унбишәр центнер уңыш бирде. Без инде монысына да канәгать.
Механизаторларым Раил Хәсәншин, Фәһим Әхмәтҗанов, Ришат Гарифуллин вакытлары белән санашмыйча, җәйге көннең һәр сәгатенең кадерен белеп эшләргә тырышалар. Хезмәт хаклары да начар түгел. Һәркайсы урып-җыю чорында йөз мең сумга кадәр акча ала.
Техникаларыбыз да җитәрлек. Былтыр гына заман таләпләренә җавап бирерлек өр-яңа комбайн сатып алган идем. Аның кондиционеры да, музыка тыңларга теләсәң, анысы да бар. Кабинасына тузан да үтеп керә алмый.
Мин үзем игенче гаиләсендә туып үстем. Бишенче сыйныфны тәмамлагач ук, җәйге каникулларда комбайнчы ярдәмчесе булып хезмәт юлымны башлап җибәргән идем. Ә унынчы сыйныфтан соң үземә аерым комбайн бирелеп, мин игенче хезмәтенә бөтен башым белән чумдым.
Минемчә, җирдә бөтен тырышлыгыңны, көчеңне салып эшләсәң, ул сине ашата да, яшәтә дә… Аңа бары тик хөрмәт белән карарга кирәк, — дип сүзен тәмамлады Илшат әфәнде.
Нурсинә ХӘКИМОВА.
Иске Ярмәк авылы.
Камышлы районы.
Просмотров: 1531