Сызраньда пенсионер әбине сугып нокаутка җибәрүче ир-атка нибары штраф яный? (ВИДЕО) / За избиение старушки сызранский злоумышленник может отделаться штрафом

news_12604Сызраньның «Пятерочка» кибетләренең берсендә кассада түләп басып торучы ир-атның пенсионер әбине сугып егып нокаутка җибәрүе бөтен Интернетны шаулатырга өлгерде, дип яза Газета.ру сайты.

Видео, 11 сентябрьдә Интернет челтәренә эләгеп, халык арасында зур резонанс куптаруга карамастан, Тикшерү комитеты бу хәл  килеп чыгуга юл куйган «Пятерочка» кибете администрациясе гаепле дип саный.

Видеодан күренгәнчә, пенсионер әби кассада түләүче ир-атның артында чират көтә. Шуннан карчык, егетне китә дип уйлап, янына ук килеп баса. Моннан канәгать булмаган ир-ат әбинең битенә сугып, тыныч кына залдан чыгып китә. Ә карчык исә сугу көченнән хәтта якындагы икенче касса янына ук барып төшә. Пенсионер Нина Тулупованың тормыш иптәше аны урамда көтеп торган. Анатолий Тулупов әйтүенчә, әбинең сугудан протез тешләре сынып беткән, иреннәре күгәргән.
Травмпунктан соң, пенсионерлар полициягә мөрәҗәгать итә. Тик аларны анда көлемсерәп кенә каршы алалар. Кибеттә мондый хәлнең була алуына ышанмыйча, башта гаризаларын да кабул итергә теләмиләр.
Ниһаять, видео Интернетта шау-шу куптаргач кына, гаепле кеше - 34 яшьлек Виталий Кондратенко тоткарланган. Ул хәтерен югалтудан зарланып, үзен бик сәер тота икән. Сәерлекләрен аны белүче башка Сызрань халкы да дәлилләгән.
Пенсионер әбинең хокукын бушлай якларга атаклы адвокат Шота Горгадзе үзе алынган. Шулай ук әлеге хәлне ачыклау һәм гаеплегә тиешле җәза бирү өчен, Тикшерү комитеты ситуацияне махсус тикшерә башлаган. Бүгенге көндә Виталий Кондратенкога ике елга ирегеннән мәхрүм ителү яный. Ләкин белгечләр җәза булып нибары штраф яисә төзәтү эшләре кулланылыр дип фаразлый.

Матбугат.ру

* * *

Мужчина избил пенсионерку прямо на кассе супермаркета «Пятерочка» в Сызрани. Инцидент произошел 4 сентября, однако в розыск злоумышленник был объявлен лишь накануне, 13 числа, после того как запись случившегося попала в интернет.

На видео видно, что на кассе магазина стоят мужчина и пожилая женщина. Неожиданно злоумышленник поворачивается к пенсионерке и со всей силы бьет ее кулаком в лицо, после чего уходит, никем не остановленный.

Бабушка осталась жива, однако в больнице ей наложили несколько швов. Преступник был задержан. Им оказался 34-летний житель Сызрани Виталий Кондратенко, который профессионально занимается единоборствами.

Отметим, под свой контроль данное дело взял Следственный комитет. По закону, мужчине грозит до двух лет лишения свободы, однако, скорее всего, он отделается штрафом или строительными работами.

ok-inform.ru

Просмотров: 1812

Один комментарий

  1. Если бы этот единоборец оказался татариным, то бы СМИ обязательно упомянули бы татаро-мангольское иго и жестокость мусульман)