Рустам Минниханов вручил Минтимеру Шаймиеву орден «Дуслык» / Рөстәм Миңнеханов Минтимер Шәймиевкә «Дуслык» ордены тапшырды

print_55610Президент Татарстана наградил орденом «Дуслык» Государственного Советника РТ за особые заслуги в развитии международного сотрудничества, значительный вклад в сохранение, возрождение историко-культурного и духовного наследия Татарстана.

«Мы Минтимером Шариповичем гордимся и очень любим. Он привносит много положительного в жизнь республики. Когда мы могли мечтать, что Болгар – священное место для мусульман – окажется в списке наследия ЮНЕСКО? Следующий этап – Свияжск. У нас есть и другие планы. Я искренне благодарю вас за все, что вы сделали», – приводит слова президента его пресс-служба.

Орден «Дуслык» (Дружба) был учрежден в 2015 году. Его вручают особые заслуги в укреплении международного авторитета Татарстана, дружбы и сотрудничества между республикой и иностранными государствами, другими субъектами РФ.

sntat.ru

* * *

Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә тантаналы төстә «Дуслык» ордены тапшырды.

– Бүген республика тарихында истәлекле көн. Мин фәкыйрегез үз вазифаларыма керештем. Без бүген сезнең катнашыгызда беренче адымны ясыйбыз – ул безнең беренче Президент, Татарстан Республикасы  Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә «Дуслык» орденын тапшыру. Минтимер Шәрип улының Татарстан автономияле Республикасы һәм Татарстан Республикасы үсешенә керткән өлеше турында сөйләп торырга кирәк дип санамыйм. Без аның белән горурланабыз һәм аны яратабыз. Бүген дә ул республика тормышына уңай үзгәрешләр кертә. Без Болгарның ЮНЕСКО мәдәни мирасы исемлегенә кертелүе турында кайчан хыяллана ала идек? Икенче этап – Зөя. Безнең башка планнар да бар. Сезгә барысы өчен дә рәхмәт, – дип мөрәҗәгать итте ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә.

Аннары ул Минтимер Шәймиевкә халыкара хезмәттәшлекне үстерү, Татарстанның тарихи-мәдәни һәм рухи мирасларын саклау һәм торгызу хезмәтләре, актив җәмәгать эшчәнлеге өчен «Дуслык» ордены тапшырды.

– Мин орден тапшырылачагы турында белдем, әмма чараның бүген булуына ризалашмадым. Бүген Сезнең көн, Рөстәм Нургаплиевич. Әмма Сез бер минут та эшсез утыра алмыйсыз. Бездә хакимиятне тапшыру формасы цивилизацияле илдәге кебек булуы куандыра. Татарстан бу мәсьәлә буенча башкаларга үрнәк булырга тиеш. Дуслык сүзенең кыйммәте кичә, бүген, иртәгә дә мөһим. Заманча технологияләр үсеш ала, ә без барыбыз да дуслыкка һәм татулыкка мохтаҗ, – дип билгеләп үтте Минтимер Шәймиев.

intertat.ru

Просмотров: 1105

Комментирование запрещено